Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КӘРИМОВ САЛАВАТ ХӘКИМ УЛЫ

Салават Кәримов фронтка рядовой сугышчы булып килде. Әмма берничә ай үтүгә инде, ул, сугышларда батырлык күрсәтеп, офицер званиесе алды һәм батальонга командалык итә башлады.

1941 елның көзендә рядовой Кәримов хезмәт итә торган укчы полк Калинин фронтында каты сугышларда катнашты. Оборона өчен уңай булган һәр рубежны файдаланып, дошманның һөҗүмен тоткарлау бурычы куелган бу авыр көннәрдә Салават үзенең тиңдәшсез кыюлыгы белән кыен хәлләрдә иптәшләрен күп тапкырлар коткарып калды, явыз домшанның уннарча солдатын юк итте. Ул оста снайпер буларак та, оста пулеметчы буларак та танылды, разведкага еш йөрде, атака вакытларында дошман өстенә беренче булып ташланды.

Бервакыт октябрь аенда рота командиры аңа пулемет уты белән подразделениенең оборонада яңа рубежга күчүен тәэмин итәргә приказ бирде. Берүзе генә булса да, Салават калтырап калмады, пулеметтан ут ачып, дошманның берничә атакасын кире кайтарды һәм өч дистәләп гитлерчыны юк итте. Һәр яктан диярлек немецлар тарафыннан чолгасугышчылар гранаталар белән юк иттеләр. Әсир төшкән немецны исән-сау килеш полк штабына алып кайтып тапшырдылар.
Кәримовның күпләгән батырлыклары турындагы хәбәрләр тиз арада бөтен фронт участогына таралды. Бервакыт сугышчылар кече лейтенант янына фашистлар кулындагы авылдан качкан бер хатынны алып килделәр. Мескен хатын илбасарларның ничек итеп колхозчыларны җәберләүләрен, үзенең дүрт яшьлек кызын үтерүләрен сөйләде. Ана газиз баласының җәрәхәтләнеп беткән битле, канга баткан гәүдәсен кулына тоткан да һич аннан аерылырга теләми.

- Мин синең балаң өчен үч алачакмын! — диде Кәримов анага.

Төнлә Салават бер иптәше белән, фронт сызыгын үтеп, немецлар биләгән авылга барып керде. Фашистларның янәшәдәге дүрт йортка урнашканлыгын белеп алгач, разведчиклар шул йортларга юнәлделәр, часовойны тавыш-тын чыгармый гына юк иттеләр, йортлар эченә гранаталар яуды, ә чыгып качарга маташкан гитлерчылар автоматлар утына эләкте. Палачлардан үч алып, кыю сугышчылар иртәнге якта, бер әсир офицер да эләктереп, частька кайттылар. 1941 елның декабренда, Мәскәү янында немец армияләрен тар-мар иткән вакытта, Калинин фронты гаскәрләре дә һөҗүмгә күчтеләр. Бу сугышларда полковник Сафиуллин командалыгындагы часть берничә торак пунктны илбасарлардан азат итте. Полкның авангардында гадәттәгечә Кәримов ротасы барды. Кәримов гел ут астында булды, яраланды, шулай да һаман сафта калды. 28 декабрьда Перлево авылын алу өчен сугышканда шундый хәл булды. Кәримов ротасы авылның көньягындагы биеклеккә урнашып, бүтән подразделениеләрнең хәрәкәтенә булышлык итеп торды. Көч ягыннан өстенрәк булган фашистлар контратакага ташлангач, Кәримов подразделениесе көчле ут ачып, күрше роталарга яңа позицияләргә күчәргә булышты һәм шуның белән хәлне яхшыртуга зур ярдәм итте. Сугышның шушы хәлиткеч моментында кече лейтенант яраланды, шулай да бәрелеш тәмамланганчыга кадәр ротага командалык итүдән туктамады. Погорелко, Харино һәм башка авылларны азат итүдә дә Кәримов ротасы батырлык үрнәкләре күрсәтте.

Январь азагында кече лейтенант Кәримовка сугышта һәлак булган батальон командирын алыштырырга туры килде. 31 январьда аның батальоны Струйское авылы янына беренче булып килеп җитте. Төнлә командир бит сугышчы белән авылны әйләнеп чыкты, дошман саклый торган линия тылында өзек урын табып, сиздерми генә авыл урамына үтеп керде. Көтмәгәндә иң кырый йортка бәреп кереп, аптырашта калган 14 гитлерчыны автоматтан атып үтерде, аннары күрше йортка килде, тәрәзәне ватып, гранаталар ыргытты. Бу вакытта калган сугышчылар башка өйләрдәге фашистларны «уяттылар». Немецлар гарнизонында туган бу паника батальонның фронттан ясаган атакасына булышлык итте. Бу авылда өч йөзләп дошман солдаты юк ителде.

Берничә көннән соң полк Фролово авылын алу өчен көчле сугышлар башлап җибәрде. Немецлар бу авылны үзләренең ныклы оборона пунктына әверелдергәннәр иде. Кәримов батальоны, авыл янындагы берничә пулемет ноктасын юк итеп, авыл урамына беренче булып бәреп керде, һәр йорт өчен көрәш барды. Штурмлаучы группаларның кая һөҗүм итәргә тиешлекләрен күрсәтә-күрсәтә, командир үзе гитлерчыларны гранаталар белән кыра бирде. Инде җиңү якын иде, бәхетсезлеккә каршы, якында гына мина шартлады, аның кыйпылчыклары Салаватның тәнен ярып керде, һәм ул канга буялган кар өстенә егылды.

Яраланганын, шулай ук Советлар Союзы Героеның Алтын Р1олдызы белән бүләкләнүен ишетеп, Салаватның ата-аналары, туганнары һәм авылдашлары аны госпитальдән чыккач, бәлки өйгә кайтып китәр дип көттеләр. Ләкин геройны фронт чакыра риде. Офицерлар курсын тәмамлап, Кәримов озакламый яңадан фронтның алгы сызыгына китте.