Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КУЗЬМИН СЕРГЕЙ ЕВДОКИМОВИЧ

Совинформбюро 1944 елның август урталарында: «Сандомир шәһәреннән көнбатыштарак, Висла елгасының сул як ярында, безнең гаскәрләр дошман поехотасы һәм танкларының контратакаларын кире кайтардылар...»— дип хзбәр итте. Беренче тапкыр бу хәбәр 13 августта, аннары аннан соңгы көннәрне дә тапшырылды.

Тоташтан 'берничә тәүлек 'буена немецлар, безнең гаскәрләрне елга аръягына алып ташларга омтылып, Вислага чыгарга маташтылар. Моның өчен гитлерчылар командованиесе, яңа танк дивизияләре китереп, куәтле удар группировка оештырды.

Сугышның бөтен авырлыгы совет артиллеристлары өлешенә төште. Алар немец танкларының һәм пехотасының төп ударларын үз өсләренә алып, аларны кире кайтара һәм дошман частьларын хәлсезләндерә бардылар.

Бу көннәрдә дошманның бер мотомеханикалаштырылган һәм биш танк дивизиясе тарафыннан атакаланган гвардияче 5 нче армия артиллеристлары үз рубежларында нык тордылар. Дошман аларга каршы төрле участокларда зур пехота отрядлары булышлыгында бер үк вакытта иллешәр-җитмешәр танк җибәрде. Ләкин фашистлар бик нык каршылыкка очрадылар. Иң куркынычлы юнәлешләрдә бу каршылыкны подполковник Кузьмин оештырды.

Армиянең артиллерия штабында Кузьмин разведка бүлегенә җитәкчелек итә иде. Гвардиячеләр сафында Иделдән Вислага кадәр үткән озын юлда ул күп кенә сугышларда үзен батыр офицер-разведчик итеп кенә түгел, артиллерия сугышларына тәҗрибәле җитәкче итеп тә күрсәтте. Аның турындагы характеристикада тикмәгә генә болай дип язылмаган:

«Сталинград янындагы, Украина һәм Молдавия кырларындагы сугышларда гвардия подполковнигы Кузьмин, тормышын куркыныч астына куеп, дошман оборонасының алгы линиясенә разведка ясауда, аның оборона системасын өйрәнүдә чын батырлык үрнәкләре күрсәтте; турыдан-туры сугыш кырында төрле частьларның һәм подразделениеләрнең хәрәкәтен координацияләүне оештырып, дошманның контратакага күчәргә маташуларын күп тапкырлар кискен рәвештә өзеп килде».

Идел буендагы һәм Днепрдагы сугышлардагы кебек үк, Висла аръягындагы сугышта да Кузьмин, артиллеристларның хәрәкәтләренә оста җитәкчелек итеп, фашистларның дистәләрчә танкларын сафтан чыгарды. Берничә контратаканы кире кайтаргач, ул артиллерия .командующиеннан җаваплы яңа задание алды. Генерал аңа:

— Уңышсыз атакаларыннан соң -гитлерчылар үзләренең көчләрен, мөгаен, менә шушы пунктка тупларлар,— диде, картадан 225,7 саны белән билгеләнгән биеклекне күрсәтеп.— Монда безнең бөтен оборонаның үзәге. Биеклекне үз кулыбызда калдырсак, дошманга Пацанувка-га һәм елгага чыгу юлын ябарбыз. Чыннан да, немецларның яңа ударлары нәкъ шул районга юнәлдерелде. Кузьмин һәм аның белән бергә күзәтү пунктында булган офицерлар биеклектән еракта танклар күтәргән тузанны күрделәр.

Частьларга һәм батареяларга:

- Хәзерләнергә!—дигән команда бирелде.

Подполковникка разведчикларның контратакага .килүче фашистларның саны турында хәбәрләр бер-бер артлы килеп торды, озакламый биеклектән тузан болыты эчендә килгән дошман машиналары күренә дә башлады. Кузьмин, зур төгәллек белән ату өчен, дошман танкларын якынрак җибәрергә теләде. Атакалаучылар алты йөз метрга кадәр якынлашкач, алар өстенә төбәп атарга алга чыгарылган — танкка каршы ата торган орудиеләр һәм оборонаның эчендә урнашкан батареялар ут ачтылар. Ябырылып килүче танкларның тәртибе бозылды. Аларның күбесе снарядлар тиеп тукталып калды һәм ялкынга чорналды.

Немецлар да җавапсыз калмадылар. Алар аткан снарядлар бата-реялар позицияләренә, күзәтү пункты тирәсенә яңгыр төсле яудылар. Ләкин Кузьмин салкын ,кан белән сугышка җитәкчелек итүен дәвам иттерде, үз тирәсендә шартлаган снарядларга игътибар итмичә, алда, дошман танклары 'һәм пехотасы арасында шартлаган снарядларны күзәтте.

Немецлар совет артиллериясенең куәтле утына түзә алмыйча чигенделәр һәм, (контратакаларын тагын һәм тагын кабатладылар, ләкин биеклек итәгеннән ары үтә алмадылар. Подполковник Кузьмин артиллеристлары биеклек тирәсендә дошманның 14 танкысын, 800 дән артык солдат һәм офицерын юк иттеләр. Дошман башка юнәлешләрдә дә ярга якын килә алмады.

Плацдармда август аенда сугышлар бер генә көнне дә тынып тормады. Совет гаскәрләре Сандомирны алып немецларны елгадан еракка кудылар һәм Висла елгасының аръягында ныгып урнаштылар.

Аннары оборонада үткән айларда артиллеристлар үз позицияләрендә ныклап урнаштылар. Разведчиклар дошманның һәр хәрәкәтен күзәтеп тордылар, аның ут нокталары һәм дотлары кайда урнашуын белделәр, резервларын ничек күчереп йөртүен искәрделәр. Күзәтүчеләрдән бер генә нәрсә дә читтә калмады. Алынган мәгълүматлар разведка бүлегенә, подполковник Кузьминга, җыела бардылар, һәм ул аларны картада билгеләп анализлый барды.

Яңа һөҗүм якынлашу белән, разведчикларның эше тагын да киеренкеләнә төште. Бүлек начальнигына үз кул астында булган кешеләргә: «һөҗүмнең уңышы разведчиклар уңышыннан башлана», — дигән кагыйдәне искә төшереп торырга туры килмәде. Подполковник үзе, обстановканы өйрәнеп, тәүлекләр буе алгы линиядән кайтмады. Курку белмәс разведчиклар дошманның тылына да үтеп керәләр иде.

1945 елның 12 январенда һаваны дер селкеткән куәтле канонаданың һәр залпында разведчикларның да өлеше бар иде. Висла аръягында җир уннарча километрга кадәр тетрәп торды. Дошман позицияләре өстендә шартлаган снарядлар бөтен җанлы нәрсәне кж иттеләр, ныгытмаларның көлен күккә очырдылар. Кузьмин, күзәтү пунктыннан, артиллерия давылы беткәнче үк безнең пехота тезмәләренең ут валы артыннан баруларын күрде. Дошманның гаять куәтле оборона линиясе өзелде.

һөҗүм вакытында Кельце һәм Ченстохов шәһәрләре янында, Нида елгасының көнбатыш ярында һәм Польша-Германия чигендә немецларның ныгытмаларын ватканда, артиллерия частьлары хәрәкәте өчен армия командованиесе кулында һәрвакыт тулы мәгълүматлар була иде.

Одер елгасының көнбатыш ярында Бриг шәһәре өчен сугышның уңышлы чыгуында подполковник Кузьминның роле зур булды.

Немец гарнизоннарының каты каршылык күрсәтүен күргәч, командующий Кузьминга көчле артиллерия группасын алга чыгарырга һәм ныгытмаларны челпәрәмә китерергә приказ бирде.

Батареяләр дошманның терәк пунктларына якын җирдә яңа позицияләргә көчле миномет һәм пулемет уты астында күчерелде. Бу сугышта, генерал билгеләп үткәнчә, «подполковник Кузьминның каты та-ләпчәнлеге һәм шәхси батырлыгы, салкын канлылыгы .белән генә җаваплы задание уңышлы үтәлде». Сергей Евдокимович бу сугышта яраланса да, үзенең команда пунктыннан китмәде.

Висла һәм Одер ярларындагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Кузьминга апрель башында Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Берлин өчен сугышларда С. Е. Кузьмин артиллерия бригадасы командиры иде. Армиянең башка частьлары кебек үк, Эльбада аның артиллеристлары Америка гаскәрләре белән очраштылар.

Эльбадан гвардиячеләр киң юллар буйлап, дошман отрядларын юк итә барып, чех халкына -ярдәмгә ашыктылар. Алар анда восстание күтәргән Прага халкының радиодан: «Безгә ярдәм итегез, туганнар!»— дигән тавышын ишетеп бардылар.