Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ХАҖИЕВ ВӘЛИТ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ

Саба районының яшь колхозчысы Вәлит Хаҗиев сугышның өченче елында үзе теләп фронтка китте. Сугышның беренче ике елында ул Оет авылында колхозда тырышып һәм намус белән эшләде.

Вәлит 1944 елны җәен Белоруссияне азат итүдә катнашучы частьта рядовой булып сугышты. Ул урыннар немецларга оборона өчен зур уңайлык тудырды. Елгалар, калкулыклар, урман һәм сазлыклар аларга куәтле оборона рубеж-лары төзергә мөмкинлек бирде. Оккупантлар юлларны һәм сазлыклар аша үтү сукмакларын бик еш миналап, урманнарда заваллар ясап, Белоруссияне кулларыннан ычкындырмаска тырыштылар. Совет артиллеристларына һәм очучыларга бу калын стенаны җимерер өчен күп көч куярга туры килде; әмма дошман ныгытмаларын штурмларга хәзерләнүче пехота алдында тагын да зуррак кыенлыклар торды.

...23 июньдә иртә белән, атака башланыр алдыннан, взвод командиры кече лейтенант Бреусов солдатларга:

- Безнең һәр адымыбыз белорус туганнарыбызга азатлык китерә. Алар безне Минскида да, Витебскида да, Оршада да, Полоцкида да — илбасарлар әле ерткычлык итә торган бөтен җирдә көтәләр, — диде..

Артиллерия хәзерлегеннән соң, атакага ташланырга сигнал биретг һавага ак ракета күтәрелгәч, взвод командиры артыннан Хаҗиев беренче булып траншеядан сикереп чыкты һәм немец окопларына таба йөгерде. Дошманның дәһшәтле уты атакалаучыларны туктата алмады, траншея алынды. Аннары сугышчылар чигенүче немецларны берничә километр эзәрлекләп бардылар.

Дубровка авылы янында фашистлар, чигенүдән туктап, контратакага күчтеләр. Аларның йөзләбе Бреусов взводына ташланды. Бу сугыш кыска, ләкин бик каты булды. Безнең һәр сугышчыга бишкә якын гитлерчы туры килде. Ләкин алар, бер-берсенә булышлык күрсәтеп, дошманны ут белән һәм кул сугышында юк итеп контратаканы кире кайтаргач, омтылышлы рәвештә алга киттеләр. Бу сугышта Хаҗиев берничә немец солдатын һәм офицерын теге дөньяга җибәрде.

Дошманның көчле, тирән эшелонландырылган оборонасы киң участокта өзелгәч, совет гаскәрләре Көнбатыш Двинага таба юнәлделәр; Ул көннәрдә һавалар бик нык бозылган һәм юллар туктаусыз яуган яңгырлардан баткакка әверелгән иде. Көннәр бозык торганлыктан, авиация хәрәкәтсез калды, начар юллар танк частьларының алга баруын тоткарлады, туктаусыз койган яңгырлар пехота частьларын гына туктата алмады, алар элеккечә үк алга баруларын дәвам иттерделәр. Немецлар Көнбатыш Двинаның икенче ягында урнашкан Витеб-скидан чигенгәндә, шәһәр өстенә куе төтен күтәрелде, шартлау тавышлары ишетелде. Моны күргән сугышчылар зур нәфрәт белән:

- Фашистлар котырыналар! Шашынмагыз, барыбер кирәгегезне бирербез, — диделәр.

Елганы Бреусов взводы полкның алгы отряды составында кичте. Вәлит Хаҗиев көнбатыш ярга взвод командиры белән бергә аяк басты. Елганы кичкән сугышчыларны яр буенда пулемет уты тоткарлады,, һәм алар окоплар казып яшеренергә мәҗбүр булдылар. Хаҗиев, окопта яткан килеш, немец пулеметының каян атуын белергә тырышты. Ул? бик якында, алардан нибары илле метрлар читтә урнашкан булып, чыкты. Вәлит шунда иптәшләренең тормышы һәм операциянең уңышы үзенең кыюлыгына гына бәйләнгән булуын аңлады. Ул дошманга якын-лашып аны юк итә алса, взвод та алга үтәчәк һәм елга аша десант белән башка көймәләр дә тоткарлыксыз чыгачаклар; әгәр пулемет атуын дәвам итсә, күп кенә солдатлар яр буенда мәңгегә ятып калачаклар иде.

Вәлит, күп уйлап тормыйча, окобыннан чыгып, шуышып пулемет янына китте. Берничә минут үтте. Бер-бер артлы ике граната пулемет оясына очты һәм пулемет, расчеты-ние белән, юк ителде. Шуннан соң алга юл ачылды.

Стуканы авылы янында немецлар Витебск шәһәрен камарга барган совет частьларын контратакаладылар. Бу сугышта Хаҗиев ике немецны дөмектерде, ләкин үзе дә яраланды. Иптәшләре аның ярасын бәйләгәч, ул яңадан сугышның иң кызган урынына ташланды. Вәлит тик сугыш тынгач һәм дошман чигенгәч кенә санчастька китте.

Ватан үзенең гайрәтле улларының батырлыгына лаеклы бәя бирде. Кече лейтенант Бреусов һәм рядовой Хаҗиев Советлар Союзы Герое исемен алдылар. Дошманны алар кебек кыйнау полкта традициягә әверелде.