Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КОШАЕВ НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВИЧ

Яшьлек елларында Николай Михайлович Кошаев хәрби кеше булырга омтылмый, аны төзүче профессиясе кызыксындыра. Ул Чаллы элеваторы эшчесе семьясында туа, Чаллыда укый һәм шунда ук столяр булып эшли башлый.

Беренче бишьеллык алдыннан илебездә белгеч кадрлар юк дәрәҗәсендә иде. Шуңа күрә партия һәм хөкүмәтебез яшьләрне фән үзләштерү походына кушылырга чакырдылар. Кошаев, меңнәрчә яшьтәшләре кебек үк, бу чакыруга дәртләнеп кушыла. Ул эшеннән аерылмыйча югары уку йортына хәзерләүче кичке курсларда укый башлый, ә 1930 елны комсомол оешмасы рекомендациясе белән Урал (Свердловск) индустриаль институтының төзү факультетына укырга керә. 1934 елны инженер дипломы алгач, яшь белгеч бер елга якын Ниж-ний Тагилда эшли. Аннары 1935 елдан алып армиядә укчы һәм танк подразделениеләрендә инженер булып хезмәт итә, Көнбатыш Украинаны азат итүдә катнаша, аның чикләрендә ныгытмалар төзи.

Сугышның 'беренче көнендә үк, совет кешеләре Ватаныбызга фашист илбасарларның хыянәтчел һөҗүме турында радио аша тапшырылган хәбәрне тыңлаган сәгатьләрдә, өлкән лейтенант Кошаев хезмәт иткән танк бригадасы дошманга каршы сугышка кереште. Инженер үзенең иптәшләре, танкистлар белән бергә немецларның авангард частьлары ударларына каршы көн буе сугышты. Кичкә кырын аның машинасы снаряд тиеп яна башлады. Ялкынга чорналган танктан Кошаев белән башня стрелогы гына чыгарга өлгерделәр.

Кошаевның беренче сугышта ук алган җәрәхәтләре җитди булса да, ул полкта калды һәм Украинадагы авыр оборона сугышларында катнашты. Тернополь, Проскуров, Житомир, Канев, Харьков шәһәрләре бу авыр чигенү юлының кыен этаплары булды. Ул чакта Кошаевка, позицияләрне ныгыту, елгалар аша кичүләр төзү, сугыш кырларын миналау кебек эшләргә җитәкчелек итү белән бергә, сафтан чыккан командирларны алыштырып, танк ротасын яки батальонын сугышка алып керергә дә туры килде.

1941 елның Октябренда немецлар Курскига якынлашып килгәндә, бригада, машиналар һәм кешеләр белән тулыландырылып, оккупантлар һөҗүм итеп килгән шоссены обороналый иде. Фашистлар, үзләренең сан ягыннан өстен булулары белән масаеп, еш кына саклану турында да исләреннән чыгарып, оятсыз рәвештә алга омтылалар иде. Совет танкистлары шуннан файдаланып аларга шосседа тозак оештырдылар.

Саперлар дошманга сиздермичә часть позициясе алдына миналар урнаштырдылар. Шул ук вакытта оборонаны йомшарткансыман күренеш тудырылды, һәм өстәвенә командир гитлерчыларның тылына көчле танк отряды җибәрде. Бу куркынычлы заданиене үтәргә баручы машиналарның берсендә Кошаев та бар иде. Бернәрсәдән дә шикләнмәгән дошман, бригада урнашкан җиргә ташлангач һәм яраланган ерткыч кебөк, мина кырында кая барырга да белмичә аптырап калгач, аның артыннан һәм флангларыннан гитлерчылар тылындагы отряд танклары каты удар ясадылар. Хәйлә көткән нәтиҗәне бирде. Немецлар 17 танкларын югалттылар. Аларның икесен Кошаев ватты. Бу операция өчен аңа беренче сугышчан бүләк — Кызыл йолдыз ордены бирелде. Николай Михайлович аннан соң да бик күп авыр сугыш юлларын үтте.

1942 елның август башында танк бригадасын ашыгььй рәвештә Сталинград районына күчерделәр. Ул вакытта немецлар безнең фронтны өзеп, Дон аркылы чыгып, тимер юл буеннан бик тиз алга киткән һәм Абганерово станциясен алганнар иде. Танкистларга аларны туктату һәм тар-мар итү бурычы йөкләнде.

Озак та үтмәде, бригада дошман белән очрашты. Алгы рота фашист танклары белән сугыш башлап җибәрде. Башка подразделение-ләр, тимер юл дамбасына ышыкланып, станциягә та'ба омтылдылар. Ләкин Абганеровога килеп җиткәндә, танкистларга дошман артиллериядән ут ачты, шуннан соң совет танкистлары станцияне әйләнеп узып, дошманның артта калдырылган танкларына тылдан удар ясарга карар бирделәр.

Дошман авангарды бригада тарафыннан тулысынча камалып алынганчы фашистларга ярдәмгә яңа танклар группасы килеп өлгерде һәм бригада фактта үзе камалу хәлендә калды. Сугыш бер генә минутка да тынмыйча көне 'буена сузылды, һаваның чиктән тыш эсселеге һәм далада күтәрелгән тузан болыты сугыш барышын күзәтергә комачаулый иде. Элемтә тик радио аша гына булып, башлыча: «Терәп ат!» дигән бердәнбер командага гына кайтып кала иде. Кичкә таба немецлар 48 танкларын югалтып чигенделәр. Сугыштан чыкканнан соң, Кошаев машинасын йөртүче механик:

— Карагыз әле, иптәш командир, безне бик нык кунак иткәннәр, — диде аңар. Ул машинаның бронясында ике йөзгә якын снаряд эзе санады. Сталинград өчен сугышта бригада үзенең данлыклы тарихын әнә шулай башлады. Иделгә ыргылучы фашист дивизияләренә каршы аңа әле тагын күп тапкырлар батырларча сугышырга туры килде. Ноябрьда подполковник Кошаев бригада штабы начальнигы булгач, бу операцияләрнең планнарын үзе төзеп, частьның сугыш хәрәкәтенә үзе җитәкчелек итте.

1943 елгы кышкы һөҗүм вакытында Сталинград өчен гвардия байрагы алган бригада Мценск, Ливна һәм Севск яннарында сугышты. Июль — август айларында Курск дугасында Кошаев, бригада командиры буларак, үзенең танкистларын Орел юнәлешендә сугышларга алып барды. Монда гвардиячеләр беренче тапкыр немецларның «тигр», «пантера» дип аталган яңа авыр танкларын очраттылар һәм бик тиз арада аларны тар-мар итәргә өйрәнделәр.

Аннары бригаданың һөҗүм юлы аның командиры 1941 елда йөрәге әрнеп чигенгән истәлекле урыннардан үтте. Хәзер инде җиңү белән канатланган гвардиячеләр Киев, Житомир, Корсунь-Шевченковский аша көнбатышка таба баралар иде. Бу урыннарда сугышта үзен аеруча күрсәткән өчен, бригада өч орден белән бүләкләнде һәм «Корсуньская» исемен алды.

1944 елның март башында полковник Кошаев Умань янында үзенең танклар отрядын дошман тылларына тәвәккәл һәм кыю рейдка алып китте. Кошаевчылар биш көн буена фашистларны тар-мар итеп йөрделәр, дошманның коммуникациясен һәм элемтәсен өзделәр, аның зур штабын кулга төшерделәр һәм 'челпәрәмә китерделәр, 124 танкысын һәм йөзләрчә гитлерчыны юк иттеләр. Танкистларның биредә уңышлы хәрәкәт итүе фронтның бу участогында оккупантларның зур көчләрен тулысынча тар-мар итәргә булышлык итте.

Рейдта полковник һәрвакыт сугышчылар арасында булды һәм операциягә җентекләп җитәкчелек итте. 8 мартта, бригаданың юлында шартлатылган күпер очрагач, ул үзенең элеккеге инженерлык гадәте буенча аны үзе төзергә кереште. Фашист самолетлары анда совет машиналары тупланганын күреп, алар өстенә йөзләрчә бомба яудырдылар. Кошаев солдатлар белән (бергә ышыкланып яр буена ятты, ләкин шул моментта аның танкысы яна башлады. «Оператив документларны коткарырга кирәк!» — дип уйлады ул һәм ялкын чорнаган машинасына ташланды, әмма бомба шартлау дулкыны аны читкә алып ташлады. Сугышчылар йөгереп килеп аны күтәреп алганда, ул аңын югалткан, бомба кыйпылчыгы аның сул кулын терсәгенә кадәр өзгән иде...

Бу вакыйгадан соң өч көн үткәч, госпитальдә ятканда, Николай Михайлович үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында ишетте. Аңа инде яңадан фронтка кайтырга туры килмәде, һәм ул үзенең аннан соңгы тормышын хәрби-педагогик эшкә багышлады.