Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СТОЛЯРОВ НИКОЛАЙ ГЕОРГИЕВИЧ

Татарстанда туып үскән Советлар Союзы Геройлары арасында Николай Столяров бу югары һәм мактаулы исемгә ике тапкыр лаек булуы белән берүзе аерылып тора.

Казан аэроклубында бер ел укыган, аннан соң очучылар мәктәбенең тизләтелгән курсын тәмамлаган лейтенант Столяров 1942 елның декабрендә штурм авиациясе полкына билгеләнде. Яңа килгән яшь, тыйнак очучы иде ул анда. Соңыннан ул бу полк белән бөтен сугыш елларын үткәрде.

Кайнап торган сугыш очучыны шундук һәм тулысы белән үз кочагына алды. Великие Луки янында һәм Демьянск плацдармында дошман гаскәрләрен штурмлау Николай өчен инде яңа мәктәп — фронг мәктәбе булды, һәм аның уңышлары беренче бүләк — Вагай сугышы ордены белән билгеләнде.

Яшь офицерның батырлыгы һәм -кыюлыгы Курск дугасындагы сугышларда тулысы белән беленде, штурм полкы анда Белгород юнәлешендә хәрәкәт итә иде. Заданиеләрне частьның иң яхшы очучылары — Газизуллин, Компаниец житәкчелегендә үтәп, ул үзенең сугышчан осталыгын камилләштерә барды. Штурмовикларның төп цельләре дошман танклары булды.

Беркөнне һава разведкасы Шахово авылы янында ике йөзләп немец танкысын һәм пехота төялгән бик күп автомашиналарны күреп алды, алар тигезсез участокларда яшеренгәннәр иде. Аларны атакалауга унике «ИЛ-2» самолеты китте. Зенит батареялары штурмовикларга көчле ут ачтылар, ләкин очучылар курсларыннан борылмадылар. Столяров шартлап торган снарядлар зонасын уңышлы үтеп чыкты һәм, аска таба берничә текә очыш ясап, ике танк һәм ике автомашинаны юк итте.

Бу сугыш азагында Николайның игътибарын куаклар арасына кереп яшеренергә маташкан зур гына озын машина жәлеп итге. «Автоцистерна».— дип уйлап алды ул һәм жиргә хәтле диярлек түбәнәйде. Пушкасының ялкын ялтыратып атуы булды — цистерна яна да башлады.
Икенче көнне алты «ил» дошманның яңа колоннасына һөҗүм итте. Аны атакалап, Столяров бомбалар ташлап һәм туп-пулемет уты белән бер танкны сафтан чыгарды, өч автомашинаны жимерде һәм бер төркем фашистны атып үтерде.

Совет гаскәрләре Белгородка һәм аннан Харьковка һөжүмгә күчкәч, штурмовиклар жирдәге частьларга алга таба юл ачарга булыштылар. Алар дошман оборонасы участокларын -җимерделәр, тупланган танкларын һәм пехотасын эзләделәр, таптылар һәм юк иттеләр. Столяров күп тапкырлар ике «Илюшин»ны разведкага алып барды һәм командованиега кыйммәтле мәгълүматлар алып кайтты.

Немецлар безнең штурмовикларны «кара үлем» дип атадылар, һәм бу «үлемнәр» килеп чыгу белән эфирда һәм чыбыклар буйлап гитлерчы генералларның:

— Юк итәргә! — дигән командалары яңгырый иде. һәм зениткалар котырынып ут ача, «ил»ларга козгыннар кебек «фоккевульфлар», «мессершмиттлар» ташлана... Үз сафларын тыгыз туплап, штурмовиклар атакаларны бердәм рәвештә кире кайтаралар, әгәр дә инде берәр фашист артык очына икән, аны гөгәл атылган снарядлар куып җитә иде.

Фронтта булуының беренче елында немец истребительләре белән күп кенә һава сугышларында Столяров үзенең иптәшләре белән бергә дошманның алты самолетын бәреп төшерде.

Совет армияләре Днепрны үтеп чыккач, Николай штурмовиклар отрядын сугышка инде үзе алып барды һәм сугышларда батырлык үр« «әге, шулай ук теләсә нинди приказны да үтәргә сәләтле командир булу талантын күрсәтте.

«Ип. Столяров һәр очуында батырлык һәм геройльж күрсәтүче менә дигән очучы-штурмовик,— диелә аның сугышчан характеристикасында. —Ул дошманның җанлы көчләрен һәм техникасын зур югалтуларга дучар итә. Иң тәҗрибәле һәм куркусыз очучы буларак, һәрьюлы аеруча катлаулы һәм җаваплы сугышчан заданиеләрне үтәүгә җибәрелә».

Штурмовикларга цель өстендә беркадәр вакыт торуы кыен, бик кыен. Әмма Столяров очучылары өчен объект өстендә 20 һәм хәтта 25 минут булу гадәти нормага әверелде. Аларның атакалары дошманның ихтыярын шул дәрәҗәдә какшатты ки, ул еш кына шул моментта һөҗүм итүче совет пехотасына каршылык күрсәтү сәләтен югалта иде. Шуңа күрә дә үз аэродромнарына кайта торган штурмовиклар артыннан радио аша пехотачыларның кайнар рәхмәт сүзләре яңгырый иде. Корсунь-Шевченковский янында камап алынган немецларны тар-мар итүдә полк бөтен көчләрен куеп хәрәкәт итте.

Участокларның берсендә чолганыштагы дошман, танкларын һәм пехотасын туплап, контратакага әзерләнде. Авиациянең кичекмәстән катйашуы таләп ителде, һәм заданиене үтәргә Столяров кул астында сигез «ил» очып китте.

— Бүген авыр булачак: тоташ болыт, биеклек бары йөз метр гына, кар ява башларга мөмкин, — диде полк командиры, алар һавага күтәрелү алдыннан. — Җибәрмәс тә идем сезне, көтәргә һич тә ярамый бит...
— Бары да тәртиптә булыр, иптәш командир, һавалар нәкъ менә безгә кирәгенчә: немец истребительләре очмаслар, — дип ышанычлы җавап бирде Николай. Тимер юлның Киселевка станциясе янында Столяров дошман танкларын күрде һәм иптәшләрен атакага алып китте. Самолетлар түгәрәк ясап тезелештеләр дә шул хәлдә дошманга һөҗүмне дәвам иттерделәр. Тар-мар ителгән бу отрядтан соң, фашистларның станциядән төньяк-көнчыгыштар ак күренгән танклары һәм автомашиналары да шундый ук язмышка дучар булды.

Украинадагы сугышларда штурмовой полк — гвардиячеләр полкы, ә берничә очучы, шулар арасында Столяров та Советлар Союзы Герое булды. Молдавиядәге сугышлар. Львовны азат итү. һәм менә 1944 елның августында безнең гаскәрләр Висла аша чыктылар. Сандомир плацдармында сугышлар башланып китте.

Висла тирәсендәге җир ут булып янды. Артиллериянең күк күкрәтеп гөрселдәвеннән, бомбалар һәм миналар шартлаудан калтыранды бу жир!. Немецлар русларның инде Висла аръягында булуы белән һич тә килешергә теләмәделәр, котырындылар, өзлексез контратака ясадылар. Ләкин совет сугышчылары гаҗәеп ныклык үрнәкләре күрсәттеләр һәм биләгән плацдарм чикләрен көн саен киңәйтә һәм зурайта бардылар.

Пехотачыларның һәм танкистларның һөҗүменә штурмовиклар булышлык итте. Алар беренчеләр булып немец оборонасына каты ударлар ясадылар. Плацдарм өчен сугышның иң киеренке бер көнендә полк очучылары командованиедан дүрт тапкыр рәхмәт алуга .ирештеләр, Бу көндә аэродромнан чиратлап «ил»ларның дүрт группасы: Советлар Союзы Геройлары Столяров һәм Одинцов командалыгында, өлкән лейтенант Глебов һәм часть командиры Компаниец командалыгындагы самолетлар күтәрелде. Цельгә дошман уты астында якынлашып, штурмовиклар аяусыз батырлык белән фашистларга ташландылар.

— Отлично эшлисез! — диде аларга сугышны күзәтеп торган Бишенче гвардияче армия командующие генерал-лейтенант Җадов радио аша.

Гитлерчылар сугышка үзләренең бөтен авиация көчләрен керттеләр. Бервакыт штурмовиклар группасына дошман истребительләренең зур отряды һөҗүм итте. «Мессершмитт»лар, җиргә бик якыннан очып төшеп, «ил»ларга ташландылар. Очучылар шундук радио аша полк командирының тыныч тавышын ишеттеләр:

— Дикъкать итегез! «Мессер»ларны күзәтегез, сафларны бозмагыз, эшне дәвам итегез.

Истребительләр совет самолетлары боҗрасы эченә керергә өч тапкыр маташып карадылар. Штурмовиклар ут ачып бер-берсен капладылар, әмма бер генә секундка да үз сафларыннан тайпылмадылар. Фашистларның барлык маташулары шуның белән бетте ки, алар, бер машиналарын югалтып, чигенергә мәҗбүр булдылар.

Сугыш чорында Столяров 36 һава сугышында катнашты һәм үзе генә дә ике истребительне һәм бер бомбардировщикны бәреп төшерде, ә биш немец самолетын җирдә юк итте.

Бу куркусыз офицер катнашында дошман белән группалап бәрелешүләрдә фашистларның тугыз машинасы җиргә мәтәлдерелде. Зада-ниеләр үтәүгә ул алып барган штурмовиклар отрядлары үз аэродромнарына һәрвакытта да югалтусыз кайтып керәләр иде.

Висла аръягындагы көчле сугышлардан соң самолетларның курсы Польшага, Германиягә таба сузылды. Дошманның соңгы ныгытмалары, аэродромнары, техникасы — барысы да штурмовиклар бомбасына һәм утына эләкте, һәркөнне иртәдән кичкә кадәр кызу сугышлар булды.

Гадәттәге сугыш эшеннән тыш Столяров инде хәзер полк штурманы иде һәм яңа операцияләр планнарын хәзерләүдә катнаша, яшь очучыларны өйрәтә иде. Әһәмиятле бер юнәлештә полк дошманның Доброслава авылы янын^ да хәзерләнә торган контратакасын өзде. Немецларның танклар группироңкасын тар-мар итү өчен бу юлы тулы сугышчан нагрузка белән, Столяров җитәкчелегендә тугыз «Илюшин» һавага күтәрелде.

Үз -көчләрен һавадан күзәтүдән яшерү өчен, немецлар урманнардан һәм таулы урыннардан файдаланырга тырыштылар. Ләкин безнең очучылар аларның танкларын, бронетранспортерларын бик тиз эзләп таптылар һәм шундук карчыгадай аска ташландылар. Бомбалар һәм снарядлар фашистларның машиналарын яндырды, броняларын ярды. Штурмовиклар пикидан чыкканнан соң, самолетлардагы һава укчылары үз коралларын эшкә җиктеләр. Бу һөҗүм ярты сәгать диярлек дәвам итте. Бөтен участокны төтен кашыды, аның аша шартлау ялкыннары гына күренә иде. Шул рәвешчә дүрт танк, артиллерия бата-реясы юк ителде. Егерме минуттан соң совет частьлары Доброславаны алдылар.

Германия эченә керә барган саен, капитан Столяровка тагын да жаваплырак заданиеләр үтәргә туры килде. 7 март көнне ул дошманның бер төшкә тупланган бик күп танкларын һәм бронетранспортерларын штурмлауга егерме дүрт «ил»д,ан торган группаны алып барды. Атакалаучы самолетлар Нидер поселогы кырыйларында ике рота пехотаны, җиде танкны, зенит орудиеләре батареясын юк иттеләр. Зенит тупларының уты шулкадәр көчле булды ки, Столяров: «Биредә немецлар тагын нинди дә булса объектларын яшермиләр микән?» — дип уйлап алды. Ул бер чокыр итәгендә яшеренгән ниндидер корылмага игътибар итте һәм ана бомба ташлады. Җир шартлап аерылды, төтен баганасы күккә күтәрелде: ул бомба сугыш припаслары складына эләккән булып чыкты.

— Мондый очучы белән горурланырга мөмкин! — диде майор Компаниец, Җиңү көне алдыннанрак Николай Столяровны Советлар Союзы Героеның икенче Алтын медале белән бүләкләүгә тәкъдим иткәндә. Командир үзе дә горурлана ала иде шул, чөнки Столяров элек нәкъ менә аның кул астында очты һәм полкның иң яхшы очучысы булып чыкты бит. Аның сугышчан казанышларының йомгагы соклангыч булды: ул 185 тапкыр сугышчан очыш ясады, шуларда немецларның 52 танкысы, 24 артиллерия батареясы, 200 дон артык автомашинасы, күп кенә складлары һәм меңгә якын фашист солдаты һәм офицеры юк ителде.

...Казанда, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Столяровның туган шәһәрендә, мәшһүр совет скульпторы Мухина бронзадан эшләгән бюсты куелган. Бу монумент Николай Георгиевичның балалык һәм яшьлек вакытлары узган урында— шәһәрнең Киров районында тора.