Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КОЧНЕВ ИВАН ЕГОРОВИЧ

Мең тугыз йөз егерменче елда Кызыл Армия полкларының Кырымны штурмлавы һәм Сивашны кичүе турында Иван Кочнев мәктәптә дәресләрдә ишетеп һәм китаплардан укып кына белә иде, ләкин аның гражданнар сугышы геройлары батырлыгын үзенең дә кабатлаячагы турында беркайчан да уена килмәде. Перекоп сугышларыннан бер ел соңрак туган кеше өчен алар героик, ләкин үткәндәге тарих иде. Туган авылы Николаевский-Баранда тракторчы булып эшләгәндә, ул озакламый кайдадыр Сиваш тирәсендә сугышырга туры киләчәге хакында уена да кертмәде.

Немец оккупантлары басып алган Кырымга өлкән сержант Кочнев сугыша-сугыша, Сталинградта алган яраларын госпитальдә төзәткәннән соң, үзе яңа гына хезмәт итә башлаган укчы дивизия сафларында килеп җитте. Тәҗрибәле сугышчы танкка каршы ата торган батареядә 45 миллиметрлы пушка командиры итеп билгеләнде.

1943 елны октябрь ахырында совет гаскәрләре Мелитополь шәһәрен азат иттеләр һәм озакламый Перекоп янына Сиваш култыгына барып җиттеләр. Совет солдатлары Сивашны, кайчандыр аны Фрунзе сугышчылары кичкән кебек үк, кичтеләр. Кочнев үзенең артиллеристлары белән караңгы төндә, бил тиңентен салкын су ерып, пушканы кулларында күтәреп бардылар. Су төбендәге йомшак ләм сугышчыларның аяк атлавын кыенлаштырды, салкын җил һәм яңгыр битләрен өтте, тозлы су тәннәрен әчеттерде, ләкин солдатлар юлларын дәвам иттеләр.

Төн караңгылыгы култык аша кичүчеләрне дошманнан яшерә алмады, дошман аларны күреп ут ачты, сугышчылар берәм-берәм сафтан чыга башладылар. Ләкин отряд артыннан отряд Кырым ярларына чыгып сугышка керә барды. Кочнев расчеты пехота тезмәсендә хәрәкәт итте. Расчетның снарядлар запасы зур түгел иде, шуңа күрә аңа, контратакага күтәрелгән фашистларны якын җибәреп, сирәк, ләкин төз атарга туры килде.

Сиваш аша кичкән частьларга Кырымның эченә тиз генә үтеп керергә мөмкин булмады. Алар, немецларның контратакаларын кире кайтара торып, яулап алынган плацдармны биш ай буена обороналады-лар. Эчәргә яраклы су юк, азык-төлек, сугыш припаслары җитешми иде — аларның барысы да төньяк ярдан зур кыенлык белән китереләләр иде. Ләкин моңа карап кешеләрнең батырлыгы какшамады. Култык аша кичкәндә һәм плацдармны саклап калдыруда күрсәткән героизмы өчен, дивизия, бик хаклы рәвештә, Сиваш дивизиясе дигән мактаулы исемне яулап алды.

1944 елны апрельнең беренче көннәрендә генә Кырымны төрле юнәлешләрдән штурмлау башланды. Керчь янында Диңгез буе армиясе залплары яңгырады, Перекоптагы гаскәрләр дошманның иң көчле ныгытмаларын өзәргә күтәрелделәр, Сиваш янында плацдарм биләүче частьлар да дошман өстенә яңа атакага ташландылар.

Өлкән сержант Кочнев орудиесе пехотага туктаусыз булышлык күрсәтте. Сугышчылар далалар һәм таулар аша Севастопольгә омтылдылар. Орудие расчеты чигенүче гитлерчыларны ут белән эзәрлекләде, тау юлларында һәм засадаларда торган дошман артиллеристлары белән көрәште.

Немецлар Севастопольгә килү юлларында һәм шәһәрнең үзендә зур каршылык күрсәттеләр. Аларның армия командующие үз солдатларына мөрәҗәгатендә: «Россиядә бер генә исем дә Севастополь кебек олылап телгә алынмый. Аның әһәмиятен сез аңлыйсыз... Мин беркемнең дә чигенмәвен, һәр траншеяны һәм һәр снаряд чокырын, һәр окопны кулдан ычкындырмавын таләп итәм», — дип язды.

Ләкин илбасарларга бернинди ныгытмалар да, бернинди мөрәҗәгатьләр дә ярдәм итә алмады. Совет гаскәрләренең җимергеч удары астында дошман һаман чигенә барды.

Сапун-гора һәм Сахарная Голова калкулыгы Севастопольгә килү юлында соңгы киртә булдылар. Аларның түбәләрен башта авиация бомбага тотты, аннары алар өстенә укчылар һәм артиллеристларның штурм группалары ташландылар. Кочнев сугышчылары орудиене Са-пун-гораның иң очына беренче булып сөйрәп менделәр һәм немец дзотларына төбәп атып, аларны челпәрәмә китерделәр. Алар дошманның ике орудиесен, алты көпшәле бер минометын һәм берничә пулемет оясын юк иттеләр. Фашистлар җимерелгән ныгытмаларыннан чыгып пленга бирелделәр. Кочнев алдында ал арның егермесе кулларын күтәрде.

Сапун-гора һәм Сахарная Голова артта калгач, Кырымда җиңү хәл ителде. Сиваш дивизиясе полклары Севастополь тимер юл станциясен алгач, Корабельная ягына бәреп керделәр. Кочнев орудиесе гитлерчылар пехотаның һөҗүмен тоткарларга маташкан бөтен җиргә барып өлгерә торды. Ниһаять, атаклы Севастополь панорамасы бинасы өстенә кызыл байрак эленде. Өлкән сержант командасы буенча артиллеристлар, туптан атып, полкташ-укчы дусларына салют бирделәр.

Севастополь өчен барган сугышлардан һәм кыска гына ялдан соң дивизия кояшлы Кырымнан меңнәрчә километр ераклыктагы Балтик буе рубежларына килде. Шуннан аның юлы Литва аша Балтик диңгезе буйларына, Көнчыгыш Пруссия чикләренә таба юнәлде. Биредә дә туктаусыз чигенә барган, ләкин сугышны отарга өмет иткән немецлар совет гаскәрләренә һәр җирдә бик нык каршылык күрсәттеләр.

...Попиле авылы янында укчы полкка һәм аңа ярдәм итүче артиллерия батареясына дошманның көчле атакасына каршы торырга туры килде. Дошманның уннарча танклары урманнан чыгып, сугыш тәртибенә тезелеп, совет гаскәрләре өстенә атакага ташландылар. Танкларның орудиеләре бертуктаусыз атып килделәр. Бу хәлдән каушап калган батарея командиры:

— Якынрак җибәрергә!—дип боерды. Кочнев үз орудиесе өстенә килүче танктан бер генә (секундка да күзен алмады. Бер-бер артлы секундлар үтте... Дошман танкысына нибары йөз метрлап кына ара калгач, Кочнев атып җибәрде. Танк калтыранып куйды һәм кара төтенгә төренде. Беренче танк артыннан икенчесе ажгырып килеп чыкты һәм анысы да ялкынга чорналды...

Попиле өчен сугыш өч көн дәвам итте. Шул вакыт эчендә укчы полк подразделениеләре һәм батарея унике атаканы кире кайтардылар.

Балтик буендагы һөҗүмнең һәр адымы саен, коммунист Кочневның Кырымда яулаган сугышчан даны арта барды. Пруссия чигенә җиткәндә, ул аеруча зур батырлык күрсәтте һәм шуның өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

...Дивизия частьлары, немец оборонасын өзеп, омтылышлы рәвештә алга хәрәкәт иттеләр, һөҗүмнең беренче сәгатьләрендә үк алар дошманның ерак тылына, немецлар үзләренең техникаларын төяп алып «итәргә җыенган зур тимер юл узелына барып чыктылар.

Командование тар-мар ителгән немец частьлары чигенә торган шоссены кисәргә карар бирде. Бу бурыч Кочневка һәм аның сугышчан дуслары өлкән сержант Бевзушенко белән рядовой Тогаевка йөкләнде.

Батыр артиллеристлар, төнлә юлга чыгып, таң алдыннан шоссега барып җиттеләр. Алар килгәндә шосседан немецларның танклары, үзйөрешле орудиеләре, бронетранспортерлары һәм орудиеләр тагылган автомашиналары үтә иде. Артиллеристлар дошманны кичекмәстән атакаларга булдылар. Берничә секунд үтүгә, искәрмәстән, дошман өстенә төз атылган снарядлар ява башлады. Кочнев аткан снаряд алдан барган бронетранспортерны еатты, Тогаев орудиесе аның артындагы автомашинаны яндырды.

Фашистлар каушап калдылар. Ләкин озакламый аңнарына килеп, котырынкы ут ачтылар. Урыннарыннан кузгалып китәргә өлгергән автомашиналар, үзйөрешле орудиеләр каплавы астында качарга маташа башлагач, Кочнев көчле ут астында үз орудиесен самоходкаларның берсенә якынрак китерде һәм аның бортына атып яндырды. Немецлар көтелмәгән хәлдән тизрәк котылу теләге белән батыр егетләр өстенә танкларын җибәрделәр. Ләкин артиллеристлар һич каушамыйча танкларга төбәп ата башладылар. Кочнев позициясен алыштырды һәм ике атуда бер «тигр»ны сафтан чыгарды, аннары тагын бер танкны, өч бронетранспортерны һәм бер автомашинаны яндырды.

Ярдәмгә килеп өлгергән пехотачылар һәм батареяның башка расчетлары, килгән шәпкә үк сугышка керешеп, бер авылны алдылар, авылдагы гарнизон һәм чигенүче колонна тулысымча тар-мар ителде.

Дошманны тар-мар итүне дәвам иттереп, Советлар Союзы Герое Иван Кочнев Көнчыгыш Пруссиядә сугышты, Кенигсбергны штурмлауда канташты.