Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КАМАЛИЕВ ГАЛИМҖАН КАМАЛИ УЛЫ

Питрәч районының Апакай авыл кешеләре сугыштан соңгы елларда сайлаулар вакытында үзләренең тавышларын бердәм рәвештә Галимҗан Камалиевич Камалнедка бирделәр. Бер үк вакытта РСФСР Верховный Советы депутаты да буларак, ул күп еллар авыл советына җитәкчелек итте. Бөтен тормышын авылы белән бәйләгән председательне колхозчылар хөрмәт итәләр, аның эшенә югары бәя бирәләр. Ул 1919 елда шул авылда туды һәм кече яшьтән колхозда эшләде, 1939 елда шуннан армиягә китте һәм сугыш беткәч, шул авылга үк Советлар Союзы Герое булып кайтты.

Армиядә Камалиев минометчы иде. Сугышка кадәр үк инде ул миномет ротасының иң яхшы сугышчысы булып исәпләнә иде. Фашист илбасарлар белән беренче сугышларда ук ул үзен куркусыз, тапкыр, оста солдат итеп күрсәтте. Озак та үтми аңа сержант званиесе бирделәр һәм миномет расчеты командиры итеп билгеләделәр.

Галимҗан Камалиев хезмәт иткән укчы полк башта фронтның төрле участокларында, ә аннары Кавказда сугышты. Ул вакытта дошман ? Кавказ нефтенә һәм илебезнең көньягындагы ашлыкка иң бай районнарына котырынып ыргылды. Аның басымын -кире кагып, минометчыларга киң далаларда һәм тау итәкләрендә, җитез ага торган тау елгалары, тар үзәнлекләр һәм .сукмаклар арасында сугыш хәрәкәтләре алып барырга туры килде. Болар күнекмәгән, читен шартлар иде. Әмма сугышчылар андый урыннарда да оккупантларны җиңәргә өйрәнделәр. Каты бәрелешләрнең берсендә Камалиев үзенең минометы белән иң хәлиткеч минутта укчыларга ярдәмгә килде. Ул төзәп җибәргән миналар гитлерчыларның зур төркемен кж итте һәм калганнары арасында паника тудырды. Командование аны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде.

Илбасарлар армияләре Кавказдан алып ташланды. Һөҗүм итүче совет гаскәрләре ташкынында Камалиев Кубань, Дон далалары, аннары Украина далалары аша йөзләрчә километр юл үтте.

Немецлар, алдан хәзерләнгән оборона рубежларыннан файдаланып, безнең һөҗүмне туктатырга маташтылар. Бу рубежларның берсендә 1943 елның 26 августында каты сугышлар башланып китте. Камалиев расчеты пехота частена булышлык итте. Аның минометы берөзлексез, төгәл атты һәм бер взвод чамасы гитлерчыны юк итте. Ләкин окопларының нәкъ алдына килеп җиткәч, немец пулеметчылары безнең пехотаны җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр. Командир Камалиевка бу ут нокталарын хәзер үк юк итәргә приказ бирде. Ә минометчыларның төз атуларына һәм җитезлегенә күп нәрсә бәйле иде: байтак солдатлар пулемет утына эләккән, ә калганнары җирдән башларын да күтәрә алмыйлар иде. Менә, берсе артыннан берсе миналар очты һәм, озак та үтмәде, ике пулеметның тавышы тынды. Укчылар, дәррәү кузгалып, дошманның окопларына атакага ташландылар.

Дошманның бүтән ныгытмалары да (беренчесенең язмышына дучар булды. Немецлар нык каршы торып карадылар, ләкин аларның ныклыгы сындырылган иде инде. Чигенеп барган дошманны эзәрлекләгән вакытта, Камалиев миномет утын яудыра бирде.

Нәкъ бер айдан соң, 26 сентябрь кичендә, сержант һәм аның минометчылары, елга аша кичә башлауны көтеп, Днепр елгасының яр кырыенда торалар иде. Укчылар отряды белән бергә алар беренчеләр булып елганың көнбатыш ягына чыктылар һәм шундук, көчләр тигез бул-ма-са да, сугышка керештеләр. Яр буеның кечкенә генә бер участогында, су кырыенда ук, отряд иртә беләнгә кадәр сугышты. Монда безнең һәрбер сугышчыга унар һәм аннан да күбрәк дошман туры килде, чөнки Днепр аша ярдәмгә өстәмә көчләр бик аз чыга алды: немецлар елганы берөзлексез көчле ут астында тоттылар.

Камалиев минометы һәрвакыт алда булды. Укчылар белән бергә Галимҗан елга буена якын килергә маташкан немецларны кире чигендерде, ә яктыргач, отрядның көчләре арту белән, дошманның яр буе ныгытмаларын штурмларга китте. Ул бер станоклы пулеметны ваттырды һәм ике дистәдән артык фашистны юк итте.

Дошманның беренче ныгытмаларын яулап алганнан соң, атакалаучы частьлар елгадан ары киттеләр. Плацдармның мәйданы киңәйде, һәм тиздән сугышчылар алдында Сошиновка авылының ак хаталары күренә башлады. Ләкин немецлар авыл артындагы калкулыкта нык позицияләр биләгәннәр һәм һөҗүм итүчеләрне озакка тоткарлый алалар иде. «Монда иик тиз эш итсәң генә уңышка ирешә аласың»,— дип уйлады Камалиев, расчеты белән калкулык итәгенә якыная барганда. Укчыларның кечкенә бер төркеме дә шушында җыелды. Вакытны бушка уздырмыйча, сержант кулына а^втомат алып беренче булып җирдән күтәрелде, аның артыннан башка солдатлар да торып йөгерде. Барган килеш ата-ата һәм гранаталар ыргытып, алар лачын тизлеге -белән калкулык өстенә менделәр һәм анда урнашып алган немецлар белән сугышка керештеләр. Бу кыска вакытлы һәм рәхимсез сугышта Камалиев үзе җиде фашистны үтерде. Кыю атака уңышлы тәмамланды. Җиңүчеләргә шактый күп трофей эләкте: алар берничә миномет һәм пулеметны, бер тупны кулга төшерделәр.

Яулап алган траншеяларда ныгып урнашып, укчылар һәм минометчылар .көн азагына кадәр немецларның алты контратакасын кире кайтардылар. Калкулыкны яңадан алуга өметләрен җуйган гитлерчылар, аның тирәсендә бик күп кешеләрен югалтып, кичкә та(ба чигенделәр. Гәрчә анда сугышлар тагын бер атна чамасына сузылса да, ул плацдармда инде совет частьларының хәле тәмам ныгыган иде.

Укчы полк Днепрдан көнбатышка таба походын дәвам итте. Ләкин аның сафларында сержант Камалиев юк иде инде. Сугышларның берсендә яраланып, ул госпитальгә керде, һәм шунда ул үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында шатлыклы хәбәр алды.

Яңадан сафка баскач, герой якташыбыз бүтән часть белән илебез чиген үтеп чыкты. Аның юлы Белград, Будапешт һәм Вена аша үтте.