Исемлек
-
КАЗАКОВ Александр Афанасьевич
КАЙМАНОВ Никитa Фдеевич
КАЛАШНИКОВ Анатолий Степанович
КАМАЛИЕВ Галимҗан Камали улы
КӘРИМОВ Салават Хәким улы
КАТИН Николай Андреевич
КИРПОНОС Михаил Петрович
КИРСАНОВ Александр Васильевич
КОЗЛОВ Николай Андреевич
КОЛЧАНОВ Михаил Егорович
КОНЕВ Иван Никитич
КОНОВАЛОВ Семен Васильевич
КОЧНЕВ Иван Егорович
КОШАЕВ Николай Михайлович
КОШКИН Андрей Евдокимович
КРАЙНОВ Степан Матвеевич
КРАСАВИН Михаил Васильевич
КСЕНОФОНТОВ Александр Кузьмич һәм САБИРОВ Хафиз Сабир улы
КУЗНЕЦОВ Анатолий Иванович
КУЗНЕЦОВ Борис Кириллович
КУЗЬМИН Михаил Кузьмич
КУЗЬМИН Сергей Евдокимович
КУЛЯСОВ Александр Петрович
КУРАСАНОВ Петр Семенович
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
КУЗЬМИН МИХАИЛ КУЗЬМИЧ
Сугыш башлану турындагы көтелмәгән хәбәрне политрук Михаил Кузьмин юлда ишетте. Көтеп алган ялын үткәрү өчен, ул туган җиренә — Татарстанга кайтырга чыккан иде. Әтисе, туганнары һәм яшьлек дуслары белән очрашуны шатланып көткән, таныш авыл урамнарында, кырлар, урманнарда йөрергә хыялланган иде ул. Аның җидееллык мәктәпне тәмамлап, туган авылы Тябердинодан киткәненә инде тугыз ел үтте. Бу вакыт эчендә ул слесарь булып эшләде, хәрби училищены тәмамлады һәм армиядә кадровый политработник булды.
Поезд инде таныш җирләргә якынлашып килә. Кузьмин станцияләрнең берсендә вокзал янына бик күп кеше җыелганын күрде. «Бүген якшәмбе. Халык, күрәсең, ял итә», — дип уйлады ул һәм вагоннан перронга сикерде. Әмм.а болар күңел ачып йөрүче кешеләр түгел иде: барысы да, тын да алмыйча, радиодан немец-фашист гаскәрләренең СССРга һөҗүм итүе турында хөкүмәт белдерүен тыңлыйлар иде. Политрукның ялы менә шунда өзелде. Каршы килгән поездга утырып, ул кире үз полкына китте.
Бер атнадан Кузьмин фронтта иде инде. Фашист өерләренең беренче һөҗүмнәренә каршы торучы совет частьларына ул көннәрдә ансат булмады. Дошманның алга баруын туктату өчен танклар, самолетлар җитми иде, шулай да патриот-сугышчылар туган җиребезне тормышларын кызганмый сакладылар. Кузьмин хезмәт итә торган полк төрле рубеж-лардагы канлы сугышларда зур югалтуларга дучар булды, һәм аның исән калган подразделениеләрен, яңадан оештыру өчен, тылга озаттылар.
Күп тә үтми, Кузьминны танк бригадасына җибәрделәр; бу бригада төньяк-көнбатыш фронтындагы сугышларда катнашканнан соң яңадан оештырыла иде. Сентябрь урталарында, политрук яңа частька килгәч, танкистлар өстәмә яңа техника — завод конвейерларыннан әле генә төшкән куәтле «КВ», Т-34 танкларын алдылар. Танк ротасы комиссары итеп билгеләнгән Кузьмин үз тюдразделениесен сугышларга хәзерләү эшенә баш-аягы белән чумды, сугышчыларны өйрәтте, үзе дә яңа машиналар белән танышты.
Ләкин озак хәзерләнергә вакыт юк, һәрбер танк фронтның >алгы сызыгына һава кебек кирәк иде. Приказ алу белән, 22 сентябрьдә танкистлар эшелоннарга төялделәр һәм яңадан төньяк-көнбатыш фронтка килеп төштеләр. Бригада октябрь аен Свирь-3 районында һәм Петрозаводскидан көньяктарак барган сугышларда үткәрде. Илбасарлар белән өзлексез барган бәрелешләрдә Кузьмлн хәрби тормышның бөтен хәвеф-хәтәрен һәм авырлыкларын солдатлар белән бергә кичерде, батырлык һәм ныклык күрсәтте, шуның өчен танкистлар үзләренең комиссарын яраталар иде.
Бу вакытта инде дошман Ленинградны чолгап алды, аны блокада боҗрасына кысты. Басып алган позицияләрен ныгытырга һәм Ленинградның илебез белән соңгы элемтәсен — Ладога күле .аша узучы юлны кисәргә омтылып, фашистлар герой-шәһәрне ике боҗра белән урап алырга тырыштылар. 8 ноябрьда немецлар Тихвинны басып алдылар һәм шуннан төньякка ыргылдылар, аларның ниятләре Свирьстройдан һөҗүм итеп килүче фин гаскәрләре белән кушылу иде.
Тихвин районында хәтәр хәл тугач, бирегә, башка частьлар белән бергә, фронтның төньяк участогыннан Кузьмин хезмәт итә торган танк бригадасы да күчерелде. 12 ноябрьда инде танкистлар немецларның удар колонналары юлына чыктылар һәм, беренче бәрелешләрдә үк, фашистларның бик күп техникасын, кешеләрен юк иттеләр.
Берничә көннән совет гаскәрләре дошманның хәрәкәтен туктаттылар һәм аны яңадан Тихвинга таба кысрыклый башладылар. Бу сугышларда Кузьмин ротасы аеруча батырлык күрсәтте.
Плаун хуторы районында немецларның көчле танклар һәм пехота отряды төньякка бәреп керергә соңгы тапкыр талпынып карады. Гитлерчыларның планын аңлап, бригада командованиесе аларның юлында танклар засадасы оештырды. Безнең танклар дошман белән киң урман аланында очраштылар, — шунда немецлар колоннасы яшерен урында торган совет танклары һәм орудиеләренең җимергеч утына эләкте. Дошман колоннасында буталыш башлануга, Кузьмин ротасы атакага ташланды. Танкистлар дошманның автомашиналарын һәм пехотасын атып һәм таптап юкка чыгардылар, зарарланган немец танкларын ах-рынача дөмектерделәр. Сугыш кырында 400 ләп фашист мәете, ватылган бик күп техника калды, ә тар-мар ителгән отрядның калдыклары тиз генә кире чигенде.
Ноябрь ахырында инде совет гаскәрләре Тихвинга якын ук килеп җиттеләр. 29 ноябрь көнне иртән Кузьмин ротасы шәһәрнең көнбатыш кырыендагы шоссе һәм тимер юлларны кисеп керергә приказ алды. Ләкин немецлар безнең танкистларның һөҗүм итү юлындагы урман сакчысы кордоны янында ныгып урнашканнар, һәм безнең гаскәрләргә алга бару өчен биредә .бердәнбер уңайлы урман юлы киселгән иде.
Отрядның алгы башында баручы Кузьмин танкысы немецларның ике дзотын җимерде, миномет батареясын һәм берничә пулеметны юк итте. Әмма урман каравылчысы йортына якынлашканда гына, андагы әле җимертелмәгән дошман дзотыннан аттылар. Комиссарның бәхет йолдызы хыянәт итте — аның танкысы ватылды һәм яна башлады.
Гитлерчылар хәрәкәтсез калган машинага ташландылар, алар танк экипажын кулга төшерергә ниятлиләр иде. Әмма танк башнясыннан дошманга пулемет уты ява башлады. Немецлар яна торган танк янына берничә тапкыр якын килергә тырышып карадылар. Ләкин һәммәсендә дә, агачлар артына ышыкланырга ашыгып, кире борылдылар.
- Рус, янасың, бирел! — дип кычкырдылар фашистлар, ләкин ал арга җавап булып пулемет очередьлары гына яңгырады.
Танкның уттай кызган корыч тартмасы аның бөтен каһарман экипажы өчен кабер булды. Соңыннан аларның иптәшләре дошманга утны соңгы минутка кадәр комиссар үзе яудырганын белделәр.
Совет гаскәрләре 9 декабрьда Тихвинны азат иттеләр, ә озак та үтми, 17 декабрьда, һөҗүмдә катнашкан бер төркем батыр сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Геройлар арасында Михаил Кузьмин исеме дә бар иде.