Исемлек
-
КАЗАКОВ Александр Афанасьевич
КАЙМАНОВ Никитa Фдеевич
КАЛАШНИКОВ Анатолий Степанович
КАМАЛИЕВ Галимҗан Камали улы
КӘРИМОВ Салават Хәким улы
КАТИН Николай Андреевич
КИРПОНОС Михаил Петрович
КИРСАНОВ Александр Васильевич
КОЗЛОВ Николай Андреевич
КОЛЧАНОВ Михаил Егорович
КОНЕВ Иван Никитич
КОНОВАЛОВ Семен Васильевич
КОЧНЕВ Иван Егорович
КОШАЕВ Николай Михайлович
КОШКИН Андрей Евдокимович
КРАЙНОВ Степан Матвеевич
КРАСАВИН Михаил Васильевич
КСЕНОФОНТОВ Александр Кузьмич һәм САБИРОВ Хафиз Сабир улы
КУЗНЕЦОВ Анатолий Иванович
КУЗНЕЦОВ Борис Кириллович
КУЗЬМИН Михаил Кузьмич
КУЗЬМИН Сергей Евдокимович
КУЛЯСОВ Александр Петрович
КУРАСАНОВ Петр Семенович
Башка проектлар
КАЙМАНОВ НИКИТА ФАДЕЕВИЧ
Фашист илбасарлар илебезгә һөҗүм иткәнче, Никита Фадеевич Кайманов ил чигендә ун елдан артык дозор хезмәтен үтәде. Чаллы районының Прости авылында туып үскән бу егет башта Камада һәм Иделдә матрос булып хезмәт итте, Алабугада (балта эшләре башкарды, Уралда эшләде. 1929 елны ул армиягә алынды. Кайманов армия хезмәтен гади кызылармеец булып башлады һәм ахырда застава начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул көньякта — Иран һәм Төркия чикләрендә илбасарлар бандаларын тар-мар итте, диверсантларны тотты, төньякта ак финнарны .кыйнады. Туган ил чикләрен саклаганда күрсәткән батырлыклары өчен батыр командир-пограничник ике орден белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан өлкән лейтенант Кайманов Карелиядә ил чиген саклау отряды штабында хезмәт итә иде. Карелия йөзләгән күлләр, сазлыклар һәм урманнар крае ул. Әмма биредә СССР чикләрен үтеп керергә маташучыларның юлында табигый киртәләр түгел, данлы һәм батыр чик сакчылары калкан булдылар. Гитлер Германиясенең союзнигы Финляндия — үз гаскәрләрен безнең төньяк чикләргә ташлагач та, Ватаныбызның уяу сакчылары агрессорларны тулы хәзерлек белән каршылап, искиткеч батырлык, куркусызлык, ныклык күрсәттеләр.
...Застава отрядлары тезмә булып урнашкан ил чигенең киң участогында һөҗүм итүче финнарга чик сакчылары гына түгел, Кызыл Армия частьлары да каршы тордылар. Тре1вога буенча күтәрелгән укчы полклар ике шоссе юлында оборонага урнаштылар. Бу юлларны аерып торган йөз километр арада кешеләр дә, техника да үтә алырлык түгел иде. Ләкин монда бер кыр юлы бар һәм аның буенча дошманның совет гаскәрләренең тылына үтеп керүе мөмкин иде. Бу куркынычлы урынны саклау Кайманов җитәкчелегендә берләштерелгән өч застава отрядына йөкләнде.
Кирәгенчә ныгып урнашу өчен отрядның берничә сәгать кенә вакыты бар иде. Безнең алгы сакчы постлар ил чигендә дошманның разведка группалары басымын тоткарлап торган арада, чик сакчылары һәм аларга ярдәмгә килгән укчы взвод агачлар аудардылар, окоплар казыдылар һәм командир җитәкчелегендә үзләренең күп булмаган коралларын урнаштырдылар. Озакламый юлның күл белән сазлык арасында оборона өчен сайлап алынган өлешенә аударылган агачлардан завал ясалды һәм отряд шуның артында оборонага хәзерләнде.
Кайманов сугышчыларга бурычны аңлатып:
— Бөтен районны саклау безгә бәйләнгән. Дошманның көнчыгышка таба башка юлы юк, һәм моннан ул үтә алмасын өчен, без бөтенесен эшләргә тиешбез,— диде.
Сугышчылар аңа:
— Нык торырбыз!
— Дошман үтә алмас! — диделәр.
Чик буендагы з аел он сугышчылары соңгы мөмкинлекләренә кадәр көрәштеләр, ләкин алар финнарны озак тоткарлый алмадылар, финнар бу заслоннарны изеп үтеп, Кайманов отряды позицияләрен атакаладылар. Совет сугышчылары эшләгән завалга орудиеләр һәм минометлар булышлыгында финнарның тулы бер пехота батальоны ташланды. Ә аларга мылтык һәм пулеметлар белән генә коралланган нибары 146 сугышчы каршы торды. Ләкин финнар көч ягыннан.өстен булсалар да, җиңүгә ирешә алмадылар, зур югалтуларга очрап кире чигенделәр.
Аларның шул ук көнне һәм икенче көнне ясаган яңа атакалары да уңышлы булмады. Дошман котырынып, отрядны изеп ташларга һәм үзенә алга бару өчен юл әрчергә омтылды. Завалны уннарча орудиеләр һәм минометлар туктаусыз утка тоттылар. Финнар завал өстенә я бөтен массалары белән, я яшеренеп, зур булмаган аерым группаларга бүленеп ташланып карадылар. Ләкин көнчыгышка бару юлы алар өчен ябык килеш калды.
Дошман атакалары тынып торган арада, безнең чик сакчылары позицияләрен ныгыттылар. Алар тирән окоплар казыдылар, артиллерия һәм миномет утыннан саклану өчен нык урыннар хәзерләделәр.
Позицияне штурмлаучы дошманга ярдәмгә тагын бер батальон өстәлде. Юлны саклаучыларның һәркайсына хәзер 14—15 фин туры килә иде. Ләкин туган илебезгә турылыклы совет сугышчылары нык тордылар. Тик үлем яки каты яра гына аларны иптәшләре сафыннан тартып ала алыр иде.
Ике атна вакыт үтте. Финнар юлдан турыдан-туры үтә алмагач, тактикаларын үзгәрттеләр. Аларның көчле группасы, урманнар аша тирән рейд ясап, отрядның тылына чыкты. Кайманов мондый мөмкинлек булачагын алдан уйлаган һәм чаралар күргән иде инде: алдан әзерләнгән түгәрәк оборона чик сакчыларына тылдан сакланырга мөмкинлек бирде.
Ике яктан да дошман, ә фланглардан сазлык һәм күл арасында калган отряд камалуда булып чыкты һәм (командование белән элемтәсен югалтты. Ләкин моның белән финнар бернәрсә дә ота алмадылар: аларның зур көчләре элеккечә үк бер урынга килеп төртелгән килеш калдылар, чөнки алга үтәр өчен юл ябык иде...
Үзебезнең гаскәрләрдән аерылган һәм элемтәсез калган чик сакчылары сугышны дәвам иттерделәр. Дошманның еш кына кабатланып торган атакаларына һәм төнге борчуларына аның авиациясенең даими һөҗүме дә өстәлде. Сугыш тынып торган сәгатьләрдә, финнар, радио аша, камалуда калган совет сугышчыларын каршылык күрсәтүнең файдасыз булуына ышандырырга тырыштылар, пленга бирелергә өндәделәр һәм пленда оҗмах тормышы вәгъдә иттеләр... Мондый тәкъдимнәргә созет сугышчылары һәрвакыт ут белән җавап бирделәр.
Отряд шул юл өстендә оборонага урнашуга бер ай тула язды. Ләкин көрәш бер генә көнгә дә тукталып тормады. Өзлексез атакалар чик сакчыларын йончытты, азык һәм сугыш припаслары запасын киметте. Фронттагы хәлләрне белмәү аларны бигрәк тә газаплады. Күрше участокларда эш ничек тора? Отряд үзебезнекеләрдән аерылып, еракта — дошман тылында калмадымы? Яңа шартларда алар алдына нинди бурычлар куела? Ярдәм килерме икән? (Шуны әйтергә кирәк, чик сакчылары турында беркем дә онытмады, ләкин аларга ярдәмгә җибәрелгән подразделение дошман тарафыннан ике тапкыр ярты юлда туктатылды.) Бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый иде. Командир әлеге хәлдән чыгу юлын эзләде, ләкин таба алмады. Ничек кенә булса да, командование белән элемтә урнаштырырга кирәк иде.
һәм, ниһаять, 17 июльдә өлкән лейтенант өч элемтәчене штабка җибәрде, һәм болай вәгъдәләштеләр: әгәр командование оборонаны дәвам иттерергә кирәк дип тапса, алар дүртенче тәүлектә кире кайтып җитәргә, ә чигенергә приказ булса, (Кайтмаска тиешләр һәм дүрт тәүлектән соң отряд үзенең позициясен калдырып китәчәк иде.
Билгеләнгән срокта элемтәчеләр кире кайтмадылар. Шул вакыт эчендә разведчиклар сазлыкны җентекләп тикшерделәр. Кызу -көннәр сазлык өстен киптергән һәм шуышып чыгарга мөмкин иде.
22 июльгә каршы төндә, дошман белән «беренче очрашкан истәлекле төннән соң нәкъ бер ай үткәч, отряд чигенә башлады. Алгы отряд артыннан сазлык аша (яралылар, сугыш припаслары калдыклары исән-сау чыгарылды. Командир үзе соңгы группа белән чигенде. Таң атканда ул ныгытмаларда туганнар каберенә күмелгән 19 сугышчыдан башка кеше калмаган иде инде. Финнар отрядның чигенүен сизмәделәр.
Отрядның бу юлы чиксез авыр булды. Куе урманнар, күлләр һәм сазлык аша кешеләр зур кыенлык белән үттеләр. Сугышчыларның яртысы яраланган иде. Авыр яралы иптәшләрен күтәреп алып барырга туры килде. Ашарга юк иде, сугышчылар җиләкләр, гөмбәләр белән тукландылар. Алар йөз илле километрдан артык җир үтеп, бишенче көнне генә совет гаскәрләре урнашкан урынга килеп җиттеләр.
Юлны героик обороналаучыларның күбесе соңыннан бүләкләнделәр, ә аларның командиры өлкән лейтенант Каймановка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Ул Бөек Ватан сугышында Татарстан кешеләреннән беренче буларак герой исемен алды.
Моннан соң Никита Фадеевич тагын озак вакытлар Карелия һәм Ленинград фронтларында сугышты. 1943 елның ноябренда аның командалыгындагы полк мактаулы һәм җаваплы бурыч — Гитлерга каршы коалициянең өч бөек державасы җитәкчеләренең Тегеран конференциясен саклау бурычын үтәде.