Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СЕНТЮКОВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ

Днепр янындагы сугышлар алдыннан командиры лейтенант Сентюков булган укчы ротада партия-комсомол җыелышы уздырылды. Чыгыш ясаучыларның речьләре кыска булды, һәр сүз хәрби бурычка, партиягә, Ватанга тугрылык анты булып яңгырады. Җыелышта Сентюков:

- Совет Украинасының азатлыгы өчен сугышларда коммунист һәм комеомолецларның алгы сафта булачагына ышанам. Мин үзем, комсомол ец буларак, Ватан өчен тормышымны кызганмаска ант итәм,— диде.

Солдатлар аны игътибар белән тыңладылар, аңа ышандылар. Алар үз командирларының батырлыгын һәм осталыгын яхшы беләләр иде инде. Ул ротаны күп тапкырлар атакага алып барды, иң авыр шартларда да югалып калмый, һәрвакыт дөрес карар кабул итә иде. Николайның офицер булуына да күп түгел иде әле. Пехота училищесына ул сугыш башлангач алынды. (Аңа хәтле ул, Бөгелмә урта мәктәбенең унынчы классын тәмамлап, Сокольский МТСында бер ел тракторчы булып эшләгән иде.) Яшь лейтенант Идел буендагы тарихи сугышларда чыныгу алды. Ул анда илбасарлар белән беренче тапкыр йөзгә-йөз очрашып, батырларча сугышты һәм яраланды.

Инде хәзер алда Днепр операциясе тора иде. Барлык сугышчыларның бердәм омтылышы белән гвардияче дивизия елганың көйбатыш ярында плацдарм яулап алды, анда ныгып калды һәм һөҗүмне көннән-көн ныграк җәелдерә барды. Башка подразде-лениеләр кебек ук, Сентюков ротасы да, дошманның котырынкы контратакаларын кире кайтарып, һаман алга омтылды. Укчыларга һавадан авиация, җирдән артиллерия һәм танк частьлары ярдәм итте.

Гвардиячеләр, оккупантларның каршы торуын җимереп, Днепропетровск өлкәсендәге авыл һәм шәһәрләрне гитлерчылардан бер-бер артлы азат иттеләр. Җирле халык азат итүчеләрне зур шатлык белән каршылады. Алар, фашистлар талавыннан исән калган бакчалардан җиләк-җимеш җыеп, солдат һәм офицерларны сыйладылар. Ләкин бу кунакчыл йортларда озак юанырга вакыт юк, алга, яңа сугышларга ашыгырга кирәк иде...

Сентюков ротасы октябрь башында Анновка авылы янындагы һөҗүмдә катнашты. Авылның бер читендәге биеклектә дошман окоплары сузылып киткән иде. Җирне казып яшеренгән фашистлар үз алларындагы бөтен тирә-юньне пулемет уты астында тотканлыктан, безнең укчыларга башта җиргә сыенырга туры килде.

Менә лейтенант приказы белән бер төркем сугышчы немец окопларына таба шуышты. Алар төгәл һәм кыю хәрәкәт иттеләр. Озакламый бу группа, .беренче траншеяга бәреп кереп, гитлерчылар өстенә гранаталар ыргытты. Тирә-юньгә үлем сибеп торган пулеметлар шундук тынып калды. Сентюков шуны гына көткән иде. Аның сигналы буенча рота сугышчылары иптәшләренә ярдәмгә ашыкты, һәм бер төркем кыю егетләр башлаган эш уңышлы төгәлләнде: окоплар алынды.

Дошман зур югалтуларга дучар булды. Ләкин бер сәгатьтән ул, позицияләрен яңадан кире кайтарырга ниятләнеп, контратакага күтәрелде. Гитлерчыларның пехота һәм танклардан торган зур отряды, обороналарының өзелгән урынын ябып, гвардиячеләрнең һөҗүмен тоткарларга маташып карады. Ләкин моннан берни дә чыкмады.

Лейтенант бинокльдән немецларны күзәтте. Ул ерактагы биеклектән ун танк төшеп үзләренә таба килгәнне күрде. Рота урнашкан җиргә килеп җитәрәк, немец танклары, тукталып, орудиеләреннән ут ачтылар һәм бераздан рота өстенә ыргылдылар. Аларга автоматчылар иярде.

Укчылар дошманга каршы бөтен көчне куеп көрәшергә әзерләнделәр. Позиция хәрәкәткә килде һәм фашистларга каршы көчле ут ачты. Шул чакта дошман отряды, икегә бүленеп, ротаны ике яклап камый башлады. Сентюков полк командиры подполковник Гриневка:

- Безне дошман танклары камый! — дип хә!бәр итте. Полк командирының телефон буенча:
- Ярдәм итәрбез! Нык торыгыз...— дигән сүзләре ишетелде һәм шундук элемтә өзелде, дошман боҗрасы ротаны бөтенләй урап алды.

Укчылар дошманны үз яннарына якын җибәрмәделәр. Николай гитлерчыларга автоматтан ата башлагач, аның янындагы сержант-бронебойщик сафтан чыкты. Николай, автоматын ташлап, танкка каршы ата торган мылтыкны үз кулына алды һәм аны бераз читтәрәк баручы танкка төзәде. Ул, озак төбәп тормастан, берничә тапкыр атты. Танк туктап калды һәм яна башлады. Сентюков дошманның тагын бер танкысын яндырды. Сугыш кырында бер-бер артлы берничә танкны ялкын чорнагач, лейтенант окоптан сикереп чыкты да: «Ватан өчен! Ура!» — дип кычкырып, гитлерчылар өстенә ташланды. Командир артыннан солдатлар күтәрелделәр. Ротаны камап алган боҗра өзелде, һәм дошман чигенергә мәҗбүр булды. Алга таба юл ачылды.

Гвардиячеләр берничә көн буена ял итмичә сугыша-сугыша алга бардылар. 13 Октябрьда тагын танклар атакасына каршы торырга туры килде. Бу юлы алар, рота позицияләренә якын ук килеп, аны юк итәргә маташтылар. Лейтенант Сентюков:

- Гранаталар әзерләргә! — дигән команда бирде.

Беренче танк туфрак ишеп, окоп аша үтте. Ләкин Николай шунда ук аңа танкка каршы кулланыла торган граната ыргытты. Танк тынып калды. Дошман танклары өстенә бер-бер артлы яндыргыч сыекча тутырылган шешәләр, гранаталар очты. Танклар, совет сугышчыларының каршылыгын сындыра алмыйча, кире борылдылар...

Сугышчыларының бер группасын Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим иткәндә, дивизия командиры лейтенант Сентюковны да онытмады. Әмма берничә көннән, штабта батыр сугышчыларны бүләкләү турында Указ килүен көткәндә, алгы линиядән бу батыр офицерның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килеп төште.