Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СИТДЫЙКОВ КАСЫЙМ ХӘСӘН УЛЫ

Капитан Ситдиков Венгрия территориясендә ярты ел буе диярлек дәвам иткән каты һәм өзлексез сугышларның башыннан ахырына кадәр катнашты. 1944 елның Октябренда ул үзе хезмәт иткән часть белән бергә Венгрия чикләрен утеп кергән иде, ә 1945 елның мартында Балатон күле янындагы сугышта батырларча һәлак булды. Соңыннан аның үлемсез батырлыгы иң югары бүләк белән билгеләнде.

Совет җиреннән һәм Балкан илләреннән — Румыниядән, Болгариядән, Югославиядән алып ташланган немецлар Венгриядә тукталып калу өчен бөтен көчләрен куйдылар. Алар анда үзләренең тар-мар ителгән частьлары калдыкларын һәм яңа дивизияләрен китерделәр, ярсу контратакаларга ташланып безнең армияләрнең һөҗүмен тоткарларга маташтылар.

Укчы полкның икенче батальонында өлкән адъютант булып хезмәт иткән капитан Ситдиков иң тәҗрибәле һәм батыр офицерларның берсе санала иде. Татарстанның Чистай районында туып үскән, армиягә кадәр укытучы булып эшләгән Ситдиков илбасарларга каршы сугышның беренче көненнән үк катнашты, Мәскәү янында һәм Украинада сугышты, дүрт тапкыр яраланды.

Венгриядәге беренче бәрелештә Ситдиков батальоны, Запорожье укчы дивизиясенең башка подразделениеләре һәм частьлары белән бергә, дошманның Дебрецен шәһәре янындагы ныгытмаларын штурмлауда катнашты. Дошман оборонасының бу әһәмиятле терәген сындырган өчен дивизия полклары, күп кенә солдатлар һәм офицерлар сугышчан бүләкләр алдылар. Капитан Ситдиков исә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.

Ситдиков батальон командиры приказы буенча !бер төркем солдат белән Тисса елгасын кичте. Елганың аръягында бу төркем бер авылда дошман пехотасын атакалады. Авыл янындагы окопларга барып җитәргә инде күп тә калмаган иде, шул чакта дошман пехотасына ярдәмгә килүче танклар күренде.

— Иптәш капитан, танклар! Ятарга кирәк!—дип кычкырды Ситдиковның янәшәсендә йөгергән бер сугышчы.

Командир туктап калды, һәм берничә солдат шунда ук җиргә ятты. Моны күргәч, Касыйм бер генә минутка да тоткарланырга ярамауны, киресенчә, дошман окопларына барып җитәргә кирәклеген аңлады. Ул шунда ук:

-Минем арттан! Ура! — дип команда бирде.

Якынлашып килгән танклар орудиедән һәм пулеметлардан ата башладылар. Траншеялардан да ату тукталмады. Ләкин отряд, дошманны бер окоптан бәреп чыгарып, артиллеристлар ярдәмендә танклар контратакасын кире какты.

1945 елның январенда Запорожье дивизиясе частьлары Будапештка аяк бастылар. Ситдиков укчылары, бик күп шәһәрләрне азат иткәндә тупланган осталык һәм тәҗрибәләрен кулланып, Венгрия башкаласында урам сугышлары алып бардылар.

Шәһәр районнарын обороналаучы дошман отрядлары совет гаскәрләренә каты каршылык күрсәттеләр. Батальонга еш кына көннәр буе аерым бер йортны яки кварталны штурмларга һәм камап торырга туры килде. Мондый очракларда Ситдиков штурм группаларының атакасына үзе җитәкчелек итте. Февраль урталарына кадәр, Будапешт гарнизонын тулысынча тар-мар иткәнче, шулай дәвам итте.

Ләкин Дунай аръягына алып ташланган немецлар яңадан Будапештка бәреп керергә һәм совет гаскәрләренең Чехословакия чикләренә чыгуын тоткарларга омтылдылар. Шуның өчен бирегә алар көнбатыштагы Англия-Америка фронтыннан 11 СС танк дивизиясен күчерделәр. Балатон күле районында тупланган танклар массасы һәм «Үле баш», «Адольф Гитлер», «Викинг» дивизияләренең башкисәр эсэсчылары һәм башкалар Венгрия өчен көрәштә гитлерчылар командованиесенең соңгы таянычы иде.

Сугыш чорында капитан Ситдиков бик күп кыенлыклар кичерде, ләкин дошманның 6 мартта башланып киткән басымы кадәр кыенлыкны күрергә тур.ы килмәгән иде әле. Икенче батальонга һәр көнне берничә атаканы кире кайтарырга туры килде.

Дивизия частьлары урнашкан Балатон күле һәм Веленце районында дошман безнең позицияләргә йөзләрчә танкларын ташлады. Фашистлар, һичнинди югалтулар белән исәпләшмичә, котырынып алга үрмәләделәр.

13 мартта Тюкреш исемле хутор янында барган каты сугышта Ситдиков, команда пунктыннан китеп, командирсыз калган дүртенче ротага җитәкчелек итте. Аның командасы буенча рота пулеметчылары, дошманның танклар артыннан килүче автоматчылар тезмәсенә ут ачып, аларны машиналардан аерылырга һәм җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр. Озакламый артиллерия уты астына эләккән танклар да кире борылдылар.

Ләкин бер сәгать тә үтмәде, ада атака башланды. Бу юлы эсэсчылар батальон урнашкан җиргә бәреп керделәр һәм аның команда пунктына килеп җиттеләр. Ситдиков, рота урнашкан окопларга флангтан танклар якынлашуын күргәч, күп кешеләрнең һәм бу сугышның язмышын хәл итәчәк кискен минутның якынлашканын аңлады. Ул яндыргыч сыекча тутырылган берничә шешә алып дошманга каршы ыргылды. Ату һәм снарядлар шартлау тавышы астында аның:

- Ватан өчен, җиңү өчен! — дигән сүзләре яңгырады. Уннарча сугышчылар бу чакыруны кабатлап капитан артыннан күтәрелделәр.

Батыр офицер үзенә таба килүче өч танкка яндыргыч шешә ыргытырлык ара калганчы якынлашты һәм ике танкны 1яндырды. Шунда ул каты яраланды. Солдатлар аны окопка алып киттеләр. Ул каты яраланган килеш тә сугышка җитәкчелек итте.

Бу каты сугыш турындагы язмада: «Иптәш Ситдиков, авыр яралануына карамастан, ныклык һәм батырлык күрсәтеп сугышны дәвам иттерде. Ул дошманга каршы утны оста оештырып, аны чигенергә мәҗбүр итте. Дошман 200 дән артык солдат һәм офицерын югалтты. Сугыш беткәндә иптәш Ситдиков батырларча һәлак булды»,— дигән юллар бар.