Исемлек
-
САВЕЛЬЕВ Федор Петрович
САДРИЕВ Самат Салах улы
САЖИНОВ Виктор Александрович
САЛИХОВ Гатаулла Салих улы
САЛИХОВ Мидхәт Габдулла улы
САФИН Нәкыйп Сафа улы
САФИУЛЛИН Гани Биккенә улы
САФРОНОВ Петр Сергеевич
СЕНТЮКОВ Николай Петрович
СЕРГЕЕВ Александр Терентьевич
СИНДРЯКОВ Николай Кузьмич
СИТДЫЙКОВ Касыйм Хәсән улы
СОБОЛЕВ Николай Леонтьевич
СОКОЛОВ Леонид Михайлович
СОКОЛОВ Сергей Николаевич
СПИРЬКОВ Степан Петрович
СТАРОВЕРОВ Яков Петрович
СТОЛЯРОВ Николай Григориевич
СУДНИШНИКОВ Михаил Владимирович
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
САЛИХОВ МИДХӘТ ГАБДУЛЛА УЛЫ
Армиягә алынганда Мидхәт Салихов студент, Казан технология техникумында укый иде. Моңардан тыш, ул икенче курстан башлап аэроклубта да укыды.
Армиягә алынганда Мидхәт, әлбәттә инде, очучылар мәктәбенә-эләгергә өметләнде. Ләкин башкача килеп чыкты.
- Командир-артиллерист булуның почеты очучы булудан ким түгел. Артиллерия — сугышның алласы ул,— диделәр аңа.
Военкомат направлениесен алып, студент-технолог артиллерия училищесы курсанты булды. Биредә элеккеге мавыгулар онытылды, һәм Мидхәт яңа эшеняратты. 1942 елда инде ул фронтка җибәрелде һәм артиллерия полкында батарея командиры булды.
Озак та үтми немец-фашист илбасарлары белән сугышлардагы батырлыгы өчен лейтенант Салихов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Артиллеристлар ул чагында бик читен хәлгә эләктеләр, әмма җиңеп чыктылар.
Болай булды ул хәл.
Үз орудиеләренең утын корректирлап торып, Салихов батарея позициясеннән шактый ук алга китте һәм, көтмәгәндә немецлар бәреп кергәнлектән, чолганышта калды. Дошман автоматчылары бер төркем сугышчылар белән лейтенант кергән авылны алдылар һәм кире кайту юлын кистеләр.
Тирә-якны урап алган төнге караңгылык, гәрчә гитлерчылар караңгыда да тынычланмасалар да, чолганыштагыларның хәлен беркадәр җиңеләйтте. Бәрелешләрнең берсендә Салихов пистолеттан атып ике фашистны үтерде, сигез кешедән торган кечкенә отряд төне буе бирешмәде, ә иртә белән совет артиллериясе авылга ут ачты һәм, шул моменттан файдаланып, сугышчылар белән лейтенант үз частена үтеп чыкты. Шуннан соң Мидхәт яңа күзәтү пунктыннан батарея утына җитәкчелекне дәвам иттерде.
Дошманның чираттагы контратакасына Салихов батареясы шундый залплар белән җавап бирде ки, һөҗүм итүче немецларның сафлары күзгә күренеп сирәгәйде. Ләкин фашистлар югалтулар белән исәпләшеп тормыйча һаман алга үрмәләделәр.
Батареядан орудиеләрне беркадәр артка күчерергә рөхсәт сорадылар телефон аша.
- Урыннан кузгалмаска! Снарядлар беткәнче өзлексез һәм тиз атарга! — дип боерды Салихов.
Артиллерия залплары тагын йөзләрчә гитлерчыны дөмектерде. Ә дошман бөтенләй якын ук килеп җиткәч, лейтенант үзе пулеметка тотынды. Дошманның атакасы тзгын тончыкты...
1943 елның җәендә безнең гаскәрләр, дошманны Курок янында тар-мар иткәннән сон, аның чигенүче частьларын эзәрлекләп куалап бардылар. Украина җирен азат итү вакыты килеп җитте.
2 сентябрьдә каты сугышлардан соң Салихов батареячылары, пехота белән бергә, өлкә үзәге булган Сумы шәһәренә килеп керделәр.
Бу көннең шәһәрне азат итүчеләрнең хәтерендә калуы, дошманның аяусыз каршылык күрсәтүе һәм дивизиягә мактаулы Сумская дивизиясе исеме бирелү уңае белән генә түгел иде. Алар биредә фашистларның коточкыч талау һәм ерткычлык күренешләренә дә шаһит булдылар. Ике ел эчендә оккупантлар бай һәм матур шәһәрне хәрабәгә әверелдергәннәр, аның заводларын җимереп бетергәннәр, меңнәрчә кешеләрне җәзалаганнар һәм Германиягә каторгага алып киткәннәр иде.
Шәһәр кешеләре артиллеристларга бик күп фаҗигаләр турында сөйләделәр. Сугышчылар илбасарлар каршында башларын имәгән совет кешеләренең каһарманнарча көрәшүләре хакында да белделәр. Өч комсомолка кызның һәлак булу тарихы барлык солдатларны һәм офидерларны бик дулкынландырды, үләр алдыннан алар палачларның битенә карап, горурлык белән: «Яшәсен Ватаныбыз! Озак хакимлек итә алмассыз!» — дип кычкырганнар.
Шәһәрдә азатлыкка ирешүнең беренче көнендә бик күп кеше катнашкан митинг булды. Анда катнашучылар зур тантана белән мәйданга В. И. Ленинның патриотлар гитлерчылардан коткарып калган бюстын куйдылар. Юлбашчы һәйкәле янында шәһәр кешеләре һәм сугышчылар дошманны тулысынча җиңгәнгә кадәр геройларча эшләргә һәм сугышырга вәгъдә бирделәр.
Сумыдай соң башка шәһәрләр һәм авыллар алынды, яңа рәхимсез сугышлар булды. Ә Днепр янындагы сугышларда батарея командиры Салихов Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Салкын сентябрь төнендә артиллеристлар һәм пехотачылар Днепрга килеп җиттеләр һәм, караңгыдан файдаланып, яр буе куаклыкла-рында ышанычлы ут позицияләре кордылар.
Пехота паромнарны көтеп тормады, салларга, көймәләргә төялеп теге як ярга йөзеп чыкты. Беренче отрядлар йөзә башлау белән, теге яктан снарядлар һәм миналар оча башлады, пулеметлар котырынып такылдады. Аларга җавап итеп Салихов дошманның ут нокталарына, бигрәк тә йөзүче десантчыларга комачау итүчеләренә снарядлар яудырды.
Бер үк вакытта артиллеристлар да, саперлар (булышлыгы белән, теге якка чыгарга әзерләнделәр. Мичкәләр һәм бүрәнәләрдән орудиеләрне күтәрердәй сал ясалды, елгага төшү юллары чистартылды. Ә батарея-нын уң як ярга беренче штурм отрядлары белән чыккан разведчиклары фашистларның кай җирләргә урнашуларын һәм көчләрен күзәтеп белделәр.
Дошман ракеталары Днепр киңлекләрен күз чагылырдай итеп яктыртты. Алар яктылыгында немецлар елгага атып тордылар, ә өстә!? самолетлар бомба яудырды. Ләкин совет частьлары — взвод артыннан взвод, рота артыннан рота — аргы якка йөзә бирде.
Озакламый Салихов батареясына да чират җитте. Беренче орудиене салга кертеп, артиллеристлар елга аша сузылган канат буйлап көнбатыш ярга йөзеп киттеләр. Сал янында ук орудиеләргә җигелә торган атлар йөзде.
Дошман уты өермәдәй кайнады. Әмма сал яр кырыена исән-сау чыгып житә алды. Беренчесеннән соң калган орудиеләрне дә чыгардылар.
- Тизрәк, иптәшләр, тизрәк! Ишетәсезме, безнекеләр атакага бара. Алга, ярдәмгә! — дип ашыктырды Салихов орудиеләрне ярга менгезүче артиллеристларны.
Батарея пехотадан калышмыйча плацдармны киңәйтә барып алга хәрәкәт итте. Аның булышлыгында укчылар барлык контратакаларны кире кайтара алдылар. «Немецларның бер орудиесе һәм пулеметы юк ителде»,—дигән хәбәр алды Салихов ут взводы командирыннан. «Өч пулемет юкка чыгарылды»,— дип белдерделәр икенче взводтан. Батыр-ларча һәм оста сугышып, артиллеристлар ротадан артык оккупантны дөмектерделәр. Яр буендагы сугыш дошманны тулысыңча тар-мар итү белән төгәлләнде.