Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СТАРОВЕРОВ ЯКОВ ПЕТРОВИЧ

Лейтенант Староверов хезмәт иткән артиллерия дивизиясе Башкомандование резервында иде. Шуңа күрә ул фронтның һәрвакыт иң әһәмиятле участокларында, җиңүнең язмышы хәл ителә торган урыннарда сугышты. Сталинград һәм Курск тирәләрендә бу дивизия дошманга зур көч тупланган ударлар ясап, гвардияче исемен алды һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.

Староверов Иделдә батырлык үрнәкләре күрсәтте. Бу сугышларда катнашучыларның: «Идел аръягында безнең өчен җир юк!» — дигән атаклы девизы аңа аеруча якын иде; чөнки аның бөтен тормышы бу бөек елга буенда урнашкан Тәтеш һәм Астрахань шәһәрләрендә үтте.

Полк штабы каршындагы взвод командиры Староверов һәм аның солдатлары — разведчиклар һәм элемтәчеләр — Иделдә берничә айга сузылган сугышлар вакытында бер генә көннәрен дә эшсез үткәрмәделәр. Шуңа күрә батареячылар разведканың начар эшләвенә яки элемтәнең кимчелекләренә беркайчан да зарланмадылар.

Дивизия полклары, дошманның котырынкы атакаларын кире кайтарып озак вакыт оборонада тордылар. Ниһаять, сугышчылар һәм бөтен совет иле өчен бәйрәмгә әверелгән көн килеп җитте. Сүз Сталинград янында 1942 елның 19 ноябренда безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчкән көн турында бара. Артиллеристлар анда төп рольне уйнадылар.

Ул иртәне барлык артиллерия һәм миномет частьлары киң фронтта дошманга ут ачтылар. Немецларның ут нокталары бер-бер артлы тына, ныгытмалары челпәрәмә килә торды. Дошманның каршы атуы сирәкләнгәннән-сирәкләнә барды. Гитлерчыларга соңгы снарядлар җибәрелгәч, пехота атакага күтәрелде. Немец оборонасы эчендә җимерелми калган ныгытмаларны җир белән тигезләр өчен орудиеләр дә пехота белән бер сафта хәрәкәт иттеләр. Староверов үзенең разведчиклары белән бергә һәрвакыт алда барды һәм батареяларга яңадан-яңа цельләр күрсәтте. Артиллеристлар Идел буе далаларында соңгы залп яңгыраганга һәм дошманның камалуда калган армиясе тулысынча капитуляция ясаганга кадәр оккупантларны тар-мар иттеләр.

1943 елның июлендә гвардияче артиллеристлар Курск янында, немецлар атакасының төп юнәлешендә, үлем белән яңадан күзгә-күз очраштылар. Снарядлар һәм бомбалар уты давылы астында, алар ачык позициядән атып, фашист танкларының һәм пехотасының басымын кире кактылар. Дошман тар-мар ителеп, Курскидан еракка алып ташланды. Артиллерия дивизиясе полклары чигенүче фашистларны эзәрлекләп, генерал Черняховский гаскәрләре белән бергә Глухов, Бахмач, Нежин шәһәрләрен азат итеп Днепрга чыктылар.

Сентябрь ахыры иде. Дивизия полклары, Днепр буенда билгеләнгән участокларга урнашып, ут позицияләрен ныгыттылар һәм пехотачыларның елга аша кичүен сакларга әзерләнделәр.

Пехота частьлары салларда, көймәләрдә елганы кичә башлау белән, дошман кулындагы ярдан орудие залплары яңгырады, пулеметлар телгә килде. Совет батареялары да үз чиратларында аларга каршы ут ачтылар.

Староверов, элемтәчеләр һәм разведчиклар группасы белән, балыкчы көймәсендә десантчыларның беренче отряды белән бергә, каршы як ярга юнәлде. Көймә артыннан озын җеп кебек сузылган телефон чыбыгы су төбенә бата барды. Ракеталар белән яктыртылган Днепр өстенә бертуктаусыз снарядлар, пулялар явып торды, ләкин сугышчылар үз эшләрен дәвам иттерделәр.

Артиллерия разведчиклары, пехота атакага күтәрелгәндә батареялар өчен цельләрне аныклап, сулъяк яр белән элемтә урнаштырганнар иде инде. Плацдармда көрәш кызганнан-кызды. Староверов дошманның контратакалары турында хәбәр итеп, цельләрне күрсәтә торды. Менә ул:

— Урман буенда немецларның миномет батареясы урнашкан, аны кичекмәстән җимерергә кирәк, — диде. һәм бер минуттан урман буенда уннарча снарядлар шартлады һәм дошман минометлары тынып калдылар. Исән калган гитлерчылар позицияләрен калдырып табан ялтыраттылар.

— Шулай, яхшы! — дип коррективлады лейтенант Староверов.— Тагын сулгарак бәрегез!

Артиллеристлар аның һәр боерыгын җиренә җиткереп үти тордылар. Пехота плацдармны киңәйтә барды, Староверов һәрвакыт солдатлар арасында булды. Ул, батальон командиры белән тыгыз элемтәдә булып, дошманның теге яки бу ут ноктасын бастыру турында аның үтенечен батареяга җиткерә торды. Озакламый яр буендагы сугышка немецларның танклары һәм авиациясе дә кушылды. Танклар фронтны өзеп совет сугышчыларын елгага кысрыкларга маташтылар. Бомбалар тирә-яктагы бөтен нәрсәне теткә-ләделәр. Староверов элеккечә үк обстановка турында, разведчиклар эзләп тапкан цельләр турында сулъяк ярга хәбәр итә торды. Вакыт-вакыт элемтә өзелде. Ләкин элемтәчеләр, тормышларын куркыныч астына куеп, аны яңадан ялгадылар һәм лейтенантның тыныч тавышын сулъяк ярда яңадан ишеттеләр...

Плацдармда җиңүгә ирешкәнгә кадәр, Староверов артиллерия утына һәр көнне юнәлеш биреп торды. Днепр буенда полк артиллеристлары немецларның дүрт миномет батареясын, уннарча пулемет нокталарын, бик күп пехотасын һәм берничә танкысын юк иттеләр. 1943 елның 17 Октябренда Староверовка Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.