Исемлек
-
ХӘБИБУЛЛИН Зәки Хәбибулла улы
ҺАДИМӨХӘММӘТОВ Гомәр Мостафа улы
ХАҖИЕВ Вәлит Хаҗиәхмәт улы
ХӘЙРУЛЛИН Хәлил Зиннәтулла улы
ХӘЙРУЛЛИН Хәбибулла Нәбиулла улы
ХӘЙРЕТДИНОВ Әкрам Минһаҗ улы һәм ХӘКИМОВ Михаил Кәбир улы
ХАЛЕВ Василий Дмитриевич
ХАЛИКОВ Ислам Рәхим улы
ХӘЛИУЛЛИН Мисбах Хәлиулла улы
ХАНЖИН Павел Семенович
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
ХӘЙРЕТДИНОВ ӘКРАМ МИНҺАҖ УЛЫ һәм ХӘКИМОВ МИХАИЛ КӘБИР УЛЫ
Азов һәм Кара диңгез буйларын фашист илбасарлардан азат итү көннәрендә, ул якларда моряклар-катановчыларның батырлык эшләре турындагы дан киң таралды. Бу дан 1943 елның августында Таганрог янында барлыкка килде һәм 1944 елның мартында Николаев өчен барган сугышларда якты йолдыз булып тагын да ачыграк балкыды.
Таганрог янындагы бәрелешләр вакытында майор Катановның диңгез пехотасы батальоны көтмәгәндә немецлар тылына килеп төште һәм аның оккупантларга ясаган ударлары коры җирдән һөҗүм итүче гаскәрләр ударлары белән бергә кушылды. Бердәм тырышлык белән шәһәр азат ителде. Аннары — Мариуполь һәм Осипенко шәһәрләре өчен сугышлар, көтелмәгәндә тагын десант төшерүләр һәм, кыю атакалар. Гимнастеркаларының ачык якаларыннан зәңгәр сырлы тельняшкалары күренеп торган безнең десантчыларны күрүгә, гитлерчылар сафларында: «Рус матросен!» — дигән куркыныч хәбәр тарала иде...
Батальонның күп кенә куркусыз батыр матрослары арасында Татарстаннан ике якташ — Әкрәм Хәйретдинов һәм Михаил Хәкимов та бар иде. Республиканың төрле районнарында туып үскән, сугышка кадәр илебезнең төрле якларында яшәгән бу кешеләр шул көннәрдә бер сугышчан юлда очраштылар, бер сафка бастылар һәм татар халкы уллары исемен дан белән бизәделәр.
Әкрам Хәйретдинов Шөгердән ерак түгел Түбән Чыршылы авылында туды. Катанов батальонына ул, сугышта инде 1943 елдан бирле булган хәлдә, Новороссийск янындагы аяусыз бәрелешләр тәҗрибәсе белән килде. Оста пулеметчы гитлерчыларны рәхимсез кырды, һәм аның пулеметының төзексез булган чагы, кыен минутта дошманга пуля яудырып иптәшләренә ярдәм итмәгән чагы булмады. Әкрам хезмәт иткән беренче рота командиры, аңа задание биргәндә шуны яхшы белә иде: бу моряк калтырап калмаячак, комсомол билеты янында кайнар йөрәге тибүдән туктамаганда дошманга каршы нык көрәшәчәк.
Михаил Хәкимовның туган җире — Идел аръягындагы Зур Чынлы авылы. Сугыш башланганда ул Бакуда иде, шунда 1942 елны яр буе оборонасына алынды, ә бер елдан соң Катанов батальонына килде.
Катановчыларның барлык героик эшләрендә катнашты ул. Аның батырлыгы турында батальон Мариуполь янында белде.
Кулында броня тишкеч мылтыгы белән Хәкимов капитан-лейтенант Немченко группасы составында шушы диңгез буе шәһәре портына килеп төште. Порт территориясе буйлап таралган десантчыларның алга таба хәрәкәтен артиллерия уты туктаткач, ул дошман орудиесен юк итәргә җибәрүләрен сорады. Михаил немецлар позициясе янына сиздермичә генә якын килде һәм бер өй почмагына посып танкка каршы гранатасын цельгә ыргытты. Орудие тынып калды һәм, шундук матрослар «Полундра!» дип кычкырып алга ыргылдылар.
Дошман һәр йортка ябышып ятты, шәһәрне бирмәскә тырмашты. Бәрелеш барганда Хәкимов йортларның берсенә килеп керде һәм анда ун немец белән очрашты. Ул һич каушап калмыйча, граната ыргытып фашистларның көлен күккә очырды. Шулай итеп бинаны дошманнан арындыргач, ул тәрәзәдән карап, якында гына дошманның штаб машинасын күреп алды. Бронебойкадан ату белән бу машина да юк ителде. Берничә минуттан соң, бүтән йортка таба йөгергәндә, Михаил яраланды. Авыртуга түзеп, ул йортка барып җитте һәм чарлакка менеп урамда күренгән немецларга атуын дәвам иттерде.
Батальон йөзләрчә километр юл үтте һәм 1944 елның мартында Днепрның киң култыгы буена килеп чыкты. Бу су тоткарлыгы инде артта калгач, моряклар гвардияче пехота частьлары белән бергәләп Широкая Балка авылы янындагы каты сугышлардан соң Көньяк Буг елгасына таба юнәлделәр. Биредә ныгытмаларга кереп урнашкан гитлерчылар аяусыз каршылык күрсәттеләр. Ләкин шулай да авыл яулап алынды, ә аның артында, елганың аргы ягында, Николаев шәһәре күренде.
Бу вакытта Николаевка һөҗүм иткән совет гаскәрләре зур кыенлыкларга очрадылар. Шәһәрнең Буг һәм Ингул елгалары хасил иткән ярымутрауда булуы һөҗүм итү фронтын тарайтты. Әйләнә-тирәли диярлек сузылган киң су „тоткарлыгы немецларның оборонасын җиңеләйтте. Алар патрон, снаряд һәм миналарын кызганмыйча аттылар, чөнки ул шәһәр аларның «көньяк» армия группасының тәэминат базасы иде.
Командование планы буенча Николаевны штурмлауда диңгез пехотасы мөһим роль уйнарга тиеш иде. Катановчыларның десант отряды Көньяк Буг буйлап көймәдә унбиш километр йөзеп, портка килеп төшәргә һәм шәһәр гарнизонының тылына удар ясарга тиеш булды.
Отрядка иң кыюларны, фәкать үзе теләп баручыларны гына алдылар. Хәкимов һәм Хәйретдинов беренчеләр рәтендә батальон командирыннан десантка кертүен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Барысы алтмыш җиде сугышчы һәм офицер сайлап алынды. Аларга җитәкчелек итү күп кенә десант операцияләре герое Олынанскийга тапшырылды.
Хәзерлекне тәмамлап, десантчылар яр буенда торган йортка җыелдылар. Берсе дә скамьяга да, тәрәзә төбенә дә утырмады, шулай аягүрә баскан килеш, Катановның озату речен тыңладылар, һәрвакыттагыча аз сүзле майор отряд алдында торган бурычны аңлатты.
- Бу заданиене намус белән башкарачагыгызга ышанам,-—дип бетерде ул сүзен.
Әйе, командир шикләнә алмый иде, чөнки аның каршында частьның каймагы, иң яхшы матрослар һәм офицерлар, барысы да диярлек коммунистлар яки комсомолецлар басып тора иде. Алар исеменнән чыгыш ясаган Ольшанский, Кара диңгезче морякларга хас булганча, отряд актык сулышына кадәр сугышачак, дип белдерде.
Кичен иптәшләрен озатырга яр буена бөтен батальон чыкты. Калучылар дусларын кочакладылар, аларга җиңү теләделәр. Майор һәрбер десантчының нык итеп кулын кысты, Ольшанскийны өч тапкыр үпте.
- Ярар, дуслар, хәерле юл!—дип команда бирде ул, һәм җиде көймә яр буеннан җилгә каршы, дулкыннарга һәм зур хәтәрлекләргә каршы чыгып китте...
Табигать операциянең уңышлы чыгуына булышлык итте: төн караңгы һәм давыллы, дошман тылына үтеп чыгу өчен иң уңайлы иде. Дулкыннар актарыла, биткә елга суы чәчри, яңгыр бәреп ява, ә матрослар ишкәкләр белән нык иштеләр һәм алга бардылар. Иске балыкчы көймәләренә су керде, әмма каскалар һәм нәрсә эләкте шуның белән суны өзлексез түгә бардылар.
Елга буйлап өскә таба берничә километр баргач, отряд фронт линиясен үтеп чыкты. Инде дошман кулындагы яр буйлары башланды., һәм сөйләшүләр тукталды, ишкәкләр дә суга әкренрәк тия башлады, һәрьюлы күккә ыргылып ракета кабынган саен, көймәләр лып туктады, һәм, аларны сикергәлән торган дулкыннар арасыннан аеруы читен иде.
Озак та үтмәде яр буенда йортларның томанлы шәүләләре беленә башлады, бик зур элеватор калкып чыкты. Бу — десантның төшү урыны иде. Олынанский командасы буенча, көймәләр порт причалына борылдылар. Ярга бөтен отряд белән килеп туктаганчы, командир разведчиклар җибәрде, ләкин яр буе тып-тын һәм кешесез булып чыкты: немецлар тыллары хакында борчылмыйлар иде.
Ярга бик тиз төштеләр. Сафлар булып таралып, десантчылар портка кереп киттеләр. Алда бик саклык белән генә разведчиклар барды. Часовойлар тавыш-тынсыз гына юк ителде, һәм моряклар ярның бу участогына хуҗа булып алдылар.
Яктырганнан соң аз санлы отряд белән шәһәргә бару куркыныч иде, шуңа күрә Олынанский портта ныгып урнашырга һәм оборонага әзерләнергә карар бирде.
Терәк пункты сыйфатында порт конторасының ике катлы таш бинасы һәм аның тирәсендәге кечерәк корылмалар сайлап алынды. Өлкән лейтенант үзе штаб һәм радист белән үзәк бина подвалына урнашты. Ике этажда да сугышчылар тәрәзәләрне кирпечләр һәм ком тутырылган капчыклар белән томаладылар, ату өчен аларда бары тик тар бой-ницалар гына калдырдылар. Бу бойницалар янында төп группаның автоматчылары һәм пулеметчылары урнашты. Үзенең пулеметы белән Әкрам Хәйретдинов та шушында иде. Берничә отделение якында торган кечерәк йортта, элеватор конторасында һәм сарайда урын биләделәр. Бу биналар барысы да таштан эшләнгән иде, ә җайлы урнашулары аларны төп бинага якынлашу юлларында аванпост итте. Отделе-ниедәге иптәшләре белән бергә Хәкимов сарайда оборона биләргә тиеш булды.
Болытлы һәм салкынча булган иртәнге якта отряд инде дошманны каршылауга тулысынча әзер иде. Ә немецларның менә хәзер портка килеп чыгачагына беркем дә шикләнмәде. Барысы да тынлыкка колак салды, бу тынлык озакламый сугыш җәһәннәме белән алышынырга тиеш иде...
Иң беренче булып, арбага утырган ике солдат килеп чыкты. Конторага җитәргә бераз калгач, алар, күрәсең, нидер сизенеп, кире борылдылар. Качучылар артыннан автомат пулялары очты, шулай да солдатларның берсе качып котыла алды.
Сәгать тугызынчыларда портка уннарча кораллы гитлерчылар килә башлады. Алар юл буйлап тигез сафка тезелеп, бернинди сакчыллык күрсәтмичә килделәр. Үз тылларына десант төшкәндер дип башларына да китермәделәр, биредә шәһәр партизаннарының кечкенә отряды белән генә очрашырбыз дип уйладылар, ахрысы. Порт капкасы аша да колонна булып уздылар. Ләкин йортлар арасына килеп чыгулары булды, төрле яктан атулар гөрселдәде.
Куркытып кире чабарга туры килде аларга...
Икенче атакага немецлар инде сакланып, посынырдай урыннардан файдаланып килделәр. Пулялар белән каршы алынып, алар бу юлы да чигенделәр, ләкин тынычланып калмадылар. Шуннан соңгы атакада шәһәрдән килеп җиткән яңа подразделениеләр дә катнашты, һөҗүмне төрле яктан алып бардылар, һәм бөтен районны чолганышта калдырдылар. Ике орудие һәм миномет та ата башлады. Миналар һәм снарядлар биналарны киткәли-ваткалый тордылар. Бина түшәмнәреннән һәм стеналардан штукатурка, таш кисәкләре коелды, күтәрелгән тузан болыты морякларның күзләрен томалады.
Артиллерия-миномет уты ышыгында фашистлар акрынлап ныгытмаларга якынлаштылар. Аларның пулеметчысы сарайга якынрак килде дә тәрәзәләргә һәм бойницаларга төзәп ата башлады. Матрос-пулемет-чик дошманга җавап бирде, әмма уңышлы чыкмады. Шуннан соң Хәкимов үзенең танкка каршы мылтыгына тотынды. Аның беренче атуыннан ук дошман пулеметы тынып калды. Калган гитлерчыларны моряклар җиргә кыстылар.
Немецларның яңа атакасы егерме минут артиллерия атып торуыннан соң башланды. Инде хәзер дүрт орудие һәм алты көпшәле ике миномет эшкә җигелде. Термитлы снарядлар десантның төп терәк пункты булган порт конторасы стеналарын җимерә башладылар, бинаның бер кырые бөтенләй ишелеп төште, түбәсе очып төште.
һөҗүм итә-итә, немецлар котырынып атуларын туктатмадылар. Снаряд туры эләгеп сарай стенасын җимерде, матросларның кайберләре яраланды, ишелеп төшкән стена һәм туфрак астында калды. Хәкимов һәм отделение командиры старшина Бочкович (аларга снаряд кыйпыл-чыгы да, ишелгән ташлар да тимәгән иде әле) иптәшләренә стена ватыклары астыннан чыгарга һәм җәрәхәтләрен бәйләргә ярдәм иттеләр. Яраланучылар яңадан үз урыннарына бастылар һәм бу җиде кыю матрос дошманның йөзләрчә солдатының атакаларын кире кайтаруны дәвам иттерделәр.
Элеватор конторасында һәм кечерәк йортта оборона тоткан отделениеләр участогында авыр хәл килеп туды. Снарядлар һәм миналар һәр ике корылманы да җимерделәр һәм андагы матросларны ишелгән стеналар астына күмделәр.
Отрядның түгәрәк оборонасында барлыкка килгән шул аралык аша немецлар ярым җимерелгән төп бинага ыргылдылар. Анда аларны пулемет һәм автоматлар уты кисте, гранаталар каршылады. Стенада тишеп ясалган бойницага текәлеп, Хәйретдинов бик төз атып торды. Ул кургаш яудырган участокка дошманнарның берсе дә үтеп керә алмады. Инде күп кенә иптәшләре үтерелгән һәм яраланган иде, ә
Әкрам хәзергә исән-сау иде әле, ул гүя пулеметы белән бергә беректе. Янәшәдәге тәрәзәләрдә һәм ишекләрдә Щербаков, Казаченко тора иде. Тләрдәй яраланган матрос Галенов торып басты. Сырма курткасының изүен киң ачып, ул соңгы көчен туплап тәрәзәдән граната ыргытты. ТЛулчакны, «Рус матросен!» дип кычкырышып, немецлар йорттан кире качтылар. Үлем хәлендәге совет сугышчысының тельняшкасын күреп, алар, ниһаять, диңгез пехотасы белән эш итүләрен аңладылар...
Кыска гына вакытка тынлык урнашты. Ниһаять, яралыларны бәйләргә, коралларны чистартырга, ватылган ташлар һәм агачлар өемнәрен беркадәр җыештыргалап тәртипкә китерергә мөмкин булды. Өлкән .лейтенант Олынанский бөтен бинаны йөреп әйләнеп чыкты, сугышчылар белән сөйләште һәм стенадагы киң тишектән тышкы якка озак карап торды. Дошман яңа атака өчен ашыгыч рәвештә көчләр туплый башлаганын күреп, командир радистка, ярдәм итү өчен авиация җибәрүләрен үтенеп, штабка хәбәр бирергә кушты. Штабта үтенечне ишеттеләр. Озак та үтмәде порт өстенә болытлар арасыннан берничә самолет килеп чыкты.
һавадан атакалар һәм атулар беркадәр вакытка немецларны яшеренергә мәҗбүр итте. Ләкин соңыннан снарядларның һәм миналарның колак тондыргыч шартлаулары яңадан бинаны дер селкетә башлады. Өлкән лейтенант һәммәсенә дә җимерелгән икенче каттан төшәргә һәм сугышчан постларны аста биләргә боерды. Аннары алар отряд парторгы белән икесе, матрослар белән сөйләшкәч, ант кабул итәргә тәкъдим керттеләр. Антның текстын һәммәсе яхшы дип тапты һәм аны радио аша шундук батальон штабына тапшырдылар. «Без, сугышчылар һәм офицерлар — Олынанский отряды моряклары, үз алдыбызда торган бурычны соңгы тамчы каныбызга кадәр, тормышыбызны кызганмый үтәячәгебезгә Ватан каршында ант итәбез». Моңа майор радио аша: «Батальонның личный составы сезнең сугышчан эшләрегез белән горурлана. Совет матросына дан!» — дип җавап тапшырды.
Немецларның атулары көчәйгәннән-көчәя барды, ә күп тә үтми орудие гөрселдәүләренә якынлашып килгән танк гусеницалары чыңгылдавы килеп кушылды.
- Танкка каршы гранаталарны әзерләргә! — дип боерды Ольшанский.
Ләкин командасыз да гранаталар барысының да кулларында иде инде. Беренче танкка каршы бер матрос ташланган иде, ул шундук танкка куелган утбәргеч ялкынына күмелде. Бина эчендә янгын чыкты. Моряклар куртка һәм плащ-палаткалар белән утны көчкә сүндерә алдылар. Әмма ялкынны төтен алыштырды: тәрәзәләрдән һәм стенадагы тишекләрдән немецлар төтен шашкалары ыргыттылар. Үзләре бина эченә керергә кыймыйча, алар шул юл белән морякларны бинадан пулялар уты астына тышкы якка чыгарырга теләделәр. Ләкин аларның исәпләре барып чыкмады. Яраланган һәм пешеп беткән, төтеннән карлыккан Олынанский, Щербаков, Хәйретдинов һәм әле исән калган тагын берничә матрос тәрәзәләр янына килделәр һәм якынга тупланган гитлерчыларны гранаталар белән куаладылар. Бу хәлдән фашистлар тагын да котырына төштеләр. Алар бу крепость-йортка үзләренең ут хфедстволарыннан яңа көч белән ата башладылар.
Төп бинада камалыштагыларның Дшдакарь көрәш алып барулары сарайда оборона тоткар десантчыларның күз алдында дәвам итте, һәм алар, үзләре дә дошманның өзексез атакаларын кире кайтара-кайтара, бөтен көчләре белән иптәшләренә ярдәм итәргә тырыштылар. Хәкимовның броня тишкеч мылтыктан атулары утбәргечле танкны чигендерде, ә калганнарының автомат һәм пулеметлардан пуля яудыруы дошман пехотасының сафларын сирәгәйтте.
Немецлар берничә тапкыр сарай янына граната ыргытырлык якынлыкка килделәр, ләкин эчке якка үтә алмадылар. Шуннан соң яңадай утбәргечле танк килеп чыкты һәм ул ягулык сиптергән сарай түбәсе дөрләп яна башлады. Отделениегә көрәшне ике фронтта алып барырга туры килде: бишесе фашистларга атты, ә икесе янгынны сүндерергә кереште.
Кичкә таба дошманның басымы йомшарды, атакалар тукталды. Төп бина җимереклекләрендә инде кемнеңдер исән калуын белгерткән бернинди эз күренмәде, һәм немецлар аны ташлап киттеләр. Аның белән бергә соңгы терәк пунктны саклаучылар да тынлыкта калдылар.
Исән калган морякларның һәркайсы: «Инде ниләр булыр икән?»-дип уйлады. Төтеннән каралып беткән, берничә тапкыр яраланган бу сугышчылар, килеп туган хәл турында киңәшләшү өчен, бергә җыелдылар.
- Әйдә, бу безнең партия-комсомол җыелышы булсын, — дип тәкъдим итте отделение командиры Бочкович.
Барысы да риза булды.
- Хәзер инде без отрядның төп көчләренә таяна алмыйбыз, -дип дәвам итте старшина. — Ни эшләргә икәнне үзебез хәл итәргә тиешбез: фронтка таба китәргәме яисә монда калыргамы.
Күп сөйләмәделәр. Сүзсез дә аңлашыла иде: оборонаны дәвам иттерергә! Янып бетеп килә торган бүрәнәләр уты яктылыгында шундый карар яздылар: «Үлем дәрәҗәсендә куркыныч минутта Ватаныбыз алдында соңгы тамчы каныбызгача сугышырга вәгъдә бирәбез. Барыбызга да берәр граната калдырырга. Исән килеш пленга бирелмәскә. Карар барлык коммунистлар һәм комсомолецлар өчен мәҗбүри».
Төнлә чиратлап ял иттеләр, ишетелеп торган артиллерия канонадасына колак салдылар: совет гаскәрләре шәһәрне штурмлыйлар иде. Орудиеләр күкрәве якынрак ишетелә барган саен, үзебезнекеләр беләк очраша алуга өмет арта төште.
Яңа көн тыныч башланды. Төшкә таба гына бер төркем немецлар сарай янына килергә маташып карады, ләкин, берничә кешеләрен югалтып, кире чигенделәр. Сугыш барышында могҗиза килеп чыкты: җимерелеп беткән үзәк йортка көтмәгәндә җан керде һәм аның подвалыннан ату тавышлары ишетелде. Бу — озак аңсыз ятканнан соң -өч сугышчы аңына килгән һәм, актык көчләрен туплап, коралга тотынган иде. Немецлар бер эш кыра алмаудан ярсуларыннан бинага яңадан бик каты ут ачтылар, әмма анда берничә моряк һаман яши һәм көрәшә торды.
Төн җитте, аның белән бергә яңадан тынлык туды, ә 28 мартка каршы таң белән Николаевка кергән беренче совет частьларының разведчиклары портка үтеп керде. Бу онытылмас минутны бары тик җиде матрос кына күрә алды, шулар арасында Михаил Хәкимов та бар иде. Катановчылар десантының үлмәс эпопеясы тәмамланды.
һәлак булган алтмыш баһадир десантчыны хәрби хөрмәтләү белән шәһәр скверында күмделәр. Алар каберлеге өстендә калкып торган һәйкәлне алтын йолдыз бизәп тора: отрядның барлык сугышчыларына Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Николаевтагы десант данын диңгез пехотасы батальоны үз юлында еракка — көнбатышка алып барды һәм Румыния белән Болгариянең Кара диңгездәге портлары — Констанца, Варна, Бургос өчен, Дунайда Будапешт һәм Вена тирәләрендәге сугышларда бу данны тагын да арттырды. Башка матрослар белән бергә бу шөһрәт юлын Хәкимов та үтте.