Исемлек
-
ХӘБИБУЛЛИН Зәки Хәбибулла улы
ҺАДИМӨХӘММӘТОВ Гомәр Мостафа улы
ХАҖИЕВ Вәлит Хаҗиәхмәт улы
ХӘЙРУЛЛИН Хәлил Зиннәтулла улы
ХӘЙРУЛЛИН Хәбибулла Нәбиулла улы
ХӘЙРЕТДИНОВ Әкрам Минһаҗ улы һәм ХӘКИМОВ Михаил Кәбир улы
ХАЛЕВ Василий Дмитриевич
ХАЛИКОВ Ислам Рәхим улы
ХӘЛИУЛЛИН Мисбах Хәлиулла улы
ХАНЖИН Павел Семенович
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
ХАЛЕВ ВАСИЛИЙ ДМИТРИЕВИЧ
Аерым огнемет-танк полкының сугышчан тарихы документларында: «Полоцк өчен сугышларда кече лейтенант Халев героизм, батырлык һәм изге Ватаныбыз хакына үз-үзен аямау үрнәкләре күрсәтте», — диелә. 1944 елның 2 июлендә ул бу шәһәрне азат иткәндә дошманны җиңү өчен тормышын корбан итә.
...Полкка кече лейтенант Халев кырык дүртенче елның апрелендә килә һәм танк командиры итеп билгеләнә. Сугышка кадәр ул Казанда яши, беренче көннәрдән үк фронтта була, яралана, укый һәм офицер дәрәҗәсе ала.
Халев частьның тормышына, танкистларның сугышчан дус семья-сына тиз күнегә. Озакламый полк командиры аның турында «грамоталы, ихтыярлы офицер» дигән фикергә килә.
Белоруссия җирендә һөҗүм иткәндә полк подразделениеләре гвардияче укчы частьлар белән бергә бардылар. Танкларның хәрәкәтчел отрядлары, пехота десанты белән берлектә, немецларның оборонасын беренче булып җимерәләр һәм халык яши торган пунктларга бәреп керәләр иде.
Полоцкига килү юлларында оккупантлар күп кенә куәтле оборона узеллары кордылар. Танкистлар алдына аларны җимереп шәһәргә үтеп керү бурычы куелды.
30 июньдә иртән танк ротасы гвардияче укчылар десанты белән бергә Полоцк тирәсендәге ныгытылган районнарның берсен атака-лады. Халев һөҗүмгә кадәр таң алдыннан разведкада булып, урынны өйрәнеп кайткан иде, машинасын ул отрядның алдыннан алып барды.
Танкистлар, фашистларны позицияләреннән бәреп чыгарып, дошман оборонасының һаман эченәрәк керә бардылар. Юлда аларга ут нокталары гына түгел, сазлыклар һәм елгалар да очрады. Шуңа күрг> ротага берничә тапкыр тукталырга һәм юнәлешне үзгәртергә туры килде.
Кичен рота Пашки авылына якынлашты. Аңа җитәргә ярты километрлап ара калгач, тар-мар ителгән гарнизоннарның бу авылга җыйналган калдыклары тревога күтәрделәр.
Авылда ыгы-зыгы куптарган немецлар танкка каршы ата торган средстволарын хәзерләп өлгергәнче аларга удар ясарга кирәк иде.
Танклар, кичекмәстән бер линиягә тезелеп, зур тизлек белән авылга омтылдылар. Берничә минуттан алар авыл читенә барып керделәр һәм немец орудиеләрен изеп үттеләр.
Немецларның алга чыгарылган беренче орудиесен күргәч, Халев механикка:
- Борылма, таптат! — дип команда бирде.
Пашкида аның танкысы дошманны орудиедән һәм огнеметыннан атып кырды, десантчылар, танктан бер адымга да калмыйча, һәр өйне, һәр ишек алдын фашистлардан тазарттылар.
Поход һәм сугыш белән үткән көннән соң, Пашкида танкистлар өчен тынгысыз төн башланды. . Немецлар совет отрядын өч тапкыр контратакаладылар. Ләкин танклар һәм пехота дошман контратакаларын уңышлы рәвештә кире кактылар.
Халев һәм аның иптәшләре икенче көнне дә бер генә сәгать тә ял итә алмадылар. Бу көнне рота ягулык һәм сугыш припасларын тулыландырганнан соң укчыларның атакасына булышлык күрсәтергә һәм Полоцкига. бара торган шоссе юлына чыгарга приказ алды.
Шоссеның танкистлар һөҗүм иткән оборона участогында дошманның өч үзйөрешле «фердинанд»ы урнашкан иде. Фашистлар үз позицияләрен ныгыту өчен бу дәһшәтле машиналарын ут нокталарына әверелдереп, җиргә казып урнаштырганнар иде. Шуның аркасында «фердинанд»лар утына эләккән танкистлар максатларына ирешә алмыйча чигенергә мәҗбүр булдылар.
Төн уртасында артиллерия булышлыгында атака яңадан кабатланды. Бу юлы танкистлар шоссега үтеп кереп Бельчице авылын алдылар һәм шунда иртәнгә кадәр дошман контратакаларын кире кактылар.
Төнге сугыш каты булды. Дошманны атакалаганда һәм авылда сугышканда Халез немецларның танкка каршы ата торган берничә пушкасын һәм минометын юк итте.
Полкның сугыш хәрәкәтләре журналында бу турыда: «Кече лейтенантлардан Халев, Бунин, Тихонов экипажлары сугышта үзләрен аеруча күрсәттеләр», — диелә.
Полоцкига килү юлларында рота тугыз танкның дүртесен югалтты.
Сафта калганнарга рота командиры:
- һәлак булган иптәшләр истәлеге безне алга алып барырга тиеш! — диде.
2 июль таңында укчы частьлар танклар булышлыгында немецларның шәһәр янындагы соңгы ныгытмаларын атакаладылар. Танклар, гитлерчыларның бөтен ут көчләрен үзләренә тартып, пехотачылар тезмәсенең алдында бардылар.
Дошман траншеясына җитәрәк, немецларның бер снаряды Халез машинасының бронясын тиште, экипаж членнары һәм командир яраланды, ләкин һәркем үз урынында калды. Дошманга якын ук килеп, танк аның ике пулеметын изеп үтте, огнемет уты белән фашистларны яшеренгән урыннарында дөмектерде.
Төш вакытына һөҗүм итүчеләр дошман позициясен тулысынча алдылар. Шуннан соң танкистлар югары тизлектә Полоцкига юнәлделәр һәм озакламый шәһәр урамнарына бәреп керделәр.
Бер-берсенә елышып диярлек урнашкан биналар арасында, тар гына урамнарда дошманга каршы көрәштә танкистларга укчылар ярдәме кирәк иде, ләкин алар шәһәргә керә алмадылар: немецлар уты астында укчы подразделениелар, тимер юл аша үтә алмыйча, артта калдылар.
Немецлар танкларга орудиеләрдән атып, гранаталар ыргытып ротаны таркатырга тырыштылар. Ләкин экипажлар, бер-берсеннән аерылсалар да, геройларча сугыштылар, фашистларны орудиедән һәм огнеметтан атып юк иттеләр.
Урам сугышлары башлануга бер сәгатьләп вакыт узгач,-дошман снаряды Халев танкысының гусеницасын өзде. Машина бер урында катып калды. Танкның орудиесе туктаусыз атканда һәм огнемет ялкынлы ут чәчкәндә, фашистлар аңа якын килә алмадылар. Танкистларның снарядлары һәм огнесмесьлары беткәч кенә, гитлерчылар батыраеп машинага якын килделәр һәм сугышчыларга пленга бирелергә тәкъдим иттеләр. Ләкин гитлерчылар теләкләренә ирешә алмадылар: танкның
люгы бер генә минутка ачылды һәм танкистлар аннан фашистлар өстенә гранаталар ыргыттылар.
Озакламый башка машиналарның экипажлары Василий Халевнъщ радио аша:
- Фашистлар танкны яндырдылар. Бәхил булыгыз, иптәшләр! — дигән сүзләрен ишеттеләр.
Бер сәгатьтән шәһәрнең бу геройлар сугышкан районы азат ителде.
1945 елның 24 мартында Василий Халевка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.