Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КОЛЧАНОВ МИХАИЛ ЕГОРОВИЧ

Күп кенә сугышлар ветераны өлкән сержант Колчановны, өченче тапкыр яраланып госпитальдә ятып, 1943 елның җәендә терелеп чыккач, үзе өчен яңа булган артиллерия частена җибәрделәр. Анда ул дивизионның разведчиклар отделениесе командиры итеп билгеләнде. Тәҗрибәле сугышчы, Ленинградны саклаучы һәм Волга янындагы канлы сугышларда катнашкан командир шуңа иреште ки, аның сугышчылары бик тиз арада бөтен полкка һәм дивизиягә билгеле булдылар. Алар турында: «Батыр, кыю разведчиклар, частьның иң яхшы сугышчылары», — диләр иде.

Октябрь аенда Днепрны кичкәндә Колчанов отделениесе полкта беренче булып елганың көнбатыш ярына йөзеп чыкты. Яр кырыена чыккач, разведчиклар кечкенә бер участокта ныгып урнаштылар һәм автоматлар уты белән дошманга удар ясадылар. Бу -алар артыннан ук йөзеп килүче элемтәчеләрнең елга аша чыгуын җиңеләйтте. Елга аръягында калган дивизион «белән элемтә урнаштырылгач ук, команда пунктына дошманның разведчиклар күреп алган ут нокталары һәм ныгытмалары турында мәгълүматлар бирелде.

Днепр аша чыгуда кыюлыгы өчен Колчанов орден белән бүләкләнде.

Шуннан соң бер ел буена диярлек, гвардияче артиллерия дивизиясенең бүтән частьлары кебек үк, Колчанов хезмәт иткән полк та Белоруссиядә булды, җитди сугышларда катнашты, оборонада торды.

Кырык дүртенче елның июнендә артиллеристлар Бобруйек юнәлешендә һөҗүмгә хәзерләнделәр. Инде байтактан, тирән окопларга урнашып, һәр ике як биредә киеренке яшәде. Немецлар үзләренең алгы чикләрен чәнечкеле тимер чыбык, танкка каршы чокырлар, миналар куелган кырлар һәм дзотлар белән киртәләделәр. Оккупантлар оборонасын өзү алдыннан бер көн элек дивизионның разведка командиры Колчановны укчылар частена җибәрде.

— Укчылар белән бергә сугышып, разведка ясауда катнашачаксыз. Корма авылы районында дошманның ут нокталары системасын ачыкларга кирәк, — дип боерык бирде ул.

Разведка уңышлы чыкты. Саперлар ярдәмендә немецларның чәнечкеле тимерчыбык киртәләре аша үтеп, разведчикларның көчәйтелгән отряды сугышып авылга бәреп керде. Монда немецлар, атакалаучы отрядның көче ниндилеген шәйләп өлгермичә, аны эре подразделение дип белеп, барлык төр кораллардан ата башладылар. Шул моменттан файдаланып, Колчанов аларның ут нокталары кайдалыгын билгеләде. Ул, һөҗүм ипкәйдә иң куркынычлы булган фланглардагы пулеметларга аеруча игътибар бирде.

Икенче көнне, 24 июньдә иртә белән, гомуми һөҗүм башланыр алдыннан артиллериянең көчле удары вакытында, дошманның кичә Колчанов билгеләгән барлык ут нокталарын дивизия батареялары сафтан чыгардылар. Корма авылы янындагы участокта фашистларның каршылык күрсәтүе сүлпәнләнде, һәм безнең пехотаның бердәм атакасы уңышлы тәмамланды. Немецларның оборона линиясе өзелде.

Июнь — июль айлары Белоруссияне тулысынча азат итү айлары булдылар. Оккупантларга Бобруйок, Витебск, Орша, Минск тирәләрендәге бик көчле ныгытмалар да, анда тупланган уннарча механикалаштырылган һәм танк дивизияләре дә ярдәм итә алмады. Совет армияләре фашистларны шәһәр һәм авыллардан бәреп чыгару белән генә чикләнмәделәр, немецларның гаскәрен кисәкләргә бүлгәләделәр һәм аерым-аерым кыйнадылар, урап алдылар һәм меңнәрчә солдатларын, офицерларын пленга төшерделәр.

Ул көннәрдә Колчанов отделениесе сугышчылары ялны белмәделәр. Разведчикларга үтә зур киеренкелек белән эшләргә туры килде. Алар һөҗүм итүче пехотаның алгы отрядларында булдылар, батареялар өчен цельләр эзләп таптылар.

Безнең гаскәрләр, дошманны эзәрлекли барып, Польша чигенә килеп җиттеләр һәм 18 июльдә Ковель янында фашистларның бу райондагы соңгы ныгытмаларына җимергеч удар ясадылар.

Атакада укчылар группасы белән бергә барган өлкән сержант Кол-чанов немецлар траншеясына беренче булып бәреп керде. Андагы гитлерчыларны теге дөньяга олактыргач, артиллерист-разведчик үзенең очраклы иптәшләре белән тагын алга китте, һәм алар дошман батареясы позициясенә барып керделәр. Немец артиллеристларының бер өлеше шундук юк ителде, ә башкалары орудиеләрен калдырып качтылар. Батарея һәм снарядлар склады безнең шул кыю сугышчылар кулына төште.

Трофей орудиене чигенеп баручы немецлар ягына таба бору һәм аларга ут ачу өчен берничә минут кына кирәк булды. Колчанов күрсәтмәләре буенча эш итеп, пехота сугышчылары артиллеристларга әверелделәр һәм дошманга бер-бер артлы снарядлар яудырдылар.

Шул чакта безнең пехотаның авылга килү хәрәкәтен берникадәр вакытка көчле пулемет уты туктатты. Тәҗрибәле күзәтче буларак, Михаил чиркәү манарасына кереп урнашкан фашист пулеметчылары позициясен бик тиз эзләп тапты. Старшина Калинин белән орудие янына килеп, ул бу чиркәүгә ата башлады һәм, /манараны җимертеп, андагы ике пулеметны да юк итте.

Курку белмәс оста разведчикның батулыгы командованиегә әлеге сугыш турындагы барлык донесениеләрдй билгеләп үтелде. «Геройларча эш итүе белән ип. Колчанов безнең пехотага Мациев авылын алырга һәм дошман оборонасына тагын да тирэдгәрәк үтеп керергә мөмкинлек бирде», — дип язды полк командиры. Гаскәрләр чик буеннан Люблин шәһәренә таба зур тизлек белән хәрәкәт иттеләр. Алда танк полклары барды. Польша җирендә немецлар корган бик күп ныгытмалар җимерелде, ә еш кына танклар аларны әйләнеп уздылар. Чик буена якын булган районнарда әле сугышлар дәвам иткәндә, танклар, пехотаны һәм артиллерияне еракка узып китеп, Люблинга якынлаштылар.

Артиллеристлар шәһәргә кергәндә, анда сугышлар бара иде инде. Разведчиклар шунда ук сугышка кушылып киттеләр. Алар батареялар өчен юл чистарттылар, каршылык күрсәтүче фашистларны соңгы ояларыннан бәреп чыгардылар.

Зур бер бай йортының подвалында Колчанов, старшина Желкашинов белән икәүләп, урамга атучы җиде гитлерчы белән бәрелештеләр. Ярым караңгылыкта, тәбәнәк подвалдагы бу сугыш яшен тизлеге белән үтте. Фашистларга көтмәгәндә һөҗүм итеп, разведчиклар аларның бишесен үтерделәр, ә икесен пленга алдылар.

Шәһәр кешеләре үзләрен азат итүчеләргә нинди рәхмәтләр әйтергә дә белмәделәр. Поляк кызлары солдатларга һәм офицерларга чәчәкләр бирделәр, сугышчыларны һәр йортка кунакка чакырдылар. Ләкин полклар, Люблинда тукталып тормастан, Вислага ашыктылар.

Елгага якынлашканда артиллерия полкы подразделениеләре елганың көнчыгыш яр буенда позицияләр биләргә һәм Висла аръягындагы плацдармда сугыша торган пехотаның алгы отрядларына ут белән булышлык итәргә приказ алдылар.

Батарея командирларына, разведчикларга һәм элемтәчеләргә, Вис-ланың көнбатыш ягында, дошманга якын булган күзәтү пунктларыннан торып дивизионнарның залпларына юнәлеш бирү өчен, теге як ярга чыгарга кирәк иде. Дошман артиллериядән һәм минометлардан атып торганда йөзеп чыгарга туры киләчәк .иде. Ләкин артиллеристларны бу тоткарлый алмады. Читенлек бүтәндә: йөзеп чыгу өчен көймәләр һәм понтоннар юк иде.

КоАчанов бу хәлдән чыгу юлын тапты. Разведка командиры рөхсәте белән ул, кайчандыр Днепрны аркылаган кебек, суга ташланды да теге якка таба йөзеп китте. Снарядлар һәм миналар шартлавы геройны туктата алмады. Елганы уңышлы йөзеп чыгып, ул яр буенда торган ике көймәне эләктереп алды һәм аларны бу якка алып чыкты.

— Кайда соң син болай оста йөзәргә өйрәндең? — дип сорадылар аңардан иптәшләре.
- Кайда булсын, Иделдә, әлбәттә. Мин бит Казаннан, — диде Михаил.

Плацдармдагы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен, Колчанов тагын командованиенең рәхмәтенә лаек булды. Пехота белән бергә алга хәрәкәт итеп, батыр сугышчы дошманның унбиш контратакасын кире кайтаруда катнашты һәм автоматы белән унбишләп фашистны юк итте. Ныгытылган бер биеклеккә һөҗүм иткәндә, ул дошманның ут нокталары кайда урнашканын эзләп тапты һәм дивизионның команда пунктына аларның координатларын хәбәр итте. Артиллеристлар төгәл залплар белән ул объектларны юк иттеләр, һәм биеклек безнең частьлар кулына күчте. 1945 елның 21 февралендә Колчановка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.