Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КОЗЛОВ НИКОЛАЙ АНДРЕЕВИЧ

Татарстанда туып үскән Николай Козловның сугышчан биографиясе Ленинград белән бик нык бәйләнгән. 1939 елда әле яңа гына командир булган Козлов бөек Ленин шәһәренең иминлеге өчен ак финнарга каршы сугышты һәм Маннергейм линиясе ныгытмаларын штурмлаганда батырлык үрнәкләре күрсәтте. Ватан сугышында Козлов беренче көннәрдән үк Ленинградны саклаучылар сафына басты. Биредә ул Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаеклы булды һәм данлы шәһәр янында гитлерчыларны тар-мар итәргә бик аз гына калгач, 1943 ел азагында һәлак булды.

Сугыш алдыннан лейтенант Козлов Балтик буе чигендә торган укчы полкта хезмәт итә иде. 1941 елның 22 июнендә, гитлерчылар Германиясе илебезгә хыянәтчел төстә һөҗүм иткән көнне, ул полкка немец-фашист гаскәрләренең беренче аяусыз атакаларына каршы торырга туры килде. Яктырып килгәндә, иртән сәгать 4 тә, полкка артиллерия уты өермәсе ябырылды. Аннары танклар килеп чыкты, алар артыннан Гитлер приказларында вәгъдә ителгән ансат җиңү һәм табыштан, аракыдан исергән солдатлар парадтагыча тигез атлап киләләр иде.

Чик буе оборонасы линиясендә укчы дивизия частьлары алты сәгать буена героик сугыш алып бардылар. Уннарча немец танклары һәм йөзләрчә фашистлар, совет җире буйлап мең метр да үтә алмыйча, көнчыгышка үрмәләү юлларын шунда төгәлләделәр.

Дошманның техникасына (һәм җанлы көчләренә зур зьиян китереп, дивизия (Командование (приказы нигезендә, артиллерия һәм арьергард отрядлар ышыгында чик буеннан чигенде. Дивизиягә яңа рубежларда ныгып алырга вакыт бирмәс өчен, немецлар һөҗүмнәрен туктатмадылар.

Козлов һаман арьергард отрядында булды, полкның Шауляйгаһәм Ригага чигенүен томалап барды. Теләсә кайсы торак пунктны дошман фәкать каты сугыштан соң гына ала алды. Шундый озакка сузылган рәхимсез сугышларның берсендә, Кряжай поселогы янында, отряд немецларның бөтен бер батальон пехотасын һәм аңа бирелгән танкларын юк итте. Июль аенда безнең ул дивизия Эстониянең Тарту шәһәре оборонасын 18 көн буена тотып торды.

Тарту шәһәре өчен барган сугышлардан соң Татарстанга, Рус Тир-мәннеге авылына Николайдан «исән-сау» дигән кыска, семья өчен шатлыклы хәбәр озак вакыт килми торды. Зур югалтуларга дучар булган дивизия, немецлар фронтның күрше участогына бәреп кергәннән соң, үз гаскәрләреннән аерылып калган булып чыкты. Чолганыштан чыгу турында Приказ биргәндә, дивизия командиры генерал-майор Богайчук офицерларга:

— Без ерьгп чыгарга тиешбез, һәм без ерыл чыгарбыз яки һәлак булырбыз, әмма фашистлар әсирлегендә калмаячакбыз,— диде.

Дошман боҗрасын өзеп чыгарга омтылып, солдатлар һәм командирлар үз-үзләрен аямыйча сугыштылар. Болай да аз булган патроннар һәм снарядлар запасын сак тотып, алар фашистлар белән кул сугышларына керделәр, дошманга билгеле булмаган урман сукмаклары буйлап яшертен хәрәкәт иттеләр, юлны бүлгән елгаларны йөзеп һәм саллар белән кичтеләр. Шулай >итеп, дивизия полклары барлык киртәләрне үтеп, Нарвага барып чыктылар һәм совет гаскәрләренә кушылдылар.

Сентябрь ае Ленинград өлкәсе территориясендәге сугышларда үтте. Ленинградка килү юлларын саклаучы гаскәрләрнең каршы торуы Һәм куәте көннән-көн артты.

Чолганыштан чыккан частьлар югалтулардан соң көч тупладылар һәм дошманга әледән-әле контратака ясап, аның техникасын һәм җанлы көчләрен юк иттеләр. Бу районда бик яхшы сугышкан өчен, барлык сугышчыларның геройлыгы һәм батырлыгы өчен командование дивизиягә рәхмәт белдерде.

Хабалово авылы янында лейтенант Козлов, .ротага командалык итеп, төнлә белән шоссега килеп чыкты һәм немецлар обозына һөҗүм итте. Ул гранаталар ыргытып, солдатлар төялгән ике йөк автомашинасын юк итте һәм ике җиңел машинаны шартлатты, аларда үлгән офицерлардан кыйммәтле документлар табылды. Лысуново авылында оборона тотканда, ул унбиш кешедән торган группа белән немец автоматчыларының көчле отряды атакасын кире кайтарды. Сентябрь ахырында дивизия Ленинград янына .күчерелде һәм Кол-пино шәһәре онында позициягә урнашты. Ям-Ижоры юнәлешенә үтеп чыгарга омтылып, безнең частьлар әле беркадәр чигенү, әле һөҗүм итү сугышлары альш бардылар. Биредә Козлов ике тапкыр яраланды, ләкин инде үзе командалык иткән батальоннан китмәде.

Немецларга каршы атакаларда һәм бәрелешләрдә лейтенант һәрвакыт шәхси батырлыгы, кыюлыгы һәм геройлыгы (белән сугышчыларны үз артыннан алып барды. Төз атучы буларак, ул оккупантларны рәхимсез кырды.

Декабрь ахырында полклар, дивизия участогында алга барып, дошманның шактый күп ныгытмаларын алган вакытларда аеруча канлы сугышлар булды. Ул чагында Козлов батальоны дошманның танкка каршы ныгытмаларын (чокырларын) штурмлады. Атакага баручылар инде объектка якынлашып киләләр иде, нәкъ шул вакытта барысы өчен дә авыр хәбәр таралды: генерал !һәм дивизиянең комиссары һәлак булганнар...

— Командирларыбызның үлеме өчен үч алыйк! — дип мөрәҗәгать итте Козлов сугышчыларына һәм беренче булып дошманга каршы йөгерде. Пулялар яңгырына карамастан, бөтен батальон бердәм рәвештә алга ташланды, танкка каршы ясалган чокырларга килеп төште һәм фашистлар белән кул сугышына тотынды. Батальон җиңеп чыкты.

Козлов һәм аның сугышчылары әнә шулай ничәмә-йичә айлар буена дошманның шәһәргә бәреп керү өчен ясаган барлык омтылышларын кире кайтарып, Ленинградка килү юлларын геройларча сакладылар.