Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

САФИУЛЛИН ГАНИ БИККЕНӘ УЛЫ

«...Сугышларда генерал Сафиуллин... гаскәрләре аеруча батырлык күрсәттеләр...» Бөек Ватан сугышы елларында бу сүзләр Верховный Главнокомандование приказларында күп тапкырлар чагылды. Сафиуллинчылар ударлары турындагы дан Мәскәү янында һәм Идел буенда, Курск сугышында һәм Днепрда, Балкайда һәм Маньчжуриядә ишетелеп торды.

...Дан казанган генералның балачагы ярлы татар авылында, Иске Кишеттә үтте. Ачлык ятим калган яшүсмер баланы туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр итте. Тәрбиячесез балалар өере белән ул илебез буйлап бер өлкәдән икенчесенә күчеп йөрде, аннары Тургай далаларында казах байларының мал-туарын көтте. Шунда, Тургайда, Ганигә ярдәм итәрдәй кешеләр табылды, аны комсомолга алдылар. 1926 елда ул, моңа кадәр авыл мәчете каршындагы мәдрәсә сабакларын гына алган егет, Казахстан край совпартмәктәбен тәмамлады, партиягә кабул ителде һәм җитәкче комсомол эшенә күтәрелде.

1927 елдан башланган армия хезмәте Сафиуллин тормышының яңа һәм төп этабы булды. Ул — кызыл казакларның беренче дивизиясендә рядовой һәм кече командир, чик буе гаскәрләре отрядында взвод командиры була. Илебез чикләрен саклауда, кулак бандалары һәм басмачылар белән сугышларда яшь командир беренче тапкыр кылыч-на-ганын куллана. 1931 елда хәрби училищены тәмамлап, ун ел буена ул -төрле командирлык хезмәтләрен үти һәм укуын дәвам иттерә. 1941 ел җәендә Гани Сафиуллинга бик күп «кайгылы көннәр кичерергә һәм халыкның ачы хәсрәт чигү .күренешләрен күрергә туры килде; бу вакытта командиры ул булган полк фашистларның каты басымы астында чигенде һәм 'борынгы рус шәһәрләрен — Великие Луки һәм То-ропецны дошман кулында калдырды.

Әмма шул чакта да, иң авыр сәгатьләрдә дә, солдатлар һәм командирлар илбасарлар белән исәп-хисапны тулысыңча өзәргә теләү, халыкның хәсрәт һәм җәфа чигүләре өчен алардаи бик нык үч алырга теләү белән яшәделәр. Бу турыда Сафиуллин окопларда да, Калинин шәһәре янында яраланганнан соң госпиталь койкасында да һаман уйлады, һәм озакламый аның теләге тормышка ашты.

Ноябрь ахырында Сафиуллин полкы Калинин фронтының бер мөһим участогында оборонада тора иде. Биредә безнең оборонаның алгы чиге немец окопларыннан сиксән-йөз метр гына ераклыкта иде. Җиңүләрдән башлары әйләнгән илбасарлар үзләрен бик һавалы, гамьсез тоттылар. Ныгытмаларына һәм аларга куелган часовойларына ышанып, алар, суыктан куркып, авылга урнаштылар һәм йортларга ояладылар.

Беренче уңышлы операцияне -полк 24 ноябрьда төнлә 'башкарды. Караңгы төшкәч, саперлар сиздерми генә дошман ныгытмаларына бару юлларын миналардан арчыдылар. Атака өчен билгеләнгән подразделениелар һәм пехотага ярдәмгә бирелгән артиллерия полкының орудие-ләре башлап кузгалып китү позицияләренә китерелде. Төп юнәлешләргә коммунистлардан һәм комсомоллардан төзелгән штурм группалары куелды.

— Бер генә фашист та ычкынмаска тиеш! — дип кисәтте подразделение командирларын Гани Сафиуллин.

Төнге сәгать өчтә барлык орудиеләр, минометлар һәм пулеметлар дошманга ут яудыра башлады. Өйләрдә йоклап яткан фашистлар һәм аларның каты суыктан блиндажларга, укрытиеләргә кереп сыенган часовойлары көтелмәгән хәлгә дучар булдылар. Беренче булып авылга штурм группалары сугышчылары бәреп керде. Автоматлардан пуля яудырып, гранаталар һәм штыклар белән алар барлык гитлерчыларны соңгы кешесенә кадәр юк иттеләр. Бу сугышны тасвирлап, фронт газетасы сугышчыларга болай дип мөрәҗәгать итте: «Фашистларга бер минут та тынгылык бирмәгез! Дошманны кыю контратакалагыз! Фашистларны Сафиуллин сугышчылары юк иткән кебек дөмектерегез!»

Җиңү белән рухланган полк өч көннән соң үз участогыннан дошманга көтелмәгән яңа төнге удар ясады һәм тагын уңышка иреште. Декабрь аенда Мәскәүне саклаучылар артыннан Калинин фронты гаскәрләре дә һөҗүмгә күчкәч, сафиуллинчылар оста, тәвәккәл һәдо куркусыз сугыштылар. Дошманның оборона линиясен өзеп, полк әйләнеч маневр ясады һәм, урманнар, сазлыклар буйлап унсигез километр үтеп, көтмәгәндә оккупантлар позицияләренә ябырылды. Көчле омтылыш белән көнбатышка таба барып, полк берничә көн эчендә 35 тән артык торак пунктны азат итте, бик күп трофейлар һәм пленныйлар алды.

Алга таба еракка үтәп кергән полк яңа ел алдыннан урманда кунарга туктады. Разведка командирга алда урнашкан авылда танклар һәм күп кенә пехота барлыгын хәбәр итте. Көчләр саны шактый күбрәк -булган немецлар совет гаскәрләренең бу авангардын контратакаларга һәм артка алып ташларга хәзерләнделәр. Сафиуллин радио аша дивизия командирына обстановканы хәбәр итте һәм, командирның ризалыгы белән, дошманнан алдарак эш итәргә карар бирде. Алар, һич кичекмәстән, артиллериясез генә хәрәкәт иттеләр. Чаңгыларда барган алгы отрядлар бер тапкыр да атмыйча авылны чолгап алдылар. Фашистлар һөҗүмне көтмәгәннәр иде. Алар өйләрдән яланөс йөгереп чыгалар, пуля яңгырына эләгәләр һәм шундук кулларын күтәрәләр иде. Ул авылда Сафиуллин сугышчылары 10 төзек танк, 18 орудие һәм күп кенә башка кыйммәтле әйберләр алдылар. Биредә дошман тулысы белән тар-мар ителде. Полкның һәм аның командирының сугышчан даны тагы да ныгыды.

1942 елның җәендә полковник Сафиуллин, инде укчы дивизия командиры булып, көньякта — яңадан хәлиткеч фронтта сугыша. Аның частьлары күп көннәр буена резервларсыз, гаять авыр оборона сугышларында Украина җиренең соңгы карышларында һәм Дон елгасында дошманның алгы отрядларын алга җибәрми тотып тордылар.

Хәлсезләнгән, күп кешесен һәм техникасын югалткан дивизия 20 августта ялга һәм тулыландыруга чыгарылды. Әмма ял итәргә туры килмәде. Биш көннән үк, 25 августта, полклар урыннарыннан кузгалдылар һәм Абганерово станциясе янында немецларның Дон аша чыккан: алгы частьларын каршы алдылар. Шул көннән башлап һәм Сталинград өчен сугышларның азагына кадәр полковник Сафиуллин дивизиясе тарихи сугышта катнашты.

64 нче армия гаскәрләре составында дивизия өч ай буена герой-шәһәргә якынлашу юлларында бөек рус елгасына ыргылган илбасарларның атакаларын кире кайтарды. Биредә ул фронтны өзәргә һәм ут белән, корыч белән совет тыллары буйлап үтәргә омтылган гитлерчылар белән дүрт көн сугышты. Өзеклек томаланды, ә дошманның рейд частьлары тулысы 'белән юк ителде. Сугыш кырында дошманның йөздән артык танкысы калды.

Фронт гаскәрләре белән бергә 19 ноябрьда сафиуллинчылар, үз юлларындагы барлык киртәләрне һәм ныгытмаларны җимереп, алга ыргылдылар. Салкын төннәрдә, буран һәм ут аша хәрәкәт итеп, алар, немецларның чолганып алынган группировкасының үлемгә дучар ителгән боҗрасын кыса төшеп, алга 'бардылар. Уннарча километр карлы даланы, дошманның тау-тау булып өелгән мәетләрен һәм ватылган техникасын артта калдырып, дивизия шәһәр хәрабәләренә килеп җитте һәм аларга кереп оялаган гитлерчыларны штурмлады.

Чолганышта кысыла барган, ләкин әле Гитлер вәгъдә иткән ярдәмгә исәп тоткан немецлар котылу өмете белән каршы тордылар. Сафи» уллинчыларга күп көннәр дәвамында алардан һәр метр җирне сугышып алырга туры килде. Сугышчан осталык һәм тапкырлык белән .алар фашистларны артиллерия җимергән дзотлардан һәм блиндажлардан бәреп чыгардылар, подваллардан һәм ишелгән биналардан чыгып ычкынырга мәҗбүр иттеләр. Дивизия хәрәкәт иткән бөтен участокта дошманның оборонасы җимерелә барды. Совет сугышчыларының өзлексез атакалары дошманга чиксез зур югалтулар китерде. Январь азагында алга баруның һәр адымында безнең частьлар дошманны һаман күбрәк санда пленга ала бардылар.

Беркөнне кичен Сафиуллин штабына немец парламентерлары килде, алар 297 нче пехота дивизиясе командиры үз полкларының калдыклары белән бергә капитуляция ясарга риза булуы турында белдерделәр. Сафиуллинга бу часть һәм аның генералы яхшы билгеле иде. Аларга 1942 елның җәендә Чугуев янында, ә көзен — дала хуторлары районында очрашырга туры килгән иде инде. «Генерал Мориц фон Дреббер үзенең штабы белән дивизиянең жоманда пунктына килгәндә, — дип язды газета фашистларның бирелүе турында,— төнге сәгать икеләр чамасы иде инде. Генералдан:

- Ә сезнең полкларыгыз, солдатларыгыз кайда соң? — дип сорадылар.
Фон Дреббер көлеп куйды:
— Миңамыни бу турыда сезгә сөйләргә! Минем полклар кайда дисезме? Күпмесе исән калса, барысы да инде сездә, полковник әфәнде. Мин барлык солдатларымның коралларын ташларга тиешлекләре турында инде приказ бирдем, әмма алар моны шактый алданра«к эшләделәр...

Бөтенесеннән күренгәнчә, немец генералы яңа обстановкага җиңел күнеккән. Ул күп сөйләүчән һәм хәтта күтәренке күңелле иде.
- Сезгә ничә яшь? — дип сорады ул полковниктан.
— Утыз җиде.
— Шундый яшь, ә карт немец генералын пленга төшерә алды. Мин бу шәһәр янында сезгә пленга төшүче беренче генералмы?
— Русларга плен төшүче беренче генерал,— дип кабатлады полковник,— ләкин, ышанам, соңгысы түгел...
Әңгәмәне телефон звоногы бүлде. Частьлардан хәбәр иттеләр: үзенең генералы җитәкчелегендә румын дивизиясе тулысы белән коралын ташлаган.
— Менә күрәсезме, генерал әфәнде,— диде полковник,— сез соңгысы түгел.

Бу сугыш чорында Сафиуллин дивизиясе дошманның сигез меңнән артык солдат һәм офицерын (шулар арасында ике генералны) пленга алды. Алар алган трофей техникасы исәбендә 102 орудие, 2000 автомашина, 18 самолет бар иде.

Сугышчан заданиеләрне бик яхшы үтәгән өчен, барлык кешеләр составының ныклыгы һәм батырлыгы өчен дивизия гвардияче итеп үзгәртелде, ә аның командирына генерал-майор званиесе бирелде.

Курск дугасындагы сугышта Сафиуллин гвардияче укчы корпус командиры иде. Аның гвардиячеләре Белгород янында геройларча сугыштылар, ватаныбызның башкаласы Мәскәү аларны да, уңышка ирешкән бүтән сугышчылар кебек үк, 1943 елның 5 августында тантаналы җиңү салюты белән билгеләп үтте. Белгородны алу Украина киңлекләренә киң капка ачты. Сафиуллин корпусы Харьковка һөҗүм итүче совет армияләре ташкынында иде. Аның полклары һәм дивизияләре Украинаның Мерефа, Красноград шәһәрләре һәм йөзләрчә башка зур һәм кечкенә торак пунктлар өстенә кызыл байрак күтәрделәр. Чигенеп барган фашистларның үкчәләренә басып, безнең частьлар Днепрга килеп җиттеләр һәм тукталып та тормыйча елга аша чыгарга хәзерләнделәр. Елганы үтүне бер генә көнгә дә кичектерергә ярамый иде, чөнки дошманның уң як ярда ныгып урнашуы мөмкин иде. Фронт һәм армия командованиесе приказлары гвардиячеләрне ашыктырды һәм аларга бу районда Днепр өчен юл салу кебек мактаулы бурычны йөкләде. Урынга рекогносцировка ясаганда, генерал Сафиуллин, бөтен частьларның командирлары белән бергә, елга аша чыгу урыннарын билгеләде. Чыгу средстволарының җитешмәвен исәпкә алып, ул ашыгыч рәвештә кул астында булган барлык материалларны җыярга һәм файдаланырга боерык бирде. Су өстендә тора алырлык бөтен нәрсә файдаланылды.

— Немецлар, мактанып: Волгада руслардан елгаларда оборона тотарга өйрәндек һәм хәзер, Днепрда, руслар үзләренә үпкәләргә тиешләр, дип язалар,—диде Сафиуллин командирларга.—Хәзер безнең бурыч илбасарларга яңа сабак бирүдән: оборона түгел, бәлки елганы кичү сабагын өйрәтүдән гыйбарәт. 24 сентябрьгә каршы төндә елганы кичү башланды. Укчылар белән бергә салларда һәм аз сандагы понтоннарда полк һәм дивизия артиллериясе чыгарылды. Ачык позицияләрдән, пехота белән янәшә торып, батареялар дошманга туп-туры төзәп ут ачтылар.

«Дошман резервларын китерә...» «Көчле контратакаларны кире кайтарабыз...» — дигән донесениеләр килде команда пунктына. Плацдармда сугышучы частьлар ярдәм көтәләр иде. Немецлар командованиесе Сафиуллин корпусына каршы СС «Бөек Германия» танк дивизиясен һәм 123 нче танк дивизиясен китереп куйды. Самолетлар булышлыгында алар плацдармны саклаучыларга каршы тәүлегенә сигезәр-унар тапкыр ташландылар, ләкин һаман да, яр буенда ваттырылган һәм яндырылган уннарча машиналарын калдырып, кире чигенделәр.

Сафиуллинчылар плацдармны саклап калу белән генә чикләнмәделәр. Уң якка чыккан танклар һәм штурмлау авиациясе ярдәмендә алар үзләре һөҗүмгә күчтеләр һәм дошманның ике дивизиясен дә тар-мар китерделәр. Уңышны үстерә барып, корпус артыннан бүтән хәрби берләшмәләр дә алга киттеләр. Уң як ярда ныгып урнашкан частьларны Днепрга куалап төшерү мөмкин түгеллегенә ышангач, немецлар Верхнеднепровск шәһәренә ябышып яттылар. Разведчиклар корпус штабына бу шәһәргә бару юлларында ныклы оборона эшләре алып барылу турында хәбәр иттеләр. Гитлерчылар биредә Днепродзержинск шәһәренә бару юлларын томалау өчен щит булдырырга уйладылар.

Ләкин гвардиячеләрнең һөҗүм темпы фашистларны уздырды. Алдан ук .күзәтелгән һәм немец ныгытмалары әле әзер булмаган участокларга удар ясап, корпус частьлары дошманны оборонада ашык-пошык казылган сай окопларда гына торырга мәҗбүр иттеләр. Сугыша-сугыша барып, пехота шәһәр яныннан ага торган кечкенә елгага килеп җитте һәм аның аргы ягына чыкты. Саперлар шундук күпер әмәлләделәр, алың аша артиллерия батареялары чыгып цельгә якын ук урнаштылар. Аларның дошманга ут яудырып каплап торуыннан файдаланып, пехота атакага ыргылды һәм шәһәрдәге ныгытмаларның тылына чыкты. Тагын бер куәтле ыргылу белән частьлар шәһәрне алдылар һәм анда бик күп трофей кулга төшерделәр. Днепродзержинскига юл ачылды. Генерал Сафиуллин гаскәрләре уң як ярдан һаман ераккарак керә бардылар. Шул вакытта елганы кичүдә аеруча батырлык күрсәткән сугышчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында СССР Верховный Советы Президиумы Указы игълан ителде. Днепрдагы -башка геройлар — корпусның солдатлары һәм офицерлары белән бергә бу югары исемгә Гани Сафиуллин да лаеклы булды.

Днепр яр буйларыннан сафиуллинчыларның сугыш юллары бөтен Украина буйлап һәм туган ил чикләре аръягында еракка сузылды. Алар үзләренең гвардияче байракларын Румыния, Венгрия, Чехословакия буйлап алып бардылар.

Фашистлар Германиясен җиңү салютлары яңгырап үтте, ә генерал Сафиуллин полклары инде Ерак Көнчыгышка барып җиттеләр. Шунда гына — Тын океанда — аларның походы төгәлләнде.