Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ХАНЖИН ПАВЕЛ СЕМЕНОВИЧ

Разведчикларның хезмәте буенча тиешле булганча, кече лейтенант Ханжинның разведка взводы гвардияче укчы полк подразделениеләреннән алда беренче булып Днепр буена барып чыкты. Элек тә барлык сугыш рубежларында шулай иде ул, ләкин Павел куелган максатка бусындагы кебек түземсезлек белән беркайчан да омтылганы юк иде әле. Ул шуның өчен дә шатланды: аңа, Волга буенда үскән егеткә, икенче бер бөек рус елгасын илбасарлардан азат итәргә туры киләчәк, һәм менә 25 сентябрьдә балачактан күнеккән саф елга җиле аның озак походларда кызарып беткән битләрен сыйпады, ә күз алдында инде Днепр киңлекләре ачылды. Разведчиклар бөтен тирә-якны күзәтеп чыккан арада, кече лейтенант, үзен каплап торган яр буе куаклыклары арасыннан чыкмыйча, каршы як ярга карап торды. Хәер, бу әле Днепрның уңъяк яры түгел, бары тик кечкенә Пушкарский утравы гына, ул биредә елганы ике тармакка бүлеп тора иде. Шушы утраудан елга агымы буйлап югарыга да, түбән таба да зур районны ут астында тотарга мөмкин булсын өчен, немецларның бу утрауны ныгыткан булуларына шикләнергә туры килми иде.

Яр буена килеп житү турында донесение җибәреп, Ханжин, вакыт әрәм итмәс өчен, көймәләр әзерләргә боерды. «Авыл моннан ерак түгел, кайда булса да кечкенә култыкта яисә куаклыклар арасында балыкчы көймәләре дә яшерелгән булырга тиеш»,— дип уйлады ул. Подразделениеләр килеп җитү моментына разведчиклар инде өч көймәле булдылар.

- Беренче булып бу көймәләрдә сезнең взвод чыга. Әзерләнегез! — дип боерды Ханжинга полк командиры майор Захарченко.— Сезнең бурыч — утрауга чыккач ныгып урнашып, үзегездән соң чыгучы отрядларга булышлык итү.

Төнлә белән, билгеләнгән сәгатьне көткәндә, взвод командирының бер генә минут та буш вакыты булмады диярлек һәм үткәнлеге хатирәләрне искә төшерергә мөмкинлек юк иде. Әмма шулай да ул ничектер ирексездән айлы сентябрь кичәләрендә мәктәптәге дуслары белән бөек Идел буйларында йөргәннәрен исенә төшерде... Ә биредә, Днепрда, гвардиячеләр бәхетенә, ай болытлар артына кереп сыенган һәм операциягә хәзерлекне сиздермәскә булыша иде. Биредә елга өстен биләгән тынлык та кайчандыр Идел өстендәгечә түгел: бу тынлык, әллә ничек, киеренке, аны матур ак пароход гудсгы яки төнге моңлы җыр түгел, бәлки дошман батареяларышдң залплары бозарга мөмкин.

Өч сугышчы белән Ханжин утырган кечкенә көймә ярдан беренче булып кузгалып китте, аның артыннан, ике зур көймсгә утырып, «калган разведчиклар кузгалды. Тирә-якны ракеталар белән яктыртып торган немецлар озакламый аларны күреп алдылар да ут ачтылар. Утрауга кадәр әле кимендә ике йөз метрлап калган иде, шулчак «өймә янында ук мина шартлады. Ике солдат үтерелде, көймә капланды. Ханжин белән өлкән сержант Пошитько су өстендә калдылар.

- Ярга йөзик! — дип кычкырды командир.

Сугышка кадәр Павел Тәтештә дуслары арасында тикмәгә генә яхшы йөзүче булып исәпләнмәгәндер. Автоматын ташламыйча, чыланган авыр кием белән, дошман туктаусыз атып торган шартларда ул яр кырыена йөзеп килеп җитте. Өлкән сержант та кече лейтенанттан калышмады.

Хәлдән тайган разведчикларның әле беркадәр көч запаслары калган иде һәм, бер төркем гитлерчылар белән бәрелешеп, алар чигенмәделәр генә түгел, бәлки җиңделәр дә. Шул ук вакытта кул пулеметын кулга төшереп, Ханжин дошманнарга ата башлады. Батыр сугышчылар икәүләп немецлар траншеясына бәреп керделәр. Шул вакыт взводның калган сугышчылары да килеп өлгерде, һәм алар траншеядан фашистларны кысрыклап чыгара алдылар. Бу сугышта Ханжин сигез оккупантны юк итте.

Контратакалар булмый калырга мөмкин түгел иде, һәм командир аларны кире кайтарырга әзерләнде. Флангларга кул пулеметлары расчетлары урнашты, ә кече лейтенант үзе, автоматчылар белән, позициянең урта өлешен тотып торды.

Беренче контратаканы немецлар бер рота чамасы көч белән башладылар, әмма гвардиячеләр утына түзә алмадылар һәм кире окопларына тайдылар. Беркадәр вакыт үтү бел әнҖонтр атака яңадан кабатланды. Немецлар пулемет һәм миномет уты булышлыгында алга омтылдылар, бусында да алар кимендә бер рота иде. Нәкъ атака алдыннан гына Ханжинга рядовой Мәгъсүмов мөрәҗәгать итте:

- Иптәш кече лейтенант, миңа дошман пулеметын дөмектерергә рөхсәт итегез әле. Кыю һәм оста эш итеп, Могъсүмов фашистларның тылына үтте һәм гранаталар белән пулеметны да, пулеметчыларны да юк итте. Ханжин моңардан файдаланды һәм солдатларны гитлерчыларга каршы атакага алып китте. Кул сугышында ул немец офицерын атып үтерде. Командир үрнәгенә ияреп, разведчиклар фашистларны пуля, штык һәм прикладлар белән кырдылар. Немецлар яңадан чигенде. Шулай ук өченче контратака да кире кайтарылды.

Полкның төп көчләре елга аша чыкканда, утрау оккупантлардан тәмам арындырылган иде инде. Ә икенче төндә Ханжин группасы тагын беренче булып Днепрның уңъяк тармагы аша аргы як ярга чыкты. Яр буенда ныгып урнашып, взвод бу юлы да фашистларның контратакаларына нык каршы торды. Полк батареялары утраудан һәм елга артыннан үзләренең залплары белән алдынгы отрядның батыр сугышчыларына булышлык итеп тордылар.

Сан ягыннан аз һәм көчләре җитәрлек булмауны разведчиклар кыюлык, каһарманлык белән тигезләделәр. Башка подразделениеләрнең чыгып җитүен көтеп тормастан, алар дошманга флангтан удар ясадылар һәм Пушкарский хуторына бәреп «керделәр. Бу вакытта инде взводта тугыз кеше генә калган иде. Шулай да алар авылның бер кырыен полкның төп көчләре килеп фашистларны бәреп чыгарганчыга кадәр үз кулларында тотып тордылар.

Дүрт разведчикка — кече лейтенант Ханжинга, өлкән сержант Пошитькога һәм ике рядовой сугышчыга Днепрны «кичүдәге казанышлары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Калган сугышчыларның батырлыгы Кызыл Байрак орденнары белән билгеләнде.