Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КАТИН НИКОЛАЙ АНДРЕЕВИЧ

«Партия оешмасыннан мине.ВКП(б) членлыгына кандидат итеп алуны үтенәм,— дип язды 1945 елның 6 апрелендә үзенең үтенечендә өлкән лейтенант Николай Катин.— Сугышта коммунист дигән бөек исемне намус белән аклармын. Әгәр үлсәм —мине коммунист дип исәпләвегезне үтенәм».

- Нык тукмадың син фашистларны, комсомолларча. Ышанам, хәзер син, коммунист булгач, аларны таты да катырак кыйнарсың,— диде партбюро секретаре, аның үтенечен алып.

Әйе, йөрәге янында комсомол билетын йөртеп, Николай Катин сугышларда данлы юл үтте.

Үсмер чагыннан ук, Зеленодольск урта мәктәбеннән ул 1942 елда турыдан-туры хәрби училищега керде, ә бер елдан инде Днепр яр буйларында сугышты. Сугышларда өч тапкыр яраланды, шулай да сафка кире кайтты.

...1944 елның 20 Октябренда Николай хезмәт иткән полк Көнчыгыш Пруссиягә барып керде. Солдатларның йөзләрендә шатлык балкыды:

алар аяк астында дошман җире; шушы җирдән инде дөньяга яман чир үрмәләп чыкты... Таң аткач, һавада йөзләрчә совет самолетлары күренде. Алар һичтуктаусыз берничә сәгать буе дошман траншеяларын, юлларны һәм тылларын бомбага тоттылар. Аннары артиллерия гөрселди башлады. Ут валы артыннан пехота атакага кузгалды һәм, күп санлы киртәләрне үтеп, немецлар оборонасының беренче линияләрен өзде.

- Менә ул, Германия! Озакламый җиңү дә булыр. Әмма бу каһәр төшкән җирдә безгә әле күп кан ксиярга туры киләчәк,— диде Катин, үзенең пулемет ротасы солдатларына, чик сызыгы артта калгач.

Көнчыгыш Пруссия тоташтан диярлек тимер һәм бетон белән ныгытылган бердәм зур крепостьсыман иде. Аны бер кырыеннан икенчесенә кадәр бөтен территориясен кискәләп үткән куәтле валлар һәм оборона корылмалары киртәләп тора иде. Калкулыклар һәм елгалар, хуторлар һәм шәһәрчекләр, дотлар һәм бронялы оялар, миналы кырлар һәм траншеяләр белән ныгытылган терәк пунктларга әверелдерелгәннәр иде.

Катин ротасы пулеметчылары барлык сугышларда укчылар белән бергә бардылар. Гитлерчылар гаять көчле каршылык күрсәттеләр. Чөнки совет гаскәрләренең һам>ан алга барулары белән бергә фашистлардан үчне алу сәгате дә якынлашты, чигенергә инде урын калмаган иде...

Поботен авылы янында немецлар полкның алга баруын озакка тоткарладылар. Катин бер расчет пулеметчылар белән алгарак чыкты. Пулеметчылар яшеренеп ныгытмалар янына килделәр һәм дошманга якында гына уңайлы позиция биләделәр. Бу тәвәккәл адымның уңышы дошман беренче тапкыр контратакага күчәргә омтылганда ук күренде.

Атака алдыннан немецлар ачкан ут зонасыннан ышыкта калган хәлдә, пулеметчылар үзләре өстеннән снарядлар һәм миналар очуы туктаганны һәм дошман пехотасы килеп чыгуны көттеләр. Ниһаять, гитлерчылар траншеяларыннан күтәрелделәр. Полк аларны (бердәм ут белән каршылады. Катин пулеметы гына тып-тын торды.

— Якынгарак килсеннәр, шулай дөресрәк булыр,— диде Николай иптәшләренә.

Менә атакага баручыларның тыгыз сафлары белән алар арасы җитмеш метр чамасы гына калды, һәм шул чакны «максим» телгә килде. Аның дошманга туп-туры төзәп аткан пулялар яңгырына очраган немецлар сафы чуалды һәм кире борылды. Бу рубеж янында аларньщ атакалары тагын берничә тапкыр сүндерелде. Батыр пулеметчылар позициясенә күп тапкырлар ут өермәсе ябырылды, ләкин аларны берни дә чигенергә мәҗбүр итә алмады.

Ниһаять, фашистларның көче бетте. Инициатива безнең полкка күчте. Ул дошман ныгытмалары полосасы аша үтеп чыкты һәм алга юнәлде. Фашистларның күп кенә сугыш припаслары, орудиеләре кулга төште һәм байтак солдаты пленга алынды. Ә иң мөһиме — тирә-яктагы хуторларда һәм алпавыт утарларында фашистлар коллыгына алып кителгән йөзләрчә совет кешеләре азат ителде. Үлем һәм камчы белән куркытылган бу кешеләр Пруссия юнкерлары — алпавытлар вотчиналарында, заводларда -коллардай тир түгеп эшләгәннәр. Бу тоткыннар үзләренең озак көткән коткаручыларын чиксез шатлык белән каршы алдылар.

Полк Кенигсберша якынлаша барган саен, юлларда азат ителгән тоткыннар — руслар, белорусслар, поляклар һәм күп кенә башка халык вәкилләре очрады. Шул ук юлларда немец әсирләре колонналары һәм, ниһаять, үз ишек төпләренә нилеп җиткән сугыш янгыныннан төр-кем-төркем булып качып баручы кайгылы немец халкы очрый барды.

Көнчыгыш Пруссия башкаласы Кенигсберг гитлерчыларның иң көчле хәрби терәге иде. Алар аның куәтле фортлары артына урнашып, посып калырга һәм шунда котылу табарга өметләнделәр. Көчле гарнизоннан тыш, биредә фольксштурм отрядлары әзер тора иде, аларга барлык ир-ат тартылган иде. Фашистларның башлыклары, үз иярченнәренең күңелен күтәреп: «Безнең һәр өебез якын килеп булмаслык!» — дип шапырындылар.

Артиллериянең, авиациянең һәм пехотаның җимергеч удары белән совет гаскәрләре 1945 елның 6 апрелендә Кенигсберг оборонасының тышкы линиясен сындырдылар һәм шәһәр кырыйларына керделәр. Нәкъ менә шул көнне, штурм алдыннан, Катин партиягә кабул итү турында гариза бирде...

Аның пулеметчылары Кенигсбергның көнбатышындагы Гросс-Фрэдрихсберг поселогында полкның укчы роталарына булышлык күрсәттеләр, Алар геройларча сугыштылар. Николай командасы буенча төз атып дошманны рәхимсез кырдылар һәм кайда аеруча читен хәл килеп туса, шунда барып чыктылар.

7 апрель көнне иртә белән сугыш дәвам итте. Гитлерчылар, өстәмә көчләр туплап, полкны шәһәр тирәсеннән бәреп чыгарырга омтылдылар. Артиллерия һәм танклар булышлыгы белән алар берничә тапкыр атакага ташландылар.

Көн уртасында немецлар Катин җитәкчелегендәге пулеметчылар группасын күрше подразделениеләрдән аера алдылар. Шулай итеп, алар чолганышта калды. Поселок урамнарының берсендә сугышчылар берничә йортны өч сәгать буе дошманга бирми тоттылар. Бишенче атака башланганда, өлкән лейтенант Катин белән бергә бары ике кеше исән калган иде. Аларга бер «максим»ны биреп, икенчесе артына ул үзе ятты.

Кыю сугышчылар урнашкан йортка берөзлексез атып торуның берничә минутыннан соң ук, Катин бер ялгызы калды. Ә шулай да аннан ике пулемет та ут яудыруын дәвам иттерде: алардан ротаның соңгы сугышчысы — аның командиры ата иде. Урамның төрле ягына әле бер «максим»нан, әле икенчесеннән атып, ул берүзе атакаларны кире кайтарды. Берничек тә булдыра алмагач, дошманның үзйөрешле «фердинанд» орудиесе бинага янәшә үк диярлек якын килде дә, туп-туры төзәп, аның фасадына атып җибәрде. Стенаны бәреп тишкән снаряд шартлавыннан төтен һәм тузан болыты таралырга да өлгермәде, икенче шартлау лшетелде — монысында Катин гранатлар бәйләме белән үзйөрешле орудиенең үзен шартлатты.

Алтынчы атака... Соңгы лента да бетте, һәм пулемет тынды... Шатланган немецлар, пулеметчыны тере килеш кулга төшерергә исәпләп, йортка 'бәреп керделәр. Кулына граната тотып, Катин ишек яңагы артына басты һәм, гитлерчылар бүлмәгә килеп керү белән, гранатаны аяк астына ташлады. Коммунист-сугышчы әнә шулай чын батырларча һәлак булды. Бу вакытта полк дошманның соңгы атакасын кире кайтарды һәм шуннан ныклы һөҗүмгә күчте.

...Каһарман офицер һәлак булган йортка сугыштан соң истәлек тактасы куелды. Анда алтын хәрефләр белән язылган түбәндәге сүзләр балкый:

«Биредә, Каретная урамында, пулемет ротасы командиры Советлар Союзы Герое Николай Андреевич Катин 1945 елның 7 апрелендә өч сәгать буена гитлерчыларның бик күп атакаларын кире кайтарды, ә барлык сугыш припаслары беткәч, үзен дә, аны чолгап алган дошманнарны да танкка каршы кулланыла торган граната белән һәлак итте».