Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КУЗНЕЦОВ АНАТОЛИЙ ИВАНОВИЧ

Анатолий Кузнецовның авылдашлары — Октябрь районының Караул Тавы авылы крестьяннары — Финляндия белән сугыш беткәч өенә ялга .кайткан якташлары белән 1940 елда ук горурлана алалар иде инде. Алар ул чакта күкрәгенә Кызыл Байрак ордены тагып кайткан Анатолийның мәктәптә укыганда ук авиация турында хыялланганын һәм 1936 елда очучылар мәктәбенә комсомол путевкасы белән китүен яхшы хәтерлиләр иде. Өч елдан аз гына артыграк вакыт үткәч, ул инде Кызыл Байраклы Балтик флотында иң яхшы очучы-истребительләрне.ң берсе иде һәм, ак финнарга каршы сугышта үзенең осталыгын күрсәтеп, орденнар белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Кузнецов Ханко утравын һәм Таллинны героик саклаучылар сафында булды. Диңгез очучыларын немецларның сан ягыннан өстенлекләре куркытмады, алар, совет корабльләренең һәм коры җир гаскәрләренең хәрәкәтләрен һавадан каплап, Балтик күгенең хуҗалары булып кала килделәр. Кузнецов звеносының һава сугышларын оста алып бару һәм штурмлау турындагы даны бөтен фронтка таралды.

...Бервакыт, дошман тылына разведкага барганда, звено Перново янындагы юлда дошман мотоциклчыларының зур отрядын очратты. Мотоциклларының гөрелтесе аркасында, немецлар артларыннан совет самолетлары һөҗүм иткәнне ишетми калдылар. Ә самолетлар аларга бөтен ут көчләрен яудырдылар — колоннаны пушкалардан һәм пулеметлардан атып кырдылар. «Карчыга»лар, колонна өстеннән дүрт тапкыр очып үтеп, ике километрдан артыграк урынны ватылган мотоцикл калдыклары һәм дошман солдатлары гәүдәләре белән түшәделәр.

Август башында дошманның 12 бомбардировщигы ике дистә «мес-сершмитт» озатуында Кузнецов хезмәт иткән часть аэродромы өстенә килеп чыкты. Тревогадан соң Анатолий һавага беренче булып күтәрелде һәм дошман белән очрашты. Аның бу үрнәге башка очучыларны да дәртләндерде, һәм озакламый совет истребительләренең зур группасы сугышка кереште. Совет очучылары, немецларның строен бозып, аэродромга бер генә бом»ба ташларга да мөмкинлек бирмәделәр. Бу уңышсыз рейдта фашистлар биш самолетларын югалттылар. Бер «мессер»ны Кузнецов бәреп төшерде.

Берничә көн үткәч, Нарген утравы районындагы корабльләрне саклаганда, Анатолий дошманның тагын бер самолетын бәреп төшерде, ә икенчесен иптәше белән бергә юк итте.

Гитлер армияләре Ленинградка якынлаша барган саен, һава сугышлары көчәйгәннә-нкөчәя барды. Флот һәм Ленинград фронтының сирәкләнгән, сан ягыннан кимегән авиация частьлары шәһәрне фашист аслары үтеп керүдән бөтенләй үк каплый алмадылар. Ләкин герой-очучылар, берни белән дә исәпләшмичә, көчләр теләсә нинди булганда да, дошманга каршы сугыштылар һәм тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Акрынлап тәҗрибә туплана, безнең авиаторларның осталыгы арта барды. Полк командиры очучыларга:

- Бомбардировщикны бомбасын ташлагач бәреп төшерү макталырлык эш, ләкин аларга цельгә килеп җиткәнче ташлану тагын да әһәмиятлерәк,— дия иде.

Гвардиячеләр нәкъ менә шулай эшләргә тырыштылар да. Шәһәргә һәм пехота позицияләренә дошманның бер генә бомбасы да төшмәгәндә генә бурыч үтәлгән булып исәпләнә иде.

Март урталарында, Ленинград инде тулысынча камалуда булганда, Кузнецов командалыгындагы алты «карчыга» безнең алгы линиягә килүче немец бомбардировщиклары отрядын очратты. Анатолий самолетларын ике звенога бүлеп, үзе, ике иптәше белән бергә, дошман бомбардировщикларын озатып килүче истребительләргә һөҗүм итте, ә башка самолетлар «юнкерс»лар строена бәреп кереп, аларны таркаттылар. Немецлар бу хәлдән каушап калдылар. Дошманның бер бомбардировщигын, аның артыннан икенчесен ялкын чорнады... «юнкерс»-лар тәртипсез рәвештә пика ясап, бомбаларның күбесен үз траншея-ларына төшереп, йөкләреннән арына башладылар.

Бу бәрелешнең башында ук Кузнецов бер «мессершмитт»ны бәреп төшерде, ләкин аның үз машинасы да күп урыннан тишкәләнде, һава сугышында күз ачып йомганчы булган үзгәрешләрне күзәтеп, командир я атакага ташлана, я удар астына эләккән дусларына ярдәмгә ашыга иде. Машинасы тагын берничә урыннан зарарланып, аны тыңламый башлагач та, ул сугыштан чыкмады.

Бу юлы Кузнецов группасы, дошманның тугыз самолетын бәреп төшереп, сугыштан югалтуларсыз чыкты. Кырык биш минуттан Анатолийның истребителе аэродромга кайткач, техниклар аңарда 30 тишелгән урын санадылар: козырек ватылган, винтны һәм канатларны пулялар тишеп үткән, бору руле ватылган иде. Еш кына булган яңа очышларда да Кузнецов һәрвакыт уңышка ирешә килде. Ул бу уңышларга, батырлыктан тыш, зур хәрби осталыгы нәтиҗәсендә иреште. Ул һәр сугышны, ирешелгән җиңүләрдән башы әйләнмичә, аек бәяли, җибәргән хаталарына җентекләп анализ ясый иде. Полкта аның тәҗрибәсен кулланалар һәм дошманны капитан Кузнецов кебек кыйнарга омтылалар иде.

1942 елның май ахырында Анатолий бер яшь летчик белән парлап очканда, Ладога күле өстендә безнең йөк төялә торган транспортларны бомбага тотарга маташучы немец самолетларының зур группасын очратты. Алар, шундук дошманга һөҗүмгә ташланып, ике «юнкерс»ны бәреп төшерделәр һәм калганнарын куып җибәрделәр. Ләкин бомбардировщикларга аларны озата килүче истребительләр ярдәмгә килделәр. Болытлар арасыннан килеп чыккан ике «мессер» Кузнецов самолетының койрыгында булып чыкты. Анатолий, зур тизлектә борылып, ударны кире кайтарырга мөмкинлек булмагач, гитлерчыларны алдау өчен, 'Машинасын пикага ташлады. Шулай җиргә кадалып төшкәндәй итеп, ул машинаны җир өстенә төшеп җитәрәк кенә тигезләде һәм, шул вакытта безнең күрше аэродромнан килгән истребительләр отряды белән бергә яңадан сугышка кереште.

1942 елның июленә, сугышның бер елы эчендә, Кузнецов 270 сугышчан очыш ясады, немецларның һәрвакыт сан ягыннан өстенлеге белән барган 60 һава сугышында катнашты, 57 тапкыр фашист гаскәрләрен штурмлады. Ул бер ялгызы 5 немец самолетын һәм иптәшләре белән бергәләп сугышканда дошманның 8 самолетын юк итте. Командование бу батыр асны Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим итте.

Гвардияче диңгез очучыларының даны 1943 елның январенда Ленинград блокадасын өзгән вакытта тагын да артты. Бомбардировщикларны озата барып, җирдәге цельләрне һәм немец гаскәрләре тупланган урыннарны штурмлап, ул көннәрне аларның һәркайсы көн саен берничә очыш ясады. Анатолий юк иткән дошман самолетларының саны һаман арта барды.

19 январьда, заданиене уңышлы үтәгәннән соң кире кайтып килгәндә, Кузнецов җитәкчелегендәге истребительләр звеносы киң томан катлавына эләкте. Күрү бик начарлангач, Анатолий, радио аша, биеклекне киметергә приказ бирде. Фронт линиясенә барып җитәргә инде күп тә калмаган иде. Кинәт, болыт астыннан җиргә якын очкан истребительләргә дошман зениткалары ут ачты. Беренче залптан соң ук, Кузнецов истребителе яна башлады. Аның белән бергә очкан ике самолетның да очучылары командирларының: «һава җитми, мин тончыгам!» — дигән сүзләрен ишеттеләр һәм аның машинасы ялкынга төренеп җиргә төшеп барганын күрделәр...