Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КИРПОНОС МИХАИЛ ПЕТРОВИЧ

Михаил Петрович Кирпоносның исеме Ватан сугышы алдыннан Татарстанда киң танылган иде. Ул безнең республикада берничә ел (1934—1939 елларда) Казан пехота училищесы начальнигы хезмәтен үтәде.

Михаил Петровичның бөтен тормышы Совет Армиясе белән бәйләнгән. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан рядовой солдат Кирпонос революциянең башыннан ук аның яклы була. Ул хезмәт ияләре эше өчен көрәшкә бөтен көчен бирә. Башта тылда, алнары румын фронтында полк комитеты председателе, аннан соң корпус советы председателе итеп сайлана.

Чернигов губернасының Кирпонос туган Веркиев;ка авылында халыкның күпчелеге алпавыт Терещенко батраклары иде. Михаила да бала чактан ук аның имениесендә эшләргә туры килде. Шул вакытларда, бигрәк тә беранче рус революциясе елларында ул революционерлар белән, аларның .идеяләре белән танышты һәм шуның өчен карательләр камчысын татыды.

Брест солыхы төзелгәннән соң Кирпонос авылына кайтып Совет властен саклау өчен яңадан кулына корал алды һәм партиягә керде. Баш күтәргән халык отрядларына җитәкчелек итеп, ул Украинаны ок-купацияләгән немецларга каршы көрәште, Кызыл Армиянең беренче украин частьларын оештыруда катнашты, Щорс дивизиясендә полк командиры булып, петлюрачыларны һәм төрле атаманнар шайкаларын тар-мар итеште.

г> Гражданнар сугышы бешкәч, Кирпонос, сугышларда үскән меңнәрчә яңа командирлар кебек, укырга керде. 1927 елны ул, хәрби академияне тәмамлап, укчы частьларда хезмәт итте. 1934 елдан башлап Михаил Петрович Казанда Татар-Башкорт мәктәбе начальнигы булып эшләде, озакламый бу мәктәп Казан пехота училищесы итеп үзгәртеп корылды.

Кирпонос җитәкчелегендәге бу училище һәрвакыт алдынгы хәрби уку йортларының берсе булды. Анда милли кадрлар хәзерләүгә аеруча игътибар бирелде. Казан пехота училищесында күп кенә татар, башкорт, чуваш командирлар хәзерләнде.

Кирпонос училищеда эшләү белән генә чикләнмәде. Ул республиканың бөтен тормышында, партия һәм совет оешмалары эшендә актив катнашты, Казан шәһәр Советы депутаты, партиянең шәһәр һәм өлкә комитетлары члены иде.

1939 ел ахырында фин сугыш чукмарлары Ленинградка куркыныч тудыргач, Михаил Петрович Кирпонос үзе теләп фронтка китте һәм анда 70 нче укчы дивизия командиры итеп билгеләнде. Ак финнарга каршы сугышларда бу дивиз

ия зур батырлыклар күрсәтте. Дошманга каршы беренче сугышларда ук һәм Маннергейм линиясе ныгытмаларын штурмлауда, бигрәк тә Фин култыгы аша героик боз походында 70 нче укчы дивизия дан казанды.

Фин сугышыннан соң бастырып чыгарган истәлекләрендә М. П. Кирпонос үз дивизиясенең шул чактагы сугышчан юлы турында түбәндәгеләрне сөйли: «...Тарихи 11 февральдә беренче залплар яңгырады, алар куәтле һәм өзлексез гөрелтегә әверелделәр. Ак финнар позициясендә корыч өермәсе уйнады, йөз еллык агачлар ава, зур ташлар челпәрәмә килә, дошман оясының көле күккә оча иде. Артиллерия утына ышыкланып, пехотачылар дошман өстенә ташландылар... Икенче көнне дивизия частьлары финнарны кыра барып тагын алга киттеләр. Маннергейм линиясе өзелде...»

...Командование дивизия алдына: фин култыгы ярына чыгып дошманны эзәрлекләү бурычын куйды.

Авангардта аерым разведка батальоны барган хәлдә, дивизия, омтылышлы марш ясап, яр буена чыкты. Бу марш бик авыр обста>новка-да дошманның котырынып каршылык күрсәтүе шартларында, бөтенләй диярлек юлсыз җирләрдән, ачы февраль бураннары сызгырганда, тирән кар көртләре аша ясалды. Култыкка чыгышлый дивизия сугышчылары дошманның берничә дистә дотын һәм дзотын алдылар.

17 февральдә полклар яр буена килеп чыктылар һәм финнарның Койвисто ярымутравында һәм шул тирәдәге башка утрауларда урнашкан авыр артиллериясенең көчле утына эләктеләр. Дивизиягә бу ярымутрауның төньяк өлешен чистартырга, шул тирәдәге утрауларны алырга һәм Выборг култыгы аша төньяк ярга чыгарга кирәк иде.

Алда урман белән капланган биек кыялар калкып тора. Андагы һәр утрау табигый крепость иде. Аларга бару юллары ап-ачык — тигез боз өстеннән үтә. Ә утрауларда һәм култыкның аръяк ярында куәтле ныгытмалар челтәре урнашкан иде.

Совет гаскәрләренең мондагы уңышы Финляндиянең җиңелүен якынайтачагын аңлап, финнар каты каршылык күрсәтергә хәзерләнделәр, Дошман сан ягыннан да өстен иде.

Шулар өстенә финнар авыр артиллерияләрен дә эшкә җиктеләр. Ул безнең боз өстеннән килүче полклар өстенә берничә тапкыр снарядлар яудырды. Дивизиянең бер полкы Ревонсаари утравында хәрәкәт итә. Обстановка бик катлаулы һәм авыр була. Үзенең истәлекләрендә М. П. Кирпонос: «Полк солдатлары — Ватанның турылыклы уллары, совет патриотлары нәрсәгә сәләтле икәнлекне күрсәттеләр, һәр сугышчы, нәкъ менә суворовча, үз маневрын белә һәм куллана иде. Подразделениеләр боз өстеннән киң тезмә булып таралып бардылар һәм утрауны бик тиз чолгап алдылар. Дошман артиллериясе безнең тәҗрибәле, сугыш утын татыган, киң тезмә булып таралган сугышчыларны туктата алмады. Тактик кыюлык кичекмәстән җиңүгә китерде. Утрау алынды. Акфиннар каралтыларын һәм йортларын да яндырырга өлгерә алмадылар»,— дип язды.

Койвисто ярымутравы дошманнан каты сугышлар нәтиҗәсендә ике укчы полк тарафыннан чистартылды. Акфиннарның йөзләрчә кешесе үтерелде һәм .яраланды. Бик күп трофейлар алынды.

Аннан соң Пии-саари утравының төньяк өлеше өчен көрәш башланды. Аида дошманның бөтен оборонасының таянычы булган бик куәтле дотлар бар иде. Дивизиянең бөтен артиллерия утын шушы зур булмаган участокка юнәлдерү утрауны алуда хәлиткеч роль уйнады.

Пехота батальоннарының командирлары, артиллеристлар белән тыгыз элемтәдә булып, сугышчан бурычларны бергәләп хәл иттеләр. Пехотачылар, артиллерия уты артыннан танклар өстенә утырып һәм алар артыннан җәяү барып материкка бәреп керделәр. Бер полк, яр буенда урнашкан дошман позицияләрен алгач, тукталып тормыйча материк эченәрәк үтте һәм Хельсинки — Выборг шоссеен кисте. Аның белән янәшә башка частьлар да тиешле урынга барып җиттеләр.

Хельсинки — Выборг шоссееның шактый зур өлеше киселде, һәм финнар бу бик әһәмиятле магистральне бернинди контратака белән дә яңадан кире кайтара алмадылар.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 70 нче дивизия Ленин ордены белән бүләкләнде, ә аның командиры генерал Кирпоноска, күп кенә башка командирлар һәм сугышчылар белән беррәттән, Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Татарстан хөкүмәте һәм партия өлкә комитеты Михаил Петровичны югары бүләк алуы белән котладылар. «Сезне, партиянең турылыклы улын һәм эшче-крестьян Кызыл Армиясенең социалистик Ватан чикләрен куркусыз саклаучы данлы командирын, котлыйбыз... Данлы армиябезнең сугыш куәтен ныгыту буенча изге эштә Сезгә тагын да унышлар телибез»,— дип яздылар алар үзләренең котлау телеграммасында.

Бөек Ватан сугышы башланганда генерал-ттолковник Кирпонос Киев хәрби округы гаскәрләре командующие иде. Аның командаларында Көньяк-Көнбатыш фронт армияләре сугышның беренче өч ае дәвамында, немец-фашист илбасарларга каршы каты оборона сугышлары алып бардылар. Каты яраланган генерал тормышының соңгы сәгатенә кадәр гаскәрләргә җитәкчелек итте. 1941 елның 20 сентябрендә ул сугышта һәлак булды.