Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КСЕНОФОНТОВ АЛЕКСАНДР КУЗЬМИЧ һәм САБИРОВ ХАФИЗ САБИР УЛЫ

Рәсемдә Ксенофонтов А. К.
1940 елның январенда Казан дивизиясе частьларын ак финнар белән сугыш фронтына алып барган эшелонда кече лейтенант Сабиров командалыгындагы пулемет взводы солдатлары Финляндиядә аларны ниләр көткәнлеге турында күп сөйләштеләр. Казан шәһәре, туганнар белән саубуллашулар ераграк калган саен, аларның уйлары да алда торган бәрелешләргә юнәлә барды. Взвод командиры пулеметчыларга фронттагы хәл турында, сугыш шартлары һәм таныш булмаган чит илдә аларны көткән кыенлыклар хакында үзе белгәннәрнең барын да сөйләде.

Әмма барлык кыенлыкларны да алдан белеп буламы соң... Дөреслектә мондагы хәл Фин култыгы бозы өстеннән беренче героик походта ук башта көткәннәрне уздырды.

Командование дивизия частьлары алдына шушы култык буйлап Выборг ныгытмалары тылына үтү бурычын куйды; ул вакытта совет гаскәрләре Вьгборгны штурмларга әзерләнәләр иде. Рус армиясе тарихы мондый боз походының ике генә мисалын белә иде: беренче тапкыр, шулай ук Выборгка, бу боздан Петр I полклары поход ясады, ә икенче тапкыр — Багратион командалыгындагы гаскәрләр Ботник култыгы буйлап Аланд утрауларына үттеләр. Казанлыларга бу данлы походларны кабатларга туры килә иде. Приказ алгач, дивизия полклары 22 февраль төнендә бозга төштеләр һәм авыр сәфәргә кузгалдылар.

- Сугышчан тормышта беренче адымыбызны безгә Кызыл Армия, көне бәйрәме алдыннан ясарга туры килде. Бу поход турында исегездә тотыгыз, — диделәр сугышчыларга командирлар һәм политработник-лар юлга чыгар алдыннан.

Пехотачылар, артиллеристлар һәм танкистлар култык буйлап көндез һәм төнлә, буранда һәм каты суыкта да һаман алга атладылар, машиналарны, сугыш техникасын тирән кардан сөйрәп бардылар. Поход бер тәүлеккә сузылды. 23 февральгә каршы төндә генә частьлар дошман биләгән кыя-ташлы ярга килеп җиттеләр.

Дивизия командиры, полкларны йөрец, чыгып, сугышчыларны бәйрәм белән һәм маршның уңышлы төгәлләнүе белән тәбрикләде. Гомуми шатлык настроениесен частьлар артыннан килеп җиткән почта тагы да күтәрде — ул туганнардан һәм ленинградлылардан хатлар, бәйрәм бүләкләре алып килгән иде. Шуннан соң Сабиров пулеметчылары Ленинградка болай дип яздылар: «Кадерле иптәшләр, әниләр, әтиләр, апа-сеңелләр! Бөек шәһәрнең иминлеге өчен сугышка кергәндә, без сезгә дошман белән каһарманнарча сугышырга вәгъдә бирәбез. Җиңәчәгебезгә ышаныгыз».

Казанлылар алдында авыр бурыч тора иде. Алар кыска гына срокта яр буйларын һәм аның тирәләрендәге утрауларны дошманнан арындырырга, аннары Выборгны Финляндиянең үзәк районнары белән тоташтыра торган юлларга чыгарга тиешләр иде.

Бу сугышларда, ныгытмаларны штурмлауда һәм дошман контратакаларын кире кайтаруда Сабиров пулеметчылары гаять зур батырлык күрсәттеләр. Беренче көннәрдә үк инде кече лейтенант үз подразделениесенең барлык сугышчылары арасыннан Александр Ксенофонтовның аеруча яхшы якларын күрде. Тәкәнеш районының бу утыз яшьлек колхозчысы армиягә запастан, әле күптән түгел, фронтка керер алдыннан гына килгән иде, шулай да ул үз вакытында пулеметтан ату осталыгына яхшы өйрәнеп калганлыгын бик тиз күрсәтте. Батырлыкта, төз атуда һәм финнарның хәйләләрен сизә белүдә взводта аңа тиң юк иде.

Дошман атакалары вакытында Ксенофонтов ашыкмый һәм курык-мый эш итә, финнарның якынрак килгәнен көтеп тора да аларга пуляларны төгәл яудыра иде. Аның «максим»ының төз уты дошманны кырып сала. Атаканы кире кайтарганнан соң, Александр шундук уг позициясен алыштыра, һәм, озак та үтми, ул киткән урында миналар шартлый башлаганда, егет инде әллә кая китеп өлгергән була иде. Взводтагы иптәшләре һәм пехотачылар шундый хәлне «күп тапкырлар күрделәр: дошманнар «бу кыю пулеметчы инде үлгәндер дип уйлап яңадан атакага күтәреләләр, әмма аның үтергеч утына тап булалар иде. Ксенофонтовның теләсә нинди шартларда ышанычны аклавын белгәнгә, взвод командиры һәрвакыт аңа җаваплы заданиеләр тапшыра иде. Әнә шулай Тупурансаари утравын алганда да аның пулеметы һөҗүмнең иң кыен участогында булды.

Батальон, киң сафларга җәелеп, утрауга кичке эңгер-меңгердә ак кар белән капланган ачык тигезлек (буйлап барганда, бөтен өстенлек, уңайлык дошман ягында иде. Кар өстеннән акрын гына баручы сафлар яр буенда куаклар һәм кыя-ташлар арасындагы ныгытмаларына кереп урнашкан финнарның утыннан берничек тә ышыклана алмадылар. Сугышчылар карга бата, аларның юлларында «бозда адым саен су катмаган урыннар һәм киң ярыклар очрый иде. Дошман снарядлары, биек фонтаннар күтәреп, боз катламын ваталар. Кителгән бозлар еш кына кешеләр аяк астында суга чумалар иде.

Һөҗүмчеләр зур югалтуларга дучар булдылар, ләкин дошман атып торса да, ныклык белән утрауга таба бара бирделәр. Алар кыска вакытка гына карга яталар, ә аннары тагы бөтен көчләренә алга омтылалар иде. Батальонга булышлык итеп, пехотага ярдәмгә бирелгән артиллерия батареялары утрауга бертуктаусыз атып тордылар.

Сафлар карга ятып торган моментларда Ксенофонтов үз пулеметы белән алгарак чыга һәм фин пулеметчылары белән кара-каршы көрәшкә керешә, ә икенче флангта шундый ук кыюлык белән взвод командиры үзе эш итә иде. Андагы пулемет расчетының барлык солдатларын дошман уты кырып салгач, ул үзе «максим» янына ятып финнарга пуля сиптерүне дәвам иттерде. Чаңгыларга беркетелгән пулеметны ул берүзе сөйрәде һәм утрау тулысынча алынганга кадәр ата бирде.

Утрауны алганнан соң яңадан материк ярына кайткач, батальон 5 мартка каршы төндә куаклыклар, сирәк агачлар белән капланган һәм диңгезгә карап торган кечкенә генә бер ярымутрауда дошман чолганышына эләкте. Бәхеткә каршы, биредә иске утын склады бар .иде, һәм подразделениеләр ачык аланда бүрәнә штабельләре, утый өемнәре араларына урнаштылар.

Финнар совет сугышчылары отряды оборона биләгән баррикадаларга шундук ташландылар. Алар зур көч белән, хәтта куаклар артына яшеренеп тә маташмыйча, якынлаша бирделәр.

Сабиров оборонаның төрле участокларына бик оста куйган пулеметлар финнарны, ачык аланга килеп чыгу белән, кургаш яңгыры белән каршы алдылар. Пулемет очередьлары тавышына роталарның мылтыктан атулары һәм кул гранаталары шартлаулары кушылды. Дошманнарның алгы сафлары «арга ятты, әмма арттан бүтәннәре якынлашты. Ләкин бу икенче ташкынны да укчылар карга яткырдылар. Шуннан соң, ансат җиңүгә ышанычларын 'бик тиз җуеп, финнар урман ышыгына чигенделәр.

Бәрелеш вакытында совет сугышчылары шуны аңладылар: аларга һөҗүм итүчеләр фин фашистлары — шюцкорчылар икән, ә алар, һәркемгә билгеле булганча, нинди дә булса ганимәттән алай җиңел генә баш тартмыйлар иде. Кире кайтарылган беренче атакадан соң икенчесе, аннары өченчесе кабатланды...

Батальон командиры таң атканчы чолганыштан чыгарга кирәк дигән карарга килде. Аның приказы буенча роталар дошманның сафлары хәлсезрәк булган бер юнәлешкә удар ясадылар, ә заслонда калдырылган Сабиров взводы дошманны калган участокларда тоткарлап торды.

Урман авызында, аланда финнар төркем-төркем булып бер урыннан икенче урынга йөгерештеләр. Автомат пулялары, әледән-әле пулемет щитларына бәрелеп торганлыктан, башны күтәрергә дә ирек бирмәде. Сабиров яраланды һәм «максим» янында берүзе калды, ләкин утны туктатмады. Командирдан ерак түгел бер урында Ксенофонтов та пулемет янында берүзе иде.

Атышларның ерагая баруыннан батальонның дошман боҗрасыннан ычкына алганлыгын аңлап була иде, шуңа күрә Сабиров үз карамагындагы пулемет расчетларына да китәргә приказ бирде. Озак та үтмәде, финнар каршында Сабиров белән Ксенофонтов икәү генә калдылар.

- Батальон чолганыштан чыгып беткәнчегә кадәр, мин монда калам, ә син бар, чиген, — дип кычкырды командир аңа. Моңа җавап итеп, пулеметчик:
- Иптәш кече лейтенант, рөхсәт итегез... — дип сүз башлаган иде, Сабиров аны бүлдерде:

- Кызылармеец Ксенофонтов, чигенергә приказ бирәм! Урманда куаклар арасыннан барганда, Ксенофонтов әле шактый вакыт артта финнарның автоматтан атуларын һәм таныш пулемет тыкылдавын ишетеп торды. Һәм, ниһаять, анда атышлар бөтенләй тынгач, ул чиксез аяныч белән, командирның һәлак булганлыгын аңлады...

Икенче көнне батальон бу ярымутрауны яңадан алды. Кичәге көнне взвод күп санлы финнарга каршы торган урында иптәшләре геройның гәүдәсен эзләп таптылар. Сабировның тәнендә уннарча пуля һәм пычак җәрәхәте эзләре бар иде: шюцкорчылар, күрәсең, аны авыр яраланган хәлдә кулга төшергәннәр, ерткычларча җәзалаганнар һәм суйганнар.

Шуннан соңгы бәрелешләрдә пулеметчылар үзләренең һәлак булган командирын хәтерләп сугыштылар. Яр буенда дошманның соңгы терәк пунктларының берсе — Вила-йоки авылы өчен көчле сугыш берничә көнгә сузылды.

Кече лейтенант Ибраһимав батареясы булышлыгында пехота авыл каршындагы тирән карлы уйсулыкны зур читенлек белән үтте һәм авыл кырыендагы йортлар арасында сугыша башлады. Составында Ксенофонтов булган рота урам буйлап орудие белән бергә хәрәкәт итте. Артиллеристлар финнар кереп оялаган һәм һөҗүм итүчеләргә ут яудырган йортларга туп-туры төзәп аттылар. Снарядлар дошман снайперлары һәм пулеметчылары яшеренгән йортларны җимерделәр, ә җимерек стеналар арасында дошманны укчылар һәм үз пулеметы белән Ксенофонтов дөмектерде. Шул рәвешчә бер йорттан икенчесенә, снарядлар шартлавы артыннан барып, пехота авыл үзәгенә таба хәрәкәт итте.

«Урман складын алу өчен без аз көч куймадык, — дип искә төшерә Вилайоки өчен барган сугышларны батарея командиры Ибраһимов.— Авыл янындагы биеклектә агачлар һәм валуннар арасында урнашкан бу оклад чын-чыннан крепость иде... Монда пулеметчы Ксенофонтов бик шәп сугышты. Станковый пулеметы белән ул флангтан килеп чыкты һәм утын штабельләре артына яшеренгән дошманнарны кырды, ә алар штабельләрдә ату өчен амбразуралар ясаганнар иде».

Пулеметчының геройлыгын рәсми документтан алынган түбәндәге сүзләр дә раслый:

«12 марттагы сугышта ип. Ксенофонтов дошманның көчле уты астында берүзе пулеметын сөйрәп пехотадан алгарак чыгарды һәм дошманның ут нокталарын юк етте, шуның белән пехотага алга барырга мөмкинлек бирде».

Бу — Ксенофонтов тормышында һәм Казан дивизиясе частьларының сугышчан тарихында Финляндиядәге соңгы сугыш булды. Каты бәрелешләрдә авыр яраланган -пулеметчы госпитальдә бер тәүлектән соң, 13 мартта үлде; ул чакта вакытлы килешүгә кул 'куелган һәм фронтта тынлык урнашкан иде инде. Җиңүдән соң озак та үтмәде ленинградлылар фронттан кайтучы Казан дивизиясе частьларын тантаналы рәвештә каршы алдылар, һәм җиңүче-сугышчыларның батырлыкларын билгеләп үткәндә, каһарман пулеметчылар — Советлар Союзы Геройлары Хафиз Сабиров белән Александр Ксенофонтовны да искә төшерделәр.