Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КАЛАШНИКОВ АНАТОЛИЙ СТЕПАНОВИЧ

Бик күп башка очучылар кебек үк Анатолий Калашников та яшьтән үк авиация белән мавыгуның бөтен стадияләрен үтте. Башта ул, Чистай мәктәпләренең берсендә укыганда авиамодель түгәрәгенә йөреп, иптәшләре «белән ярыша-ярыша катлаулы самолет модельләре ясады. 1936 елда -беренче тапкыр планер белән һавага күтәрелде. Бу — аның язмышын хәл итте. Шуннан соң Анатолий:

- Очучы булам! — дигән ныклы карарга килде.

1938 елны ул комсомол оешмасы рекомендациясе белән Чистай аэроклубына укырга керде һәм, аны тәмамлагач, шунда очучы-инструк-тор "булып эшләргә калды, ә 1941 елның маенда хәрби очучылар мәктәбенә китте.

Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, кече лейтенант Калашников 1943 елның Октябренда штурм авиациясе полкы белән 1 нче Украина фронтына килде һәм дошманның механикалашты-рылган һәм танк берләшмәләренә .каршы сугышларда чыныгу алды.

Штурмовиклар группасында Калашников әһәмиятле автомагистральдә немецларның зур бер танк һәм мотопехота колоннасын тар-мар итүдә катнашты. Зениткалар уты астында самолетлар дошманга берничә тапкыр атака ясадылар. Әле сугыш тәҗрибәсе күп булмаган Анатолий бу бәрелештә зур уңышка иреште: ике танкны, бер автомашинаны һәм берничә дистә фашистны юк итте. Җир өсте гаскәрләренең хәлен җиңеләйткәннәре өчен армия командованиесе очучыларга рәхмәт белдерде.

Калашников еш кына дошман тылына «ауга» җибәрелә иде. Андый очракларда командир аңа һәм аның юлдашына аерым максат билгеләп, маршрут бирми, бары тик очу районын гына күрсәтә иде.

- Сезнең бурычыгыз — дошманны табу һәм юк итү,— ди иде ул аларга.

Иптәше белән бергә шундый бер ирекле очыш вакытында Калашников, немецлар һич көтмәгәндә, Попельня станциясе өстенә барып чыгып,, дошманның хәрби йөкләр төялгән составын бомбага тотты һәм кире кайтканда зур бер ягулык базасын шартлатты.

1944 ел башында, Корсунь-Шевченковский операциясе чорында, сугышчан очышлар бигрәк тә ешайды. Ул чакта Калашников камалуда калган гитлерчыларны штурмлауда һәр көнне катнашты.

Бервакыт шулай, немец таикысын эзәрлекләгәндә, үз группасыннан аерылып калгач, аны дүрт «мессер» атакалады. Анатолий алардан җиңел генә читкә тайпылып теге танкны юк итте һәм кайту ягына борылды. Ләкин аның стрелогы яраланган, идарә итү аппаратлары бозылган иде. Шулай да, Анатолий фашистларның атакасына нык каршы торды. Ул, җир өстеннән үк очып, «мессер»ларның маневр ясау мөмкинлекләрен чикләде һәм, орудиедән, пулеметтан атып, аларны үзенә якын җибәрмәде. Шулай итеп, ул үзенең ярым җимерек самолетын, дошманның өзлексез утка тотуына карамастан, якындагы аэродромга китереп төшерде.

Россошь районында безнең «ил»лар группасы, истребительләр озатуыннан башка хәрәкәт иткәндә, егерме «мессер» белән очрашты. Штурмовиклар, бер-берсенә ут белән булышлык күрсәтеп, дошманның атакасын уңышлы кире кайтардылар. Немецлар, ярсынып, совет машиналары строена бәреп керергә омтылдылар. Ләкин алар штурмовиклардан ачылган ут боҗрасына килеп бәрелделәр. Өч истребитель Калашниковка якынлашты. Анатолий, оста маневр ясап, дошманга караганда уңайрак позиция алды, һәм стрелок Сергей Мирошниченко бер истребительне бәреп төшерде.

Сугышчан заданиене үтәгәндә, очучылар һава шартларының начар булуына игътибар итмиләр, теләсә кайчан дошман тылына очалар иде, Бервакыт Калашников иптәше белән задание үтәргә барганда, бик нык кар ява башлады, көчле буран күтәрелде. Куе болытлар самолетларны бик түбәннән очарга мәҗбүр итте. Ләкин, шуңа да карамастан, очучылар билгеләнгән цельне таптылар һәм, кар пәрдәсенә ышыкланып, дошманның зур бер частен берничә минут эчендә пыр туздырдылар.

Штурмовиклар, немецларның камалуда .калган дивизияләрен тар-мар иткәннән соң, совет гаскәрләренең яңа һөҗүменә булышлык күрсәттеләр. Март аеның беренче көннәрендә, аларның зур булмаган бер группасы Винницадагы аэродромга удар ясады. Калашников ташлаган бомбалар нәкъ дошман самолетлары торган урынга төште, андагы ангар да яна башлады.

Шул ук көннәрдә штурмовиклар чигенеп баручы гитлерчыларның язгы пычракта тоткарланып калган танк һәм автомашина колоннасын тар-мар иттеләр. Цель өстеннән берничә тапкыр очып, Калашников ике танкны яндырды һәм өч автомашинаны юк итте. Атакадан чьжкан чакта, «ил»лар немецларның сан ягыннан өстен булган истребительләр группасын очраттылар, әмма алардан югалтуларсыз котылдылар. Калашников бу бәрелештә бер «мессер»ны бәреп төшерде.

Берничә ай эчендә генә дә Анатолий танкларга удар ясау остасы данын казанды һәм ике орден белән бүләкләнде. Сугышчан заданиелар үтәргә барганда, самолетларның зур группаларына җитәкчелек итү эшен аңа тапшыра башладылар.

Тернополь янында оккупантлар группировкасын тар-мар иткәндә, Калашников командалыгындагы алты «ил» бик уңышлы хәрәкәт итте. Бу самолетлар кыен һава шартларында дошман ныгытмалары өстенә көнгә өчәр-дүртәр очыш ясадылар. Немец командованиесе үз частьларына булышлык күрсәтергә маташа башлагач, безнең лачыннар бу планны өзделәр һәм дошманга сизелерлек яңа ударлар ясадылар.

Анатолий Калашников, полкның ,иң яхшы очучысы буларак, 1944 елның апрелендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителде. Бу вакытта ул немецларның 27 танкысын, йөзгә якын автомашинасын, бик күп солдат һәм офицерын юк иткән иде инде.

Аннан соң штурм полкының юлы Карпат таулары буена таба сузылды. Бу чорда лейтенант Калашников, эскадрилья командиры буларак, үз очучылары белән немецларның оборона рубежларын тар-мар итү һәм аңың Ужгород, Мукачев (янындагы чигенү юлларын утка тоту өчен кыю очышлар ясады.

14 Октябрьда, ул, гадәттәгечә, үзенең группасын объектка алып китте. Ләкин беренче атака вакытында ук самолетка зенитка снаряды тиде һәм зарарланган машина, атылган таш кебек, җиргә төшә башлады.

- Сикер! — дип кычкырды Анатолий, сержант Мирошниченкога.

Аның парашют белән сикергәнен күргәч, командир да машинаны калдырды. Берничә минуттан парашют Калашниковны тау итәгендәге куаклык эченә китереп төшерде. Немецларның эзәрлекләвеннән качып, Анатолий урманның эченәрәк керергә тырышты. Бер тәүлек буена урманда яшеренеп яткач, икенче көнне ул үзебезнең якка таба юл тотты. Тауларда фронт сызыгы тоташ түгел иде, һәм бер көн эчендә Калашников исән-сау килеш совет укчы частьларының алдынгы постлары янына кайтып җитте. Сергей Мирошниченко исә, җиргә төшкәч, фашистларга пленга эләгә, лагерьга озатыла һәм, берничә ай үткәч, аннан качып, һөҗүм итүче Англия гаскәрләре ягына чыга. Ул туган илебезгә сугыш ахырында гына кайта.

1945 елның мартына кадәр Калашников Чехословакия һәм Польша территориясендәге сугышларда катнашты. Ә инде Краков янында полкташлары белән саубуллашып, Анатолий Хәрби һава академиясенә укырга китте.