Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СИНДРЯКОВ НИКОЛАЙ КУЗЬМИН

Гвардияче танк бригадасының мотоукчы батальонында лейтенант Синдряков командир булган взвод сугышчылары Днепрга барып җитүне зур түземсезлек белән көттеләр. Курск янындагы сугышларда җиңү белән рухланган танкистлар һәм укчылар, һөҗүмне дәвам итеп, оккупантларга яңа рубежларда ныгып калырга мөмкинлек бирмәделәр. Алар, дошманны армый-талмый эзәрлекләп һәм тар-мар итеп, уннарча авылларны азат иттеләр, Украина шәһәрләренә бару юлларында немецларның обороналарын штурмладылар.

Гитлерчылар көнбатышка та|ба никадәр тизрәк чигенә барсалар, шулкадәр -күбрәк ерткычлыклар эшләделәр. Гвардиячеләр барган юлларында фашистлар яндырган йөзләрчә авылларны, кайчандыр мул җимеш биргән бакчалардагы агачлар калдыкларын һәм һәр җирдә дар агачларын, газаплап үтерелгән кешеләрнең мәетләрен очраттылар. Бригада тагын да омтылышлырак алга барды: сугышчылар дошманнан үч алырга ашкындылар.

Немецлар Днепр тирәсендә үзләренең соңгы ныгытмаларына өмет багладылар. Совет гаскәрләренең һөҗүмен туктату өчен, алар иң көчле дивизияләрен, йөзләрчә самолетларын сугышка ташладылар. Ләкин бу аларга файда бирмәде.

Батальон алдында хәрәкәт иткән Синдряков взводы сугышчылары Днепрга беренче бульш барып җиттеләр. Аларның битләренә, сәламләгәндәй, елгадан дымлы җил бәрде, аяк асларында ак ком шыштырдады. Сугышчыларның карашлары елганың аръягындагы биек текә ярга текәлде...

Взводта төрле милләт кешеләре бар иде. Ләкин бу куәтле елга украинлылар өчен ничек кадерле булса, руслар, казахлар, грузиннар һәм Татарстанның Октябрь районында туып үскән чуваш егете, взвод командиры Синдряков өчен дә шулай ук якын иде. Шунда, Днепр буенда, лейтенант 1942 елны туган авылы Иске Чаллыдан хәрби училищега озатканда әтисенең әйткән сүзләрен хәтерләде. Әтисе аңа:

- Дошманны, Николай, комсомолларча кыр. Без гражданнар сугышында көрәшеп саклап калганны сиңа саклау нәүбәте җитте,— диде. Совет властен акгвардиячеләрдән һәм интервентлардан саклашкан карт солдат улына башкача әйтә дә алмый иде.

Николай бу сүзләрне һәрвакыт күңелендә йөртте һәм хәзер елганы кичү алдыннан да исенә төшерде. Өлкән командирлардан ул көнбатыш ярның ничек ныгытылуы һәм фашистларның бик каты каршылык күрсәтергә хәзерләнүләре турында ишеткән иде. Ләкин ул гвардиячеләрнең Днепрның аръягына аяк басачакларына шикләнмәде.

Елганы кичү 22 Октябрьга каршы төндә башланды. Синдряков взводы сугышчылары, үзләре әмәлләгән салларга корал һәм сугыш кирәк-яраклары төяп, елга аша беренче булып чыга башладылар. Алар артыннан башка подразделениелар дә кузгалдылар. Аннан-моннан укмаштырылган салларны идарә итүе бик кыен булды. Солдатлар, суның каты агымы белән көрәшеп, бөтен көчләренә иштеләр. Аларны немецлар сизеп алганда, яр буе ерак иде әле. Елганы кичү участогында дошманның артиллериясе, миномет батареялары, пулеметлары телгә килде. Бу як ярдан аларга совет гаскәрләре җавап уты ачтылар.

Су һәм утка каршы көрәштә взвод җиңеп чыкты. Саллар ярга килеп төртелү белән, солдатлар шундук җиргә сикереп төштеләр. Судан чыккач, аларның күңелләре күтәрелеп китте. Алар лейтенантка ияреп дошман уты астында өч йөз метрлап алга йөгерделәр һәм шунда окоплар казып җиргә сыендылар. Гитлерчылар совет сугышчыларының кечкенә генә төркемен ул позицияләреннән бәреп чыгарырга маташтылар. Артиллерия ударлары пехота .атакасы белән чиратлаштырылды. Безнекеләр, пулеметлардан, автоматлардан көчле ут ачып, гранаталар ыргытып оккупантларның басымын кире кайтардылар һәм аларны ярга үткәрмәделәр.

- Елганың теге ягыннан безне иптәшләребез күзәтеп торалар. Алар ярдәмгә килерләр. Кире кайтырга юл юк! — диде Синдряков, үзе куркусызлык үрнәге күрсәтеп.

Тигезсез сугыш күп сәгатьләргә сузылды. Совет сугышчылары урнашкан участокны йөзләрчә снарядлар һәм миналар теткәләде. Взводның көчләре кими барды, ләкин исән калган һәр сугышчы өчләтә батырлык белән көрәште. Алар үз бурычларын үтәделәр: батальон елганы кичкәнгә кадәр позицияләрен калдырмадылар. Алар, ярдәмгә килгән подразделениеләр белән бергә, дошманны атакалап, плацдармны киңәйтә бардылар. Сугышлар һәркөнне дәвам итте. Батальон, алга барып, немец пулеметлары өзлексез атып торган калкулыкка якынлашты. Дошманның бу ныгытылган рубежы һөҗүмне тоткарлый иде.

Синдряков взводы коры елга буйлап флангтан биеклек итәгенә китте һәм атака башлау өчен уңайлы моментны көтте. Атакага сигналны безнең батареялар залпы бирде. Биеклек өстендә ут баганалары күтәрелде, калкулыктагы куаклар ялкынга чорналды. Синдряков, моменттан файдаланып, сугышчыларны алга алып китте. Солдатлар, коры елгадан чыгып, соңгы йөз метрлап араны йөгереп үттеләр һәм тау итәгеннән югарыга ташландылар. Артиллерия утыннан зарарланмый калган немец пулеметлары һәм автоматлары телгә килгәч, биеклек яңадан якын килмәслек булып әверелде. Дошман аткан пуляларның яңгыр кебек явуына карамастан, лейтенант һәм сугышчылар, җиргә иелә төшеп, автоматларыннан фашистларга ут ачып, биеклеккә менүләрен дәвам иттеләр. Тау битенә кадәр берничә метр гына ара калды. Немецлар утны тагын да көчәйттеләр. Ләкин Синдряков югалып калмады:

- Бу кабахәтләрне камап алып юк итик! — дип кычкырды һәм бер төркем сугышчыга биеклекне камап алырга приказ бирде.

Лейтенант үзе турыдан-туры утка каршы ташланды. Тагын бер сикерештән соң, взвод биеклектә иде инде. Андагы гитлерчылар юк ителде. Соңгы көрәштә дошман пулясы Николайның күкрәген үтәли тишеп чыкты — ул дошман пулеметы янына ауды.

Сугышчан дуслары Синдряковның пуля тишкән һәм канга манчылган комсомол билетын аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы Указ белән бергә әле дә кадерләп саклыйлар.