Исемлек
-
САВЕЛЬЕВ Федор Петрович
САДРИЕВ Самат Салах улы
САЖИНОВ Виктор Александрович
САЛИХОВ Гатаулла Салих улы
САЛИХОВ Мидхәт Габдулла улы
САФИН Нәкыйп Сафа улы
САФИУЛЛИН Гани Биккенә улы
САФРОНОВ Петр Сергеевич
СЕНТЮКОВ Николай Петрович
СЕРГЕЕВ Александр Терентьевич
СИНДРЯКОВ Николай Кузьмич
СИТДЫЙКОВ Касыйм Хәсән улы
СОБОЛЕВ Николай Леонтьевич
СОКОЛОВ Леонид Михайлович
СОКОЛОВ Сергей Николаевич
СПИРЬКОВ Степан Петрович
СТАРОВЕРОВ Яков Петрович
СТОЛЯРОВ Николай Григориевич
СУДНИШНИКОВ Михаил Владимирович
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
САДРИЕВ САМАТ САЛАХ УЛЫ
Укчы отделение командиры сержант Садриев Днепрның көнбатыш ярына беренче булып аяк басучы геройларның берсе булды.
1943 елның сентябрь ахыры иде. Воронеж фронты армияләре, илбасарларның каршылык күрсәтүләрен җимереп һәм күп кенә районнарны азат итеп, Киев юнәлешендә Днепрга килеп җиттеләр. Фронт командо-ваниесе, сугышчан бурычны намус белән үтәргә чакырып, сугышчыларга:
«Безнең алда — Днепр. Сез аның дулкыннары тавышын ишетәсез. Анда, көнбатыш ярда, Украинаның башкаласы — борынгы Киев тора. Сез монда, Днепр буена, каты сугышлар, орудие гөрселдәүләре астында, дары төтене аша килдегез... Без Днепр ярында торган бу сәгатьтә бөтен илнең, бөтен халыкның игътибары безгә юнәлгән. Бөек елганың көнбатыш ярында безне совет кешеләре көтә. Бүген чал Днепрның теге ярына — туган Киев өстенә данлы байракларыбызны күтәрик!» — дип мөрәҗәгать итте.
Днепрга килеп җиткәч, пехота, күп кенә участокларда артта калган понтон частьларын көтеп тормыйча, аны кичә башлады. Самат Садриев хезмәт иткән полк елга аша кичәргә хәзерләнгән районда да шундый хәл иде.
Батальон командиры, 24 сентябрьдә төнлә беренче булып елганы кичәргә тиешле штурм группасына кешеләр билгеләү турында приказ алгач, һич икеләнеп тормыйча, сержант Садриев исемен атады. Күп кенә сугышларда командир аны һәрвакыт иң куркынычлы урыннарда күрә һәм бу тыйнак, аз сүзле егетнең батырлыгын сизә иде. Сержантның үз бурычын үтәячәгенә һәм чигенмәячәгенә комбат аз гына да шикләнмәде.
Отделение Днепрны уңышлы кичте, әмма ярга чыккач дошман уты астына эләкте. Елганы кичкән сугышчыларга немецлар пулеметлардан һәм автоматлардан ут ачтылар.
«Иң мөһиме — гитлерчылар янына тизрәк барып җитеп, аларны окопларыннан бәреп чыгару», — дип уйлады Садриев, ярга чыккач. Шунда ук ул:
— Минем арттан!—дип кычкырды һәм алга омтылды.
Самат үзенә төрле яктан ташланган немецларның ничәү икәнлеген санап тормады, алар күп иде. Бер группага ул граната ыргытты, икенче якка автоматыннан атты. Бер юлы дүрт фашист егылды, аннары бишенче, җиденче фашист дөмекте. Саматның иптәшләре дә һәркайсы өчәр-бишәр дошман белән сугыштылар. Солдатлар яраландылар, ләкин моңа берсе дә игътибар итмәде. Алар: «Үзең һәлак бүл, иптәшеңә ярдәм ит» дигән иске солдат мәкаленә турылыклы булып, бер-берсенә ярдәм кулы суздылар.
Дошманның алгы заслоны юк ителгәч, Садриев исән калган солдатларын каршыдан аткан немец пулеметының артына төшәргә дип алып китте. Дошман пулеметчыларын дөмектергәч, фашистларның яңа отряды күренде һәм шунда сержант, пулемет артына үзе ятып, берничә очередь белән немецларны таратты.
Немецлар, яр буендагы бәрелеш белән мавыгып, елгага игътибар бирмәделәр һәм аннан Садриевка ярдәм килгәнне искәрми калдылар. Иллеләп совет сугышчысы, дошман уты йомшарудан файдаланып, елганың уң як ярына чыкты һәм яулап алынган окопларда ныгып урнашты.
Кояш чыгар алдыннан, фашистлар контратакага ташландылар. Немец снарядлары һәм миналары бөтен әйләнә-тирәне теткәләде, ныгытмаларны ватты, окопларны иште. Аннары исерек фашистлар атакага күтәрелделәр. Болар немецларның удар частьларыннан сайланган башкисәрләр иде. Алар плацдармны саклаучыларның пулемет һәм автоматлардан ут ачуларына карамастан, тукталмыйча килүләрен дәвам иттерделәр.
Садриев отделениесенә взводка якын дошман пехотасы һөҗүм итте.
Сугышчыларның бердәм залплары немецларны тоткарлый алмады. Ара кимегәннән-кими барды.
— Ватаныбыз өчен! Илбасарларга үлем! — дип кычкырды Садриев һәм якынлашып килүче гитлерчылар төркеменә граната ыргытты. Бөтен окоплардан гранаталар яуды. Немецлар каушап калдылар һәм кире борылдылар. Шунда командирның:
— Алга! —дигән тавышы ишетелде. Сугышчылар, бер кешедәй булып, фашистлар артыннан ташландылар.
Икенче төнне полкның башка подразделениеләре дә Днепрны кичте, һәм уң як ярның зур участогы совет сугышчылары кулына күчте.