Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КИРСАНОВ АЛЕКСАНДР ВАСИЛЬЕВИЧ

Кайчандыр, яшь чагында, Александр Васильевич Кирсанов укытучы булырга хыялланган иде. Ул, Казандагы китап төпләүче-мастер улы, революциягә кадәр зур кыенлыклар белән шәһәр училищесын тәмамлый алды һәм учительская семинариягә керде. Әмма шулай да аның теләге үтәлмәде: 1920 елда ул яшь Совет республикасын сакларга чакырылды һәм акгвардиячеләрне, интервентларны тар-мар итешергә китте.

Ватан сугышы башланганда Кирсанов полковник иде. Башта полк командиры, аннары дивизия командиры булып, ул Одессаны саклады, Керчь янында сугышты, десант белән Феодосиягә төште. Волга буендагы бөек сугышларда ул башыннан алып ахырына кадәр, Дон елгасы кичүләреннән һәм герой-шәһәр белән янәшә җирләрдән алып Сталинградта немец-фашист илбасарлары армияләрен чолгап алу һәм тар-мар итүгә кадәр катнашты. Әнә шунда, искиткеч рәхимсез сугышларда, аның дивизиясе гвардияче исемен алуга иреште.

тының һәм резервларның кайда урнашканын белергә тырышып, сул як ярга да ата тордылар. Дивизия артиллериясе дошманга барлык пушкаларыннан атып җавап бирде. Яр кырыена ук чыгарылган бата-реялар дошман туплары белән бергә-бер сугышка керделәр, дошман ныгытмаларына снарядлар яудырдылар. Теге як ярга чыккан яңа роталар гитлерчыларга атакага ташландылар, һәм, яр буе полосасын яулап алып, беренче штурмчы группалар биләгән кечкенә участокларны берләштерделәр.

Ике көн эчендә дивизиянең укчы полклары плацдармга чыктылар, ә өченче көнне артиллерия полкы да елганы кичте. Частьлар биләгән позицияләрне немецлар өзлексез атакалап тордылар. Яр буенда ныгып калырга өметләрен югалтасы килмичә, алар сугышка һаман күбрәк танклар, үзйөрешле артиллерия һәм авиацияне керттеләр.

Дошманның басымы 3 октябрьда аеруча көчле булды, ул көнне дивизиягә 8 контратаканы кире кайтарырга туры килде. Бу рәхимсез сугышлардан соң иңкүлекләрдә һәм яр буендагы калкулыкларда фашистларның йөзләрчә мәетләре һәм уннарча ваттырылган машиналары калды. Генерал Кирсанов резервлар килеп җиткәнче үк дошманны траншеялардан бәреп чыгарырга карар бирде.

Артиллериянең дошман позицияләрен «эшкәртүе» төгәлләнүне көтеп тормастан, снарядлар һәм миналар шартлавы артыннан ук дивизия частьлары атакага күтәрелде. Гәрчә бер атна сугышудан соң, барлык частьлар шактый югалтуларга дучар булсалар да, җиңүнең якынлыгы аларга көч өстәде. Фашистлар чигенде, ә безнекеләр сугышып алган плацдармга ныгып урнаштылар.

Днепр елгасын кичкән өчен черниговчы гвардиячеләрдән 46 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Алар арасында дивизия командиры генерал-майор Кирсанов та бар иде.