Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КУЗНЕЦОВ БОРИС КИРИЛЛОВИЧ

Днепр тирәләрендәге сугыш — Борис Кузнецов катнашкан зур сугышларның беренчесе иде. Армиягә 1943 елның башында алынган Борис, Казанның кичәге башка укучылары, студентлары һәм эшчеләре белән бергә, берничә ай хәрби элемтәче осталыгына өйрәнде. Фронтка ул сентябрьдә килде, ул вакытта совет гаскәрләре Днепрга килеп җитәргә күп калмаган иде инде. Сержант Кузнецов артиллерия полкының сигезенче батареясына элемтә отделениесе командиры итеп билгеләнде.

Артиллеристлар белән бергә Украина җирен азат итеп үткән шул кыска юлында да Бориска оккупантлар эшләгән ерткычлыкларның коточкыч картиналарын күп күрергә туры килде, шунлыктан аның йөрәге фашист палачларга карата нәфрәт белән тулды. Елга аша чыгасы көнне, 2 Октябрьда, батарея командиры элемтәче-сержантка боерык бирде:

- Пехотачылар отряды белән бергә теге як ярга чыгыгыз һәм күзәтү пунктыннан .батарея белән элемтә тотыгыз.

Укчы подразделениеләр сугышчыларының елганы кичүгә ничек җентекләп хәзерләнүләрен—көймә ремонтлауларын, сал ясауларын күреп, Борис та өч бүрәнә эзләп тапты һәм үзенә кечкенә сал ясады.

Караңгы төшкәч, кеше тулган көймәләр, саллар һәм понтоннар көнчыгыш ярдан теге якка 'кузгалып киткәндә, Кузнецов та үзенең кечкенә салын суга төшерде, аңа кабель катушкалары, телефон аппаратлары төяде. Чыбыкның .бер очын батареядан яр буена китерелгән чыбыкка ялгады да, бүрәнәләр өстенә ятып, такта һәм куллары белән ишә-ишә йөзеп китте.

Су өсте белән тигез диярлек тәбәнәк салга беренче минутларда ук дулкыннар бәреп керде, Кузнецовның өсте манма су булды, тәне калтырый башлады. Ләкин ул һаман алга хәрәкәт итте, ә артындагы катушкадан кабель туктаусыз сүтелеп су төбенә төшә барды.

Каршы як яр йөзеп килүчеләрне ут 'белән каршы алды. Тирә-юньдә пулялар сызгырып тора, снарядлар ярыла иде. Өермәдәй күккә күтәрелгән дулкыннар кечкенә салны як-якка ыргыткалады. Ләкин шулай да ул-бу булмады. Укчылар артыннан ук ярга чыгып, Борис аппаратны якындагы бер күренмәслек урынга куйды да, Днепр аша элемтә линиясе үткәрелде дип, батареяга хәбәр итте.

Гитлерчылар контратака ясадылар. Алар басымны иртә белән бигрәк тә көчәйттеләр, чөнки яктыргач, дошманның авиация һәм артиллерия ударлары астында, елга аша чыгу мөмкин түгел һәм елганын. теге ягыннан өстәмә көчләр килми башлады.

Артиллеристлар көнчыгыш ярдагы позицияләрдән Днепр аръягында сугыша торган тюдразделениеләргә зур тырышлык белән булыштылар. Кузнецов аларга алгы чиктән дошманны күзәтеп торучы офицерның командаларын тапшыра торды. «Ут ач!» «Ут ач!» — дигән командалардан соң күп тә үтми, снарядлар күрсәтелгән урыннарга килеп төшә тордылар.

Немецларның контратакалары 1барып чыкмады. Алар, позицияләрен калдырып, чигенергә мәҗбүр булдылар. Пехота белән бергә, күзәтче-артиллеристлар һәм бер ягына аппарат, икенчесенә чыбыклы катуш-касын аскан сержант Кузнецов елгадан һаман ераккарак китә бардылар.

Көнбатыш яр буенда 5 октябрь көнне гадәттән тыш авыр хәл килеп туды, һәм бу көн Борис өчен гомер буена истәлекле булып калды. Сугышта зур батырлык күрсәткән өчен Казан комсомолецы ул көнне Советлар Союзы Героеның алтын йолдызы белән бүләкләнде.

...Немецлар берничә тапкыр атакага күчтеләр, аларга артиллерия һәм минометларның гаять көчле уты ярдәм итеп торды. Снаряд кый-пылчыклары алгы сызыкны көнчыгыш яр буе белән бәйли торган элемтә чыбыгын өзде. Ләкин телефон тынып калу белән, Кузнецов, тормышын куркыныч астына куеп, линиянең өзек җирен эзләргә чыкты. Күзәтү пунктына кайткач, ул шундук командирга:

- Элемтә җайга салынды! — дип хәбәр итте.

Мина кышшлчыгы Борисның башын яралады. Җәрәхәтен бәйләп, ул аппарат янында калды. Комсомолец үз постын ташламады. Линиянең тагын ничәнче тапкырдыр өзелүеннән соң куркыныч походка чыгып, Борис түше белән шуышып һәм урыны белән йөгереп, яр буена хәтле үк килеп җитте, әмма өзек җирне тапмады. «Димәк, суда», — дип уйлап алды ул һәм Днепр аша йөзәргә булды. Елга да аны һәр яктан сагалый иде, ләкин ул Кузнецовны туктата алмады. Кәтүкне куаклыкларга бәйләп һәм чыбыкның очын авызына кабып, ул кыю рәвештә суга ташланды. Аңа авыр иде: көзге салкын су кулларны һәм аякларны куырып ала, җәрәхәт авырта, шуның өстенә сүтелә торган чыбык та артка сөйри, йөзәргә комачаулый иде. Әмма ул барыбер үз эшен эшләде. Яр кырые якынлаша, ә анда инде сугышчылар кыю элемтәченең дулкыннар арасында «үренгәләп алган ак бинтлы башын борчылып күзәтәләр иде.

Сержант, яр кырыена чыккач, башта чыбыкны элемтә линиясенә тоташтырды, аннары бераз ял иткәч, яңадан теге якка йөзеп китте. Ул көнне кабель кырык биш тапкыр өзелде, һәм Кузнецов аны һәрьюлы дошман уты астында төзәтә барды.

Тагын ярты ай узды. Плацдармда сугышлар һич туктамады.

20 Октябрьда немецлар, совет пехотачыларын кысрыклап чыгарырга тырышып, танклар һәм үзйөрешле орудиеләр булышлыгында, Креща-тик авылы янында контратакага эсэсчылар батальонын җибәрделәр.

Безнең рота (сигезенче батареяның күзәтү пункты да аның составында иде) дошманга каршы тора алмады. Аның командиры һәлак булгач, кайбер сугышчылар, траншеяларны ташлап, рота позициясе артында ага торган Рось елгасы аръягына чигенә башладылар. Шушы хәлиткеч моментта Кузнецов окоп брустверы өстенә сикереп менеп: «Алга, минем арттан!» — дип кычкырды һәм гитлерчыларга каршы ташланды. Башта солдатларның бер төркеме генә, аннары .бөтен рота сержант артыннан йөгерде. Геройның бу үрнәге элек каушап калганнарны да рухландырды. Аңнарына килеп, алар кире борылдылар һәм иптәшләре артыннан йөгерделәр.

Аяусыз бәрелештә Кузнецов берничә фашистны атып үтерде. Иңбашы яраланган килеш, ул тәртипсез чигенүче эсэсчыларны эзәрлекли барды һәм шунда алар ташлап киткән танкка каршы ата торган пушка күрде. Килеп җиткән ике пехотачы ярдәмендә пушканы дошман ягына таба борып, элемтәче артиллеристка әверелде һәм дошманга тиз-тиз ата башлады.

Бу сугыш дошманны җиңү белән тәмамланды, һәм тик шуннан соң гьша сержант медсанбатка китте. Җәрәхәтләре төзәлгәннән соң, герой-элемтәче яңадан Украинада сугышты, аннары укырга китте һәм офицер званиесе алды.