Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СОБОЛЕВ НИКОЛАЙ ЛЕОНТЬЕВИЧ

Гвардияче бронебойщиклар взвод командиры Николай Соболевның төз атуын күздә тотып:

— Безнең сержант чакырылмаган кунакларны каршылый да, сыйлый да һәм аларны теге дөньяга китәрлек итеп кунак та итә белә,— диләр иде.

Бу сүзләргә җавап итеп, ул дошманнарга нәфрәтнең үзендә Ватан сугышыннан шактый элек, озак еллар мохтаҗлык күрү һәм батрак булып эшләү дәверендә үк туганын әйтә иде.

Чыннан да, тормышта Соболевка күп авырлыклар кичерергә туры килә. Ул Вильнюста туып, яшьлегенең күп өлешен Себердә үткәрә. Җиде яшьтән, 1911 елдан башлап, көтү көтә, Себер байларында батрак булып эшли. Яшьтәшләренең мәктәптә укуларына ул көнләшеп карый, чөнки аның үзенә хәтта мәктәп бусагасын атлап керергә дә мөмкинлек булмый. Шулай аның балачагы һәм яшьлек еллары үтеп китә. Совет властеның җиңүе Николайның тормышын җиңеләйтә, ләкин шулай да аңа 1926 елны армиягә алынганга кадәр кулакларда хезмәт итәргә туры килә.

Казанда хәрби частьта үткән өч ел хезмәт Соболевта тирән эз калдыра. Биредә ул укырга-язарга өйрәнә. Армиядән соң Казанда калып башта повар, аннары зур заводларның берсендә фабрика кухня директоры булып эшли. Аның өчен завод коллективы армиядән соң икенче мәктәп булып әверелә һәм аны партиягә керергә хәзерли. Сугыш алдыннан Соболев Татарстанның Чаллы районында санаторий директоры булып эшли.

Фронтта Николай башта укчы частьта пулеметчы булып сугышты, аннары гвардияче танк бригадасында бронебойщиклар взводы командиры була. Старая Русса һәм Новосокольники янындагы сугышларда ике тапкыр яралана, ләкин сәламәтләнгәч сугышчан дуслары янына яңадан кайта.

Советлар Союзы Герое исемен Соболев Днепрда алды, анда ул хезмәт иткән танк бригадасы совет гаскәрләренең беренче эшелонында елганың көнбатыш ярында плацдарм яулап алуда катнашты.

...Мотоукчы батальон Днепр аша бригада подразделениеләре арасында беренче булып кичә башлады. Сугышчылар дошманның көчле уты астында көймәләрдә, салларда, хәтта бер-берсенә бәйләнгән бүрәнәләрдә көнбатыш ярга йөзделәр.

Елга аша кичә башлауга берничә минут калганда, Соболев үзе белән янәшә басып торган рота командирының снаряд кыйпылчыгы тиеп һәлак булуын күрде. Командирның үлеме сугышчыларны каушатуы мөмкин иде, шуңа күрә сержант, бу хәлне булдырмый калу өчен:

- Ротага мин командалык итәм! Елга аркылы кичүне башлыйбыз! — диде.

Елганың аргы отына чыккан сугышчыларны немецлар җиргә күмелгән һәм куәтле оборона нокталарына әверелдергән танклардан көчле ут ачып каршыладылар. Соболев танкларга каршы сугышка керешкән взводының хәрәкәтенә юнәлеш бирү белән бергә, үзе дә сугыштан читтә калмады. Дошман танкларының урнашкан җирләрен аныклагач, ул бер төркем сугышчылар белән танкларга 50—60 метр ара калганчы шуышырга карар бирде. Бронебойщиклар, тимер чыбык киртәләрне тавыш-тынсыз гына үтеп, кирәк урынга барып җиттеләр. Танклар төн караңгылыгында ачык күренә башлагач, беренче атулар яңгырады. Берничә машинаны ялкын чорнады, аларның икесен броне-бойкадан атып командир үзе яндырды.

Гитлерчылар плацдармны обороналаучы коры җир гаскәрләренә ярдәмгә авиация җибәрделәр. Уннан артык бомбардировщик елганы кичү урынын һәм плацдарм районын көчле утка тоттылар. Бомбалар яр буенда безнең гаскәрләр яулап алган тар сызыкның һәр метрына төшеп, бөтен җир өстен актарып ташладылар. Ләкин совет сугышчылары, зур югалтуларга карамастан, урыннарыннан кузгалмадылар. Аларга елга аша кире чигенергә юл юк иде. Соболев бомбалар шартлавы һәм һавада биегән туфрак болыты эчендә рота биләгән участокны күздән җуймаска тырышты. Ул, пика ясап туп-туры үз өстенә диярлек юнәлгән самолетны күргәч, мылтыкка тотынды һәм аны тиз генә бомбардировщикка төзәде. Мылтык тавышы яңгыраганнан соң, солдатларның шатлыклы тавышлары ишетелде: ялкынга чорналган самолет җиргә кадалды. Озакламый броне-бойщиклар тагын бер «козгынны» атып төшерделәр. Совет сугышчылары налет бетү белән яңадан алга омтылдылар. Дошманның яр буендагы ныгытмалары җимерелде, һәм һөҗүм итүче подразделениеләр ярдан эчкәрәк үттеләр.

Соболев ротасы ярдан ерак булмаган бер кечкенә авылны алгач, немец оборонасының куәтле терәк пункты — Домантово авылына беренче булып барып җитте. Разведчиклар анда дошманның берничә үзйөрешле орудиесе барлыгын әйтсәләр дә, Соболев авылны атакаларга булды. Рота башта авылны читләтеп үтте һәм аннары кинәт аның урамнарына бәреп керде. Бераздан Домантово авылына күрше полк подразделениеләре дә килеп керделәр.

Авылдан куып чыгарылган дошман танклар булышлыгында контратакага ташланды. Фашистлар басымына чыдый алмыйча, Соболевның күршесендәге пехота батальоны чигенә башлады. Ул вакытта инде сафлары бик нык сирәгәйгән Соболев ротасына, авыл кырыенда оборонага урнашып, немецларның бөтен ярсуын үз өстенә юнәлдерергә туры килде, һәр совет сугышчысына дошманның берничә дистә солдаты туры килде, ләкин совет сугышчылары дошманның ударын батырларча кире кагарга хәзерләнделәр. Соңгы боерыкны биргәндә, Соболев:

- Безнең һәммәбезнең дә биредә башыбызны куюыбыз бик мөмкин, ләкин Днепрга бер генә фашист та үтә алмаячак! — диде.

Сугышчылар танкларга бронебойкалардан, пехотага пулемет һәм автоматлардан аттылар, ахырда чират кул гранаталарына җитте. Бу сугыш ахырына ротада сугышчылар бик аз калды. Ләкин атака кире кайтарылды, чигенгән пехота батальоны һәм елга аша кичкән танкистлар яңадан һөҗүмгә киттеләр.

Октябрь ахырына кадәр, авыр яраланып сафтан чыкканга кадәр, Соболев сугышта булды. Озак дәваланганнан соң, ул герой данын казанып Казанга кайтты.