Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КОНЕВ ИВАН НИКИТИЧ

Иван Никитич Конев командалык иткән гвардияче һава-десант дивизиясе тарихы материалларында аның бөтен сугыш (барышында диярлек дошманны күп тапкырлар җиңүе (билгеләп үтелгән. Анда дивизия полкларының Курск дугасында Поиыри станциясе янындагы героик оборонасы һәм Днепр аръягындагы плацдармда десант отрядларының батырлыгы, Украинада Корсунь-Шевченковский тирәләрендәге, Румыниядә һәм Венгриядәге һ. б. сугышлар турында язылган. Гвардиячеләр барлык бу сугышларда каһарманлык үрнәкләре күрсәттеләр, әмма шулай да аларның сугышчан юлында иң гүзәл этап Яссы-Кишинев операциясе булды.

«Яссы шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак уңышлы һөҗүм сугышларында, — диелә документларда,— гвардияче полковник Конев командалыгындагы дивизия, таиклар һәм артиллерия белән бергә эш итеп, 1944 елның 20 августында дошманның көчле ныгытылган, тирән оборона полосасын фронт буенча 2 километрда өзде һәм, уңышлы хәрәкәтен дәвам итеп, кулга төшерелгән бу полосаны 8 километрга кадәр киңәйтте. 20 августтан 26 сьша кадәр дивизия частьлары 296 километр алга үттеләр, 200 ләп торак пунктны алдылар...»

...Полковник Конев һөҗүм йащлану сәгатен һәрвакыттагыча дулкынланып көтте. Барысы да хәзерләнгән, уйланылган кебек. Шулай да частьлар дошманның оборона полосасын тиз генә өзеп керә алырлармы?..

Дивизиядә (командирдан алып сугышчыларга кадәр һәммәсенә дә тау сырты сөзәклекләре буйлап сузылган, таштан, бетоннан һәм металлдан корылган дошман ныгытмаларының куәте мәгълүм иде. Алар-ны җимереп керү өчен, полклар фронтның ике километрга да җитмәгән бик тар участогына тупландылар. Шунда ук дошманга ут яудырырга әзер торган дүрт йөзләп орудие тора иде.

Күзәтү пунктында Конев янында артиллерия полклары командирлары да бар иде. Аннан булачак сугыш кырын бернинди бинокльсез дә күрергә мөмкин иде. Ләкин сәгать теле билгеләнгән вакытны күрсәтү белән үк, алдагы һәрнәрсә югалды: шартлаган снарядларның кара төтеннәре тоташ болыт булып кушылдылар да бөтен горизонтны томаладылар.

Ут өермәләре артыннан отрядлар дошман позицияләренә кыю ыргылдылар, «Һөҗүмгә ташлану дәрте шулкадәр куәтле иде, — дип искә ала И. Н. Конев, — артиллерия утын траншеяларның икенче линиясенә алдан билгеләнгән сроктан иртәрәк күчерергә һәм шулай дәвам итәргә туры килде, чөнки сугышчылар батареяларның соңгы залпларына кадәр үк инде тыгыз сафлар булып атакага күтәрелделәр һәм дошманның беренче траншеясьша бәреп керделәр».

Гвардиячеләр артиллеристларга рәхмәт белдерделәр. Зур орудие-ләр бетон һәм таш өемнәрен ваттырдылар, дотларны җимерделәр. Җимерек ныгытмаларда снарядлар шартлау туктау белән үк, атакалаучы подразделениелар килеп җиттеләр һәм гитлерчыларны тар-мар итүне ахырына җиткерделәр, аларны йөзәрләп-йөзәрләп пленга алдылар. Дошманның каршылыгы аеруча көчле булган урыннарда ныгытмалар өстенә безнең штурмовик самолетлар да килеп җитте. Бер сәгатьтән үк инде полк командирлары дошманның беренче оборона полосасының барлык өч траншеясы да алынганлыгы турында хәбәр иттеләр.

— Дошманга тын алырга ирөк бирмәскә, аны куа барырга!—дип приказ бирде полковник.

Дошман үзенең икенче ныгытылган рубежында да тотынып кала алмады. Дүрт сәгатьтән соң гвардиячеләр аларны да яулап алды, ә алар артыннан танк отрядлары бәреп керде. Көн азагына дошманның оборонасы 15—18 километр ераклыкка өзелгән булып чыкты.

Бу уңышлар сугышчыларның рухын тагын да күтәрде. Ярдәмгә бирелгән артиллерия частьлары һәм танк полклары белән көчәйтелгән дивизия тау сыртына чыкты. Сыртны саклаучы румын частьлары һөҗүм итүче совет гаскәрләренең ударына түзә алмадылар, һәм озак та үтми полковник Конев инде парламентерлар белән, ә аннары дошманның гвардияче дивизиясе командиры һәм а-ның штабы белән сөйләшүләр алып барды.

— Румыния сугышны оттырды. Король гвардиясе каршылык күрсәтүен туктата,— дип белдерде румын генералы, бирелү шартлары турында сөйләшүләр алып барырга килгәч.

Юлны чистартып, дивизия һөҗүм итү темпын көчәйтте. Алда үзенең нефть промыселлары һәм нефть кудыру заводлары белән Плоешти промышленность округы ята иде. Немецлар аны бөтен көчләре белән үз кулларыңда тотарга тырышалар, чөнки ул аларның соңгы ягулык чыганагы ,иде.

Нефть районын кулга төшерүне тизләтү, фашистларга андагы гаять зур ягулык запасларын юк итәргә ирек бирмәү өчен, Конев дивизиясе алга барганда дошманның кырый-кырпакларда һәм тылда калган берән-сәрән частьлары белән дәвамлы сугышларга кермәскә приказ алды.

— Флангыда фашистлар, — дип хәбәр иттеләр дивизия командирына.
— Заслоннар җибәрергә, частьларга алга баруны дәвам иттерергә, — дип приказ бирде полковник. Аның өчен хәзер иң мөһиме тизлек иде.

Совет гаскәрләре якынлашканда, немецлар нефть чыганакларына һәм эшкәртү урыннарына ут төртә башладылар. Бөтен район уннарча километрга ялкын белән урап алынды, кара төтен күкне томалады. Күп кенә участокларда подразделениеләргә ялкын стеналары аша барырга туры килде.

Әле күптән түгел генә ерактагы тыл булган һәм совет авиациясе генә удар ясый алган Плоештины эре зенит артиллерия частьлары саклый иде. Кыска вакытлы сугыштан соң алар чолганышта калдылар һәм үзләренең генералы белән капитуляция ясадылар. Анда берничә мең әсир, 138 зенит орудиесе кулга төшерелде. Ләкин гвардиячеләрнең сугышчан кичерешләре Плоештины алу белән генә төгәлләнмәде. Анда алып барырга туры килгән яңа сугыш алар өчен Румыниядәге операцияләр башланганнан бирле иң рәхимсез һәм иң канлы сугыш булды.

Көтмәгәндә генә шәһәр янына немецларның ике пехота һәм бер танк дивизиясе килеп чыкты. Гвардиячеләр чолганышта калды. Кулга төшерелгән әсирләр күрсәтүенчә, аларның соединениеләре Грециядәге фронттан алып җибәрелгәннәр һәм аннан Карпатка үтеп чыгарга омтылалар, аларга юлда Румыниянең нефть промыселларын юк итү бурычы куелган.

«Армия гаскәрләре килеп җиткәнче, дошманны тоткарлап торырга, шуннан башка чара юк»,— дигән карарга килде Конев, шул ук вакытта ул ярдәмнең тиз генә килә алмаячагын белә иде, әлбәттә, чөнки дивизия алга артык ерак киткән аде. Оборонага хәзерлекне тикшереп, Иван Никитич полк һәм подразде ление командирларына:

- Җ«ргә тирәнрәк кереп урнашыгыз, ул чагында танклар да куркынычлы булмас, — диде.

Фашистлар беренче атакаларында ук уңышка җиңел генә ирешергә ниятләнүләренең зур ялгыш булуын күрделәр. Алар төрле участокларда гвардиячеләр позицияләрен котырынып атакаладылар һәм... кире чигенделәр.

Атакалар ике көн ярым буена туктамады. Бу сугышларга анализ ясап, Конев аларны көчле булу ягыннан дошманның Курск дугасындагы басымы белән генә чагыштыра алды; ул чагында гвардиячеләргә эсэсчыларның «Үле баш» дигән танклар дивизиясенең куәтле һөҗүмен кире кайтарырга туры килгән аде. Гвардиячеләр бу юлы да үз позицияләрендә нык тордылар. Дошман танклары белән көрәшкә дивизиянең һәм аның карамагына бирелгән частьларның артиллериясе чыкты, трофей итеп алынган зенит пушкалары да файдаланылды.

Уннарча нәтиҗәсез атакаларында фашистлар үзләренең барлык танкларын һәм бик күп солдатларын югалттылар. Совет гаскәрләре килеп җитү белән, немецларның нык тукмалган дивизияләренең калдыклары чигенделәр һәм тау урманнары арасына кереп яшеренделәр.

Дошманның куәтле оборонасын өзүдә бик яхшы сугышкан өчен, полковник Конев дивизиясе Ленин ордены белән бүләкләнде, ә 15 гвардияче, шул исәптән дивизия командиры үзе дә, Советлар Союзы Герое дигән данлы исемгә лаеклы булды. Озак та үтмәде, И. Н. Коневка генерал-майор званиесе бирелде. Шундый зур бүләкләр алганда, Иван Никитич, мөгаен, үткәндәге хатирәләрне, дуслары кызылгвардеецлар белән бергә әле генә сугышчан юлны башлап җибәргән вакытларны исенә төшергәндер... Унсигез яшендә, акгвардиячеләргә каршы беренче сугышларда ул тәүге тапкыр кулына корал алды, Шишмә волость Советының секретаре булды, Бөгелмә кызылгвардеецлары отрядының рядовой сугышчысы булып хезмәт итте, укчы полкның взвод командиры итеп күтәрелде. Әлбәттә, ул чагында Иван Никитич хәтта иң кыю хыялларында да генерал булырмын һәм җиңүче гаскәрләргә командалык иткән хәлдә Европа илләре шәһәрләре буйлап үтәрмен дип күз алдына да китерә алмагандыр.