Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

САЛИХОВ ГАТАУЛЛА САЛИХ УЛЫ

1943 елда Татарстан егете комсомолец сержант Гатаулла Салихов Орел өлкәсендә күп кенә рус шәһәрләрен һәм авылларын азат итү өчен барган сугышларда катнашты. Бу вакытта ул Брянск фронтының иң яхшы укчы полкларының берсендә отделение командиры иде.

12 июль — фронт гаскәрләренең һөҗүмгә күчү көне—Салихов өчен истәлекле көн булды. Моңа алар 5 июльдә Курск сугышы кабынган вакыттан ук хәзерләнә башлаганнар иде. Брянскилылар фашист танкларының коточкыч ударына каршы торган күршеләренең батырлыкларына һәм кыюлыкларына сокланып, үзләренә чират җитүен түземсезлек белән көттеләр.

11 июльдә һөҗүм башланыр алдыннан взвод командиры, сугышчыларны һөҗүм турындагы приказ белән таныштырганда, Салихов отде-лениесенә рота атакасы полосасындагы кечкенә генә калкулыкта урнашкан дошман траншеясын алу бурычын куйды.

Солдатларның күбесе төнне йокысыз үткәрде. Җәйге җылы төн үтә «ыска һәм матур иде... Ә тирә-якта атакага соңгы хәзерлек бара: танклар атака позицияләренә чыгалар, пехота колонналары үтә, сугыш при-паслары ташыла иде. Офыкта иртәнге ко;яшның беренче нурлары күренгәндә, нәкъ сәгать дүрттә, артиллерия телгә килде, гвардияче минометлар эшли башлады, һавага штурмовиклар күтәрелде. Немецларның ныгытмаларында төтен болыты күтәрелде.

- Ватан өчен, алга!—дигән команда яңгырады.

Салихов, окоптан иң элек чыгып, отделениесен ротаның уң флангы-сына алып китте. Фашистлар атакалаучыларны ут өермәсе |белән каршыладылар. Немец траншеяларыннан пулеметлар, ә биеклек итәгеннән минометлар өзлексез атты. Салихов отделениесе ике тапкыр миномет залпларына эләкте, ләкин сержант, омтылышлы хәрәкәт итеп, аны һәлак иткеч ут зонасыннан алып чыкты. Баш күтәрергә дә мөмкинлек калмагач, Гатаулла ротаның алга баруына уң флангта урнашкан пулемет һәм немец автоматчылары комачаулаганны күрде. Шунда ул, тормышын куркыныч астына куеп, ип-тәатләрен һәлакәттән коткарып калды. Бу сугыш һәм гайрәтле егетнең батырлыгы турындагы ;язуда түбәндәгечә сөйләнә:

«Салихов, үлем куркынычына игътибар итмичә, станоклы пулемет алып, фашистларга ике йөз метр диярлек ара калганчы якынлашты һәм сан ягыннан өстен дошман (белән сугышка кереште. Башта ул утны пулеметчыларга юнәлтте. Ике-өч минут эчендә немец пулеметы расчеты-ние белән юк ителде. Аннары Салихов пулемет утын автоматчыларга күчерде. Озын-озын очередьлар биреп, ул немецлар урнашкан куаклыкны тарады, дошман автоматчылары тынып калдылар». «Максим»ны яңадан пулеметчыларга тапшырганда, сержант аларга:

- Гитлерчылар башларын күтәрсәләр, патроннарны кызганмагыз! — диде.

Кинәт уң якта тагын немец пулеметы ата башлады. Салихов кабат көрәшкә кереште. Бу юлы ул, кулына снайпер мылтыгы алып, өч пуля белән пулемет расчетының өч солдатын да дөмектерде. Сугышчылар тиз һәм кыю рәвештә алга киттеләр. Ләкин шул чакта дошман пуляларыннан рота һәм взвод командирлары һәлак булдылар, сугышчылар тукталып калдылар. Немецлар исә җирдә яткан цепька төбәп ата башладылар, әйләнә-тирәдә бер-бер артлы миналар шартлады. Рота һәлакәт куркынычы алдында калды. Шул вакыт солдатлар Салиховның:

- Ротага мин командалык итәм! Минем арттан, иптәшләр! — дигән сүзләрен ишеттеләр.

Сугышчылар, яңа командирларына ияреп, тимер чыбык киртәсен үттеләр һәм немец траншеясына бәреп керделәр. Кул сугышы башланып китте. Сержантка берьюлы дүрт фашист ташланды. Ул аларның икесен мылтыктан атып, өченчесен штык белән кадап үтерде. Батыр егеткә дүртенче гитлерчы арттан хәнҗәр белән кадарга хәзерләнгәч, Гатаулла, мылтык приклады белән сугып, аны аяктан екты һәм траншея төбендә дөмектерде. Берничә минуттан соң дошман чигенә башлады, һәм, качып баручы немецларның үкчәләренә басып, рота да икенче траншеяга барып җитте. Дошман белән беренче очрашуда ук яраланган Гатаулла бүтәннәрдән калышмады. Барган уңайга атып, ул тагын өч оккупантны юк итте.

Икенче траншеяны алгач, һөҗүм итүчеләр яуланган рубежда ныгып урнаштылар. Рота полкның башка яодразделениеләренә караганда ярты километрга алда иде. Немецлар, югалткан позицияләрен кире кайтарырга чамалап, ике тапкыр контратакага ташланып карадылар, ләкин уңышка ирешә алмадылар.

Полк килеп җиткәч, Салихов сугышчыларын яңадан атакага алып китте. Рота Большой Малиновец авылы янында немецларның ныгытмаларына флангтан удар ясады һәм авылны алды. Аны алганда, сержант бер үлгән иптәшенең автоматы белән дүрт гитлерчыны теге дөньяга җибәрде.

Эңгер-меңгер төшә башлады, ләкин Салихов һаман алга омтылды. Рота авылга терәлеп торган урман читен немецлардан арчып анда дошманның ике орудиесен һәм өч минометын кулга төшерде.

Төнге караңгылык төшеп сугыш тынгач, арыган сугышчыларга ял бирергә мөмкин булды. Сугыштан чыккач, Салихов көне буена эшләнгән эшләр турында полк командиры подполковник Романенкога сөйләп бирде. «Ротага командир итеп кемне билгеләр икән?» — дип уйлады ул, полк командиры белән сөйләшкәндә. Әмма Гатаулла бөтенләй көтмәгән хәл килеп чыкты: подполковник уңышлы хәрәкәт иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм ротага командир булуын дәвам иттерергә приказ бирде.

Полк тарихы документларында Салихов турында: «Аннан соңгы сугышларда да Салихов чиктән тыш батырлык һәм куркусызлык күрсәтте. Ул, үз ротасына җитәкчелек итеп, Сатуха авылына беренче булып бәреп керде һәм, граната ыргытып, блиндажга яшеренгән өч гитлерчыны юк итте. Аның ротасы авыл тирәсен илбасарлардан чистартты һәм дошманны ике километрга читкә куды»,— диелә.

Немецлар, чигенгәндә үзләрен каплар өчен, взводтан артык автоматчы һәм бер пулемет калдырганнар иде. Батальон командиры кушуы буенча, Салихов ротасы бу группаның тылына үтеп керде. Камалудан бер генә фашист та исән чыга алмады.

Бер кечкенә елга янында полк һәм дивизиянең башка частьлары, һөҗүмне вакытлыча туктатып, оборонага күчтеләр. Анда Салихов, төз атучы сигез солдатны сайлап алып, үзе теләп сугышчан охранениегә барырга булды. Сугышчыларның бу кечкенә генә төркеме бер көн эчендә бик күп гитлерчыны кырып салды. Командир үзе кырыкка якын дошманны юк итте. Яшь командирның сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм инициативасы иң югары бүләк белән бәяләнде — август аенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.