Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КРАЙНОВ СТЕПАН МАТВЕЕВИЧ

1941 елның язында Горькийдагы су транспорты инженерлары институтының өченче курсы студенты Степан Крайнов гадәттәге эшләр беләк шөгыльләнә иде. Язгы экзаменнар сессиясе, Иделдә производство практикасы — һәммәсе күптән гадәткә кергән расписание буенча бара иде...

Бу институтка Степан 1938 елны керде. Семьялары белән Татарстандагы Базарлы Матак авылыннан Горькийга күчеп, ул, мәктәптә өлкән классларда укый башлагач ук, су транспорты инженеры булырга карар бирде. Уку, лекцияләр, китаплар, институттагы күңелле кичәләр һәм Идел киңлекләрендәге ял белән узган студент тормышының өч елы Степан өчен сизелми дә үтеп китте...

Сугышның беренче көннәрендә үк Степан күп кенә иптәшләре белән бергә бу югары уку йорты белән саубуллашып, елгачы фуражкасын һәм кителең танкист шлемофоны һәм комбинезонына алмаштырды. Кыска сроклы курсларда бер ел укыганнан соң ул Калинин фронтында «Т-34» машинасында сугышты. Аннан соң кече лейтенант Крайнов танк командиры булып Смоленск, Ржев янындагы сугышларда катнашты, ике тапкыр яраланды һәм илбасарларны тагын да ныграк кыйнар өчен яңадан сафка басты. 1944 елның июнендә гвардияче танк бригадасы сафларында Украинаны азат итеште. Крайнов хезмәт «иткән бригада генерал Рыбалко командалыгындагы танк частьларының авангардында Львовны штурмлады. Каты сугышлар һәм озакка сузылган маршлардан соң танклар Висла буена киң ташкын булып килеп чыктылар.

Крайнов, башка иптәшләре кебек үк, танк бронясына солдатлар десантын утыртып елга буена барып чыкканда, немецлар аннан качып китәргә өлгермәгәннәр иде әле. Крайнов машинасы паникага бирелгән фашистлар төркеменә барып керде һәм аларны таптатып узды.

Висла елгасын танклар пехотаның алгы отрядлары артыннан кичтеләр. Аларның елга аша чыгуын дошманның күрми калуы мөмкин түгел иде. Немецлар аларга самолетлардан бомба яудырдылар, орудиеләрдән ут ачтылар. Ләкин бу — батыр танкистларны туктата алмады. 13 августка каршы төнне Крайнов танкысы һәм тагын бер танк авыл янында засадага урнашты. Нәкъ менә шунда, дошманның контратакалары көтелгән участокта, Степан Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы булган батырлык эшләде.

...Төнлә бу ике танк экипажы корыч машиналарны казылган чокырга кертеп, өсләренә көлтәләр өеп, ун метрдан да күренмәслек итеп яшерделәр. Артта еракта ярым түгәрәк рәвешендә урман, алда шоссе сузылган һәм аннан арырак биеклек калкып тора иде. Дошман, көчләрен туплап, контратакага хәзерләнде. Безгә ничек кенә булса да дошманны үткәрмәскә, юлны саклап калырга кирәк иде. Таң алдыннан эшләрен бетергәч, танкистлар бергә җыйналдылар.

— Гвардиянең төп законы нинди? — дип сорау бирде шунда иптәшләренә коммунист-агитатор сержант Комарычев һәм соравына үзе үк җавап та бирде: — Чигенмәү!

— Без дә чигенмәбез, гвардия байрагына тап төшермәбез! — диде аңа Крайнов.

Шул моментта аларга радио аша: немецларның 20 танк атакасын кире кайтарырга хәзерләнергә дигән команда бирелде. Егермегә каршы ике!

Ләкин бу — совет танкистларын куркытмады. Аларның һәркайсы, үз урынын алып, дошманны көтә башлады. Крайнов шосседан күзен алмады. Немецлар биеклек итәгендәге үзәнлеккә килеп чыктылар. Нәкъ ике дистә авыр «тигр» һәм «пантера», ә алар артыннан батальонга якын пехота килә иде. Бер «тигр», алда засада булуы турында уена да китермичә, җиргә күмелгән машиналарга таба юл тотты, башка танклар сулгарак юнәлделәр.

Ике танк та тупларыннан бер үк вакытта атып җибәрделәр/ һәм алдан килгән «тигр»ны шунда ук ял!кын чорнады. Беренче җиңү! Ату! Тагын ату тавышлары яңгырады. Немецлар өстендә снарядлар давылы купты. Крайнов җәһәт кенә төзәп ата торды, икенче машинаның орудие командиры Комарычев та аннан калышмады. Тагын бер «тигр»ны,. аның артыннан ук бер «пантера»ны ялкын чорнады. Танкистларга часть командирының радио аша:

- Нык торыгыз, баһадирлар! Без җиңәрбез! —дигән дулкынлы сүзләре ишетелде.

Дошман танкларының сафлары буталды. Аларның -бер өлеше, теләсә кая ата-ата, шоссега таба баруын дәвам иттерде, калганнары чүмәләләр арасына яшеренергә маташып, төрле якка таралдылар. Ләкин алар совет танкистларының снарядларыннан «бер ничек тә качып котыла алмадылар. Менә «король тигрын»да ялкын чорнады һәм тагын бер «пантера» ватылып сугыш кырында тукталып калды...

Дошманның пехотасы, иллеләп солдатын югалтып, биеклек артына качты. Озакламый танклар да шунда ук яшеренеп, бөтен коралларыннан ата башладылар. Ләкин яшеренгән совет танкларына бер генә снаряд та тимәде. Ярты сәгатьлек ут дуэленнан соң немецларның исән калган 15 танкысы һәм автоматчылары көнбатышка таба чигенделәр.

1944 елның 23 сентябрендә Крайновка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.