Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КОШКИН АНДРЕЙ ЕВДОКИМОВИЧ

Днепрны кичәргә һәм көнбатыш яр буенда дошман оборонасына разведка ясарга задание алганнан соң, кече сержант Кошкинның күңелен ике төрле хис дулкынландырды. Сүз дә юк, киң елгада дошман күзенә эләгү һәм немец укчылары, пулеметчылары өчен аермачык мишень булып калу хәвефе зур иде, ә инде дошман оборонасы ныгытмалары артында, ерак тылда калу куркынычы, үз артыңда иптәшләреңнең булышлыгын тоймау, чигенү өчен ышанычлы, «каты» юл булмау куркынычы тагы да зуррак иде. Әмма шулай булуга карамастан, кече сержантның күңеле шат: командир моны бүтән кешегә түгел, аңарга тапшырды бит, аның бер үзенә генә мондый җаваплы бурыч үтәргә туры килгәне юк иде әле.

Менә бер ел инде, кырык икенче елның җәеннән бирле, Кошкин разведчикның катлаулы, четерекле хезмәтен башкарып килә. Физик яктан таза, чыдам бу сугышчы ерак юл үтүләргә, дошман тылында түземле эзләнүләргә әллә ни кыенлык күрмичә күнекте, немец часовойлары яныннан шәүләдәй сиздермичә үтәргә һәм дошманның серләрен ачарга өйрәнде. Кубаньда һәм Днепрга таба юл алганда, Андрей төрле кыю операцияләрдә катнашты. Ләкин ничектер аңа үзен аеруча күрсәтерлек очраклар булмады, һәм сугышчан казанышлары ягыннан ул бөтен дивизиягә билгеле булган, инде берничә тапкыр бүләкләнгән күп кенә дусларына тиңләшә алмый иде...

Әлеге заданиене Кошкин 29 сентябрьдә кичен алды, бу вакытта разведчиклар, гвардия укчы дивизия частьларыннан алга узып, Днепр янына җиткәннәр иде инде. Ниләр үтәлергә тиешлекне аңлаткач, разведка ротасы командиры өлкән лейтенант Чуев шундук:

— Көймә бар. Хәзер үк кузгалыгыз, дошман әле безнең частьларның яр буена килеп җиткәнен белми, — диде аңа.

Шунысы яхшы — төн караңгы, айсыз иде. Кичен елга өстен томан каплады, гүя ул разведчикны немец күзәтчеләреннән яшерергә вәгъдә итә иде. Тавыш-тынсыз йөзү өчен ишкәкләрне чүпрәк белән урап, Кошкин үз отделениесендәге бер сугышчы белән көймәгә утырды һәм бер минуттан инде алар йөзеп тә киттеләр. Алдан уйлаганга караганда шактый акрынрак йөзәргә туры килде. Томан аларга союзник кына булып чыкмады, ул юлдан да яздыра, тирә-юньне чамаларга да комачаулый иде. Шуның өстенә, йөгерек агым кечкенә көймәне үзенә нык ияртте. Немецлар елга аша атып торалар иде, шулай да елганы кичү уңышлы төгәлләнде.

Кыю сугышчылар килеп туктаган яр буе тын иде. Солдатны көймәдә, биек текә ярның караңгы шәүләсендә калдырып, Кошкин биек яр өстенә менде, тирә-якка карап алды да эчкәрәк, дошман урнашкан төшкә юнәлде.

Яшеренергә мөмкин булган һәрнәрсәдән файдаланып, кай урыннарда түш белән шуышып, разведчик елгадан ераклаша барды. Алда су булганлыктан, оккупантлар әллә ни шикләнмиләр иде, ахрысы, һәр җирдә тавышлар, кайчак металл чыңгылдавы ишетелә. Юллар һәм сукмаклардан, яшеренеп тормыйча, гитлерчылар отрядлары һәм кечкенә төркемнәре үтә.

Көзге озын төндә берничә сәгатьтә Кошкин дошман оборонасы турында күп нәрсә белде. Соңга табарак, машиналар тавышына таба бара-бара, ул авыл янына килеп җитте һәм, сакчы постларын үтеп, авыл уртасына керде. Анда мәктәп тибындагы зур өйгә игътибар итте. Бинаның ике ишеге янындагы часовойлар да, бакчага сыенган машиналар да монда штаб икәнлекне әйтеп торалар иде.

Төн урталары тирәсе булуга карамастан, бер ишектән һаман кереп-чыгып йөриләр, ә йортның икенче өлеше гүя җансыз калган, тик өйалды баскычы янында йөрүче часовой гына тынлыкны боза иде. «Мөгаен, беркем дә юк, яисә фашистлар йоклыйлар», дип уйлады Андрей, һәм шул бинаның эченә кереп карарга булды.

Андрей, пычак белән кадап, часовойны юлдан алып ташлады да әкрен генә ишекне ачты. Зур бүлмәдә беркем юк иде. Ул өстәлдәге папкаларны актарды, бикле ящикларны ватып ачты һәм анда документлар тапты. Эш пеште!

Кире кайтканда, разведчик дошман дозорына юлыкты, Днепрга сугыша-сугыша үтәргә туры килде. Эзәрлекләүчеләрдән ул, ата-ата котылып, яр кырыенда әле бер юнәлешкә, әле икенчесенә ыргылып, көймә янына килеп җитте. Иптәше белән икәүләп, бик кызу ишеп, дошман атып торган хәлдә елга аша чыкты.

- Молодец! Татарстанда да батыр разведчиклар туа икәнен исбат иттең, — дип мактады Андрейны рота командиры, аның рапортын тыңлагач һәм алып кайткан документлары белән танышкач. — Инде генералдан рәхмәт булыр, документлар бик кыйммәтлеләр, — дип өстәде ул.

Берничә көннән соң гвардияче дивизия Днепр өчен сугышлар алып барганда, кече сержант Кошкин, бер төркем разведчикларга командалык -итеп, элек табылган ягулык һәм сугыш припаслары складын юк итү өчен, дошман тылына китте.

Гвардиячеләр, төнлә белән дошманга сиздермичә ун километр чамасы барып, склад урнашкан чокыр янына килеп җиттеләр. Тревога күтәреп өлгергәнче, часовойларны кинжал белән юк иткәч, разведчиклар чокыр төбенә төштеләр. Анда берничәсе немецларның землянкада йоклап яткан сакчылар командасын юк 'иткән арада, икенчеләре снаряд штабельләре һәм мичкәләрдәге ягулык астына шартлаткычлар куйдылар.

Разведчиклар кире кайтканда, батырлар хөрмәтенә почетлы салют-сыман, бик каты шартлау тавышлары яңгырады. Кайткан вакытта алар тагын бер җиңүгә ирештеләр: каршыга очраган гитлерчылар отрядына һөҗүм итеп, өчесен үтерделәр, ә бишесен пленга алдылар.

Дивизия частьлары немецларны яр буеннан һаман ераккарак чигендерде. 9 Октябрьдагы төнге атакада гвардиячеләр фашистларны бик әһәмиятле позицияләреннән — Куцеваловка авылы янындагы ныгытылган калкулыктан бәреп чыгардылар.

Кошкин калкулыкка беренчеләрдән булып менде. Немецлар окобына сикереп төшеп, ул өч фашистны атып үтерде һәм атакалаучыларга комачаулап торган пулеметны граната ыргытып сафтан чыгарды.

Днепрның көнбатыш яры буенда бер ай сугышкач һәм анда илбасарларны җиңгәч, рота командиры аеруча батырлык күрсәткән сугышчыларны бүләкләүне сорап язган язуында кече сержант Кошкин турында болай диде: «Курку белмәс, кыю, тапкыр разведчик, Советлар Союзы Герое дигән исем алуга лаеклы».