Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СЕРГЕЕВ АЛЕКСАНДР ТЕРЕНТЬЕВИЧ

Воронеж һәм Курск кырларыннан алып Германиягә хәтле булган озак юлда понтон-күпер батальонының отделение командиры Сергеев гаскәрләрне уннарча елгалар аша чыгарды. Ләкин бигрәк тә казакларның тын Доны, Украинаның үз тарихы кебек үк борынгы Днепр, Польшаның гүзәл Висласы һәм безгә ят, салкын Одер аның хәтерендә озак саклана. Аңа бу елгаларның яр буйларында катнашырга туры килгән сугышлар һәм авыр кичерешләр хатирәсен еллар гына юып төшерә алмыйлар.

Казан кинопленка фабрикасы слесаре Александр Сергеев инженерлык частьларында сугышка кадәр үк хезмәт итә иде инде, ләкин Забайкальеда иде һәм дошман белән беренче тапкы|р 1942 елның җәендә Воронеж янында Дон елгасында очрашты. Ел буе, Курск сугышына кадәр, ул биредә күперләр салды, юллар төзеде һәм кырларга миналар куйды, Дон елгасы аша чыккан өчен беренче сугышчан бүләкләр — ике медаль алды.

Шуннан соңгы елның көзендә Сергеев Днепрда булды. Елга янына чыгып, үзенең отделениесе белән ул бик тиз арада елганы кичүгә әзерләнде. 25 сентябрьдә төнлә белән, пехота һәм артиллеристлар отрядын төяп, Александр понтоннардан җыйган паромны доншан кулындагы каршы як ярга алып китте. Ишкәкчеләр бик көчле, ләкин тын, тавышсыз гына иштеләр. Немецлар аларны башта күрмәделәр. Көнбатыш ярга инде ерак та калмады, әмма авариягә очрадылар: понтончыларның елга фарватерын аз белүләре комачаулады — паром сай урынга терәлде.

Елга аша чыга башлауны гитлерчыларның шәйләмәве озакка бармады. Елгада йөзгән понтоннар һәм көймәләрне күреп, алар ут ачтылар, ләкин елганы кичүчеләрнең күпчелегенең эшләре Сергеев һәм аның иптәшләренекенә караганда уңайлырак барды. Десант отрядлары теге як ярга чыгып сугышка керештеләр һәм дошманны кысрыклый башладылар.

Сай төштә хәрәкәтсез мишеньдәй торган паром немецлар өчен җиңел табыш иде. Снарядлар һәм миналар, ә озак та үтми Днепр өстенә килеп чыккан фашист самолетларының бомбалары аны челпәрәмә китерде. Котылырга теләп, сугышчылар суга сикерделәр һәм якынрак булган көнбатыш ярга таба йөзделәр. Сергеев ярга килеп җитә алучылар арасында иде. Яктыргач елга аша чыгу тукталганны күреп, ул исән калган солдатлар төркемен җыйды да сугышучы пехотачыларга ярдәмгә китте. Яңадан караңгылангач кына, понтончылар беренче паромда килгән яралылар белән бергә частька юнәлделәр.

— Кем йөзә? — дип сорадылар яр буеннан. Александр батальонның штаб начальнигы Кравцовның тавышын танып алды һәм:

- Сержант Сергеев, иптәш майор! — дип җавап бирде.
— Бәхетлеләр икән сез. Без сезне үлгән дип санап довольствие исемлегеннән сызып ташлаган идек инде, ә сез, кем әйткәндәй, утта янмый, суда батмый торган булып чыктыгыз...

Озак вакыт, әле Октябрьда да, Днепр артында сугышлар дәвам итте. Биредә Киевтан көньяктарак яр буе участогын яулап алып, безнең гаскәрләр плацдармны киңәйтә бардылар, Украина башкаласын азат итүгә хәзерләнделәр. Барлык бу вакытларда сержант Сергеев от-делениесе сугышчылары дошман уты астында көзге явымлы һәм суык көннәрдә елганы кичү урыннарында фидакарь эшләделәр.

Кырык дүртенче ел кышында Украина җирендәге һөҗүм сугышларында понтон-күпер батальоны гвардияче танкистлар белән бергә барды. Карның еш эрүе сәбәпле, бу кыш һәм иртә яз понтончыларга ял бирмәде. Аларга юл өзекләрендә һөҗүм итүче частьлардан алдарак барырга һәм ярларыннан ташып чыккан елгаларга үзләренең көймәләрен төшерү белән бергә, машиналарны һәм танкларны пычрак диңгезеннән коткарырга, аларны баткак юллардан үткәрешергә дә туры килде...

Польша җирендә совет сугышчыларын озак көткән азат итүчеләр итеп каршы алдылар. 1944 елның июль азагында гвардияче танк полклары Вислага килеп чыктылар. Понтончылар аларны көнбатыш Ярга чыгардылар. Елга аша понтон күпере сузылган, һәм яңадан-яңа отрядлар аргы якта сугышка керәләр иде инде. Шул чакта немецлар яңа көчләр китереп, көнчыгыш ярда елганы кичү районына үтеп керделәр. Ә анда безнең йөзләрчә машиналар, повозкалар тупланган иде. Оборонаны исә бары тик понтончылар һәм тыл шодраэделениеләре сугышчылары гына тотып торды. Әмма алар нык тордылар — фашистлар күпергә үтә алмады.

Көчләр һич тә тигез булмаган шартлардагы бу сугыш көне буена сузылды. Сергеев сафтан чыккан взвод командирын алыштырды һәм үзенең сугышчылары белән яр буендагы авыл кырыена урнашты. Пулеметлар һәм броня тишкеч мылтыклар белән алар авылның икенче кырыен биләгән дошман атакаларын кире кайтардылар.

Төнлә белән аның взводы фашист танклары үтәргә мөмкин булган иң хәтәр участокларга миналар куеп чыкты, һәм бу эш әрәмгә китмәде: шуннан соңгы көнне беренче атакаларында ук немецлар мина кырында ике танкларын югалттылар. Кичкә таба дошман елгадан алып ташланды.

Шуннан соң ярты ел үтте. Висла аръягындагы плацдармнан һөҗүм итеп, совет гаскәрләре немецларның уннарча оборона пунктларын тар-мар иттеләр. 1945 елның январь азагына алар каршында инде Одер елгасы сузылып ята иде.

Батальон бу елга буена килеп җиткәч, понтончыларның һәркайсы: «Менә безнең соңгы елга аша чыгу урыныбыз, ләкин ул, мөгаен, элеккеләреннән читенрәк булыр»,— дип уйлады.

Җылы көннәр һәм снарядлар Одерның кышкы бозын чәрдәкләгәннәр, ә урыны белән елганы бөтенләй диярлек боздан арындырган булып чыкты. Шундый шартларда пехотаның алдынгы отрядлары кем ничек булдыра алса, шулай аргы якка чыкты һәм анда, тиздән ярдәм килүне көтә-көтә, сугыш алып барды. Батальон Вальдгейм авылы янында ашыгыч рәвештә понтон күпере салырга приказ алды.

Саперларның эшен күреп алып, немецлар бу районга артиллерия һәм миномет батареялары утын тупладылар, авиация чакырдылар. Ләкин, атулар һәм бомбага тоту астында, бозлы суда һәм үтә салкын җилдә эшләп, сугышчылар темпны акрынайтмадылар, чөнки алар күп частьларның түземсезлек белән елга аша чыгу сәгатен кешәнлекләрен беләләр иде. Өлкән сержант Сергеев понтончылары күперле паромны егерме минут эчендә әзерләделәр һәм күперне салуда ахырга кадәр катнаштылар.

Озакламый, 30 январьда, бу беренче понтон күпере белән янәшәдә су өстенә яңа агач күпернең свай терәкләре калкып чыкты. Элеккечә үк ут астында булып, Сергеев отделениесе биредә дә үз заданиесен беренче булып башкарды. Төзелеш тәмамланганнан соң, понтончылар күпердә калдылар һәм гаскәрләрне көнбатышка үткәреп тордылар.

Кыска гына донесениедә батальон командиры Александр Сергеевның казанышларын берничә сүз белән болай дип билгеләде: «Одер елгасын кичү чорында ип. Сергеев батырлык, зирәклек һәм командир җитезлеге үрнәкләре 'күрсәтте... Аның отделениесенең кешеләр составы дошманның көчле уты астында, үз командирының фидакарь, героик үрнәгенә ияреп, йокысыз һәм ял итмичә командованиенең сугышчан приказын вакытында үтәүне тәэмин итте».

Әнә шулай Берлин алдындагы су чигендә Сергеев Советлар Союзы Герое булды.