Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КУРАСАНОВ ПЕТР СЕМЕНОВИЧ

1945 елда Виоладан алып Берлинга кадәр һөҗүм иткәндә, тантаналы салютлар совет гаскәрләренең җиңүле һәр адымын билгеләп барганда, артиллерия полкының командир урынбасары майор Курасанов еш кына сугышның беренче 'ике елы вакыйгаларын исенә төшерә иде. Җиңү ташкынының башлангыч чишмәләре нәкъ әнә шул чагында, кан коюлы оборона сугышларында туды бит, аның шатлыгын Курасанов беренче тапкыр Идел янындагы тарихи бәрелешләрдә тонды. Аның юлы Идел буйларыннан Берлингача сузылды, сугышның бөтен сынаулары аша үткән офиңер-артиллерист шунда Советлар Союзы Герое исемен алуга иреште.

Майор Курасанов һәм аның артиллеристлары Германия чигенә гвардияче танкистлар частьлары белән бергә бардылар. Алар Висла аръягындагы плацдармнан бергә юл алдылар һәм һөҗүм итүче 1 нче Белоруссия фронты армияләренең алгы ягына ук чыктылар.

һөҗүм башланган көнне, 1945 елның 14 январенда, дошман оборонасын тар-мар итүдә артиллеристларга үзләре өчен дә, шулай ук авиаци-я өчен дә эшләргә туры килде, чөнки томан һәм тәбәнәк болытлар аркасында, самолетлар аэродромнан күтәрелә алмадылар. Дошман ныгытмаларына бер үк вакытта ут яудыручы меңнәрчә орудиеләр укчы частьлар атакаларының уңышын тәэмин иттеләр. Немец траншеялары-ның өч линиясе пехотачылар кулына эләкте, ә икенче көнне танкистлар фашистларның тылына бәреп керделәр.

Алга барган танк частьлары һәм алар белән бергә хәрәкәт иткән артиллеристлар дошманны артыннан калышмый куаладылар. Яндырылган немец танклары һәм автомашиналары, җимерелгән дзотлары алар үткән җиңүле юлларның эзе булып кала барды. Майор Курасанов иң киеренке участокларда батареялар утына җитәкчелек итте.

Танк армиясе частьлары беренче булып Померания чикләренә килеп җиттеләр һәм аның эченә үтеп керделәр. Анда куәтле ныгытмаларны өзеп үтә-үтә, алар Одер елгасы янына килеп җиттеләр һәм аның көнбатыш ярындагы плацдармны яулап алдылар.

Одердан Берлинга кадәр уннарча километрлар гына калды, ә аны үтүе бүтән урыннардагы йөзләрчә километрдан да авыррак иде. Ләкин бернинди киртәләр дә һәм гитлерчыларның соңгы чиккәчә көчәнүләре дә һөҗүм итүчеләрне туктата алмады.

- Без Иделдән алып Одерга кадәр юкка гына үтмәдек. Безнең орудиеләр фашистларның соңгы ояларын рәхимсез тар-мар итәчәкләр,— диделәр артиллеристлар, дошманга ахыргы хәлиткеч ударлар ясар алдыннан.

Гитлерчыларның башкаласын саклаучы ныгытмаларны штурмлауда полк батареялары җирне дошман техникасы каберлегенә әверелдерделәр. Көчле орудиеләр белән безнең мотопехотага һәм танкларга ярдәм итә барып, артиллеристлар аларга елгалар һәм каналлар аша кичкәндә, немецларның уннарча терәк пунктларын һәм Бернау, Геннигсдорф, Потсдам шәһәрләрен алуда булыштылар.

Бу сугышларда майор Курасановның казанышларын командующий болай дип билгеләп үтте: «16 апрельдән алып 3 майга кадәр булган сугышларда майор Курасанов үзен гадәттән тыш кыю, инициативалы офицер итеп күрсәтте; ул һәрвакыт батареяларның сугышчан сафларында булды, аларның утына идарә итте, гвардияче танк корпусының танк батальоннары һәм мотоукчы батальоннарының уңышлы хәрәкәтен тәэмин итте».

Полкта түземсезлек белән: «Берлинга ут ачарга!» — дигән приказ яңгыравын көттеләр. Сугыш ветераннары һәм частька соңгы һөҗүм алдыннан гына килгән яшь солдатлар: сибир;яклар, белоруслар, казахлар, шулай ук Курасановның Татарстаннан килгән якташлары — һәммәсе орудиеләрен дошман башкаласына төзәделәр. «Гитлерга күчтәнәч!», «Геббельска бүләк!» — дип яздылар сугышчылар снарядларына.

Берлин ныгытмаларының тышкы боҗрасын җимереп, артиллеристлар, ниһаять, шәһәргә бәреп керделәр, һәм аларның залплары гомуми канонада гөрселдәүләре — танк пушкаларының атуы, бомбалар шартлавы — белән бергә кушылды. Батареялар көне-төне сугыштан туктамадылар. Замковыйлар, төзәүчеләр, орудие командирлары үз орудие-ләре (янында армый-талмый эшләделәр. Алар йортларга, урам чатларын .бүлеп торган баррикадаларга туп-туры төзәп аттылар.

Гвардияче мотоукчы частьлар һөҗүм иткән районда ничек кенә булмасын бирешмәскә карар иткән гитлерчыларның зур отряды хәрби-диңгез училищесы 'бинасында ныгып урнашкан иде. Дошман кулында артиллерия һәм минометлар, үзйөрешле орудиеләр, танклар, фаустпат-роннар бар :иде. Фашистлар аяусыз каршылык күрсәткәнлектән, бу участокта безнең гаскәрләрнең хәрәкәте ике сәгатькә тоткарланды.

Күп кенә уңышсыз атакалардан һәм училище территориясенә бәреп керергә тырышулардан соң, 1 майда дошманның каршылыгын сындыру бурычы артиллеристларга йөкләнде.

Орудиеләрне укыту биналары һәм «казармалар стеналары янына ук китерергә боерык биреп, полк командиры операциягә җитәкчелек итүне майор Курасановка тапшырды. Көн азагына майор орудиеләрне ут позицияләренә төгәл урнаштырды һәм, якын арадан туп-туры төзәп, училищеның таш корпусларына ут ачты, аларны тау-таш өеменә әверелдерде. Фашистлар да, моңа җавап итеп, үзләренең барлык ут куәтләрен файдаландылар, ләкин артиллеристлар бер адымга да чигенмәделәр.

Ут өермәсе ике сәгать котырынды; дошманның җимерек биналардан соңгы тапкыр туптан атуыннан соң гына, батареяларның залплары туктатылды. Фашистларның барлык танклары һәм туплары юк ителде, биналары җимерелеп бетте, ә анда сыенган алты йөз гитлерчының-күпчелеге эсэсчылар иде — бары алтысы гына исән калды. Полкның уңышлары Берлин гарнизонының капитуляция ясавын күп яктан якынайтты.