Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

САВЕЛЬЕВ ФЕДОР ПЕТРОВИЧ

Командиры капитан Савельев булган артиллеристлар 1944 елны һөҗүм сугышларында күп тапкырлар батырлык күрсәттеләр. Әмма сугышчан дан аларга Неман ярларында гына килде. Биредә күрсәткән батырлыклары һәм операцияләрдә оста җитәкчелек иткәне өчен Федор Петрович Савельевка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Капитан Савельев батареясы июль ахырында Белоруссия җирендә дошман оборонасын өзүдә катнашты. Фашистларны эзәрлекләп, дошманның ныгытылган рубежларын берсе артыннан икенчесен штурмлап, артиллеристлар пехота белән бергә омтылышлы рәвештә көнбатышка таба бардылар. Ул батарея белән бергә хәрәкәт иткән укчы частьларның командирлары һәм солдатлары артиллеристларның иң авыр шартларда да ярдәм итәчәкләренә һәрвакыт ышаналар иде. Батарея пехотаның сугышчан сафларында нык торды, немецларның котырынкы контратакаларын кире какты яки фашистларның каршылык күрсәтү учакларын бастырды.

3 июльдә, Минск шәһәре өстендә кызыл байрак җилфердәүдән соң күп тә үтмәстән, сугышлар Литва территориясенә күчте. Гаскәрләр Вильнюска якынлаштылар. Немец командованиесе анда резервтагы дивизияләрен китерде.

Литваның камалуда калган башкаласында каты сугышлар барды. Немецлар шәһәрнең иске тар урамнарында бик нык каршылык күрсәттеләр. Ул вакытта совет сугышчылары Неман елгасына ыргылдылар, алар арасында Савельев артиллеристлары да бар иде. Шунда, урман һәм сазлыклар эчендә сугышып, кечерәк поселок һәм хуторларны азат иткәндә, .капитан еш кына Идел һәм Кама буйларындагы киң кырларны, туып үскән Петропавловский авылын һәм аның күршесендәге татар, рус авылларын исенә төшерде.

Савельев батареясы һәм аның белән бергә хәрәкәт иткән укчы полк 16 июльдә Неман елгасына якынлашты. Алгы подразделениеләргә килгән уңайдан ук елганы кичәргә немецларның көчле уты комачаулады. Алда торган операция планы полк штабында тикшерелгәндә катнашкан Савельев:

— Елганы уңышлы кичү өчен, без, артиллеристлар, барын да эшләрбез. Беренче чиратта дошманның ут нокталарын юк итәргә тәкъдим итәм, — диде.

Бу тәкъдимгә барысы да кушылдылар. Менә елганы кичүгә хәзерлек башланды. Савельев, разведчиклардан гитлерчыларның оборонасы турында җентекләп белешкәч, орудиеләрне яр буена ук чыгарырга һәм ут ачарга приказ бирде. Дошман снарядлары һәм миналары туктаусыз шартлаган ачык позициядә артиллеристлар өйрәнү вакытындагы кебек төгәл һәм бердәм хәрәкәт иттеләр. Монда да командир үзе солдатларга ныклык үрнәге күрсәтте.

Кыска гына вакыт эчендә ул дошманның танкка каршы ата торган берничә орудиесен, биш пулемет оясын җимерде һәм бер ротага якын автоматчысын юк итте. Артиллеристлар утыннан файдаланып, авангардтагы укчы подразделениеләр каршы як ярга уңышлы чыктылар һәм зур булмаган плацдарм яулап алдылар. Неман аша юл ачылды. Укчылар артыннан артиллеристлар кузгалды.

Федор Петровичның батырлыгы турында полк командиры болай дип язды: «Чиктән тыш гайрәт һәм батырлык күрсәтеп, капитан Савельев батареясын елга аша беренче булып чыгарды һәм Неманның сул як ярында сугышчан тәртиптә урнаштырды».

Елганы кичү дошманның өзлексез уты астында барды. Немецлар, көчләрен туплап, үзләренең элекке позицияләрен кире кайтарырга һәм үз якларына яңа совет частьларының кичүенә юл куймаска тырыштылар.

Көнбатыш ярда артиллеристлар, пехотачылар белән берлектә, кыска-кыска ударлар белән хәрәкәт итеп, дошманның терәк нокталарын бер-бер артлы җимереп алга бардылар. Немец оборонасын шул рәвештә какшатып, Савельев батареясын фашистларның елганы утка тота торган биеклекләренә таба алып китте. Пехота булышлыгында бу биеклек штурм белән алынды, һәм артиллеристлар, анда позициягә урнашып, елганы кичүнең куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр.

Дошманның контратакага күтәрелгән солдатлары батарея урнашкан җиргә килеп җиткәч, артиллеристлар, командирлары үрнәгенчә, кулларына автоматлар һәм гранаталар алып, тоташ стена булып тордылар. Алар гитлерчыларның яр буена чыгып, безнең гаскәрләр өстенә артиллерия һәм авиация уты яудырырга маташкан группасын тулысынча юк итәләр. Дошманның диверсиясе өзелде. Безнең гаскәрләрнең төп көчләре Неманны кичә бирделәр.