Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КРАСАВИН МИХАИЛ ВАСИЛЬЕВИЧ

Михаил Красавинга сугыш вакытында күп кенә эре һәм вак елгаларны күрергә һәм шулар аркылы чыгарга туры килде. Ул, десант төяп, алгы понтонда Деснаны беренче булып чыкты, Гомель янында Сож елгасын беренче булып кичте. Днепрны кичкәндә күрсәткән -батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Десна, Сож һәм башка елгаларда өлкән сержант Красавин понто-нерларының куркусыз эшен командование күп тапкырлар билгеләп үтте. Сугышчан заданиеләрне үтәгәндә, аларны дошманның бернинди уты да туктата алмый иде. Красавин җитәкчелегендәге сугышчылар кайсы гына елганы кичкәндә дә понтон-күпер батальонының башка отделениеләренә караганда рейсларны тизрәк ясыйлар һәм гаскәрне күбрәк ташыйлар иде. Днепрга барып җиткәч, Үзәк фронт гаскәрләре аны кичәргә озак хәзерләнделәр. Ниһаять, 15 октя'брьда батальон төнлә белән елганың дошман кулындагы уң як ярына беренче отрядларны күчерергә приказ алды.

Бу төнне Днепр ничектер шомлы иде. Көзге җил аның өстендә тау-тау дулкыннар күтәргән, яңгыр аръяк яр буйларын һәм андагы бүтән нәрсәләрне күрергә мөмкинлек бирми иде. Ләкин Идел буенда туып үскән Михаилны елганың котырынуы, һаваның начар булуы куркытмады.

— Казан һәм Ослан янында көз көне Идел мондагыдан күп көчлерәк дулый, ә безнең балыкчыларның моңа һич тә исләре китми, — ди иде ул операциягә хәзерләнгәндә солдатларга.

Саперлар көне буе баш күтәрми эшләделәр; алар понтонның һәр квадрат сантиметрын каяшап карадылар, теләсә нинди тишекне тиз генә ямарга һәм аварияне булдырмый калырга әзерләнделәр. Алар янәшәсендәге укчыларда да шундый ук хәлне күрергә мөмкин иде: алар коралларын җентекләп тикшерделәр, соңгы күрсәтмәләр һәм инструктаж алдылар...

Караңгы төшү белән солдатлар һәм йөк төялгән понтоннар яр буеннан кузгалып киттеләр. Бу төнне тирә-якта күзгә төртсәң күренмәслек иде; түбәннән йөзгән яңгыр -болытлары төн караңгылыгын тагын да көчәйтә төштеләр. Совет сугышчыларының елганы кичә башлауларын немецлар башта сизмәделәр. Ләкин десантчылар елга уртасына барып җитәргә дә өлгермәделәр, дошман җибәргән ракеталар понтоннарны яктыртты. Шуннан соң фашистлар десант өстенә барлык төр кораллардан ут яудыра башладылар.

Красавин понтонының алгы өлешен уналты урыннан пуля тиште, берничә укчы яраланды. Ләкин Михаил һәм аның иптәшләре судноны каршы як ярга таба алып баруларын дәвам иттерделәр, понтондагы тишекләрне алар барган уңайга плащпалатка кисәкләре һәм агач пробкалар белән капладылар. Десантчылар яр буена чыккач та сугышка керештеләр, ә Красавин понтонны кире алып чыгып китте. Өзлексез ут астында ул сул як ярга кайтып җитте, анда аны иптәшләренә ярдәмгә ашыгучы сугышчыларның яңа партиясе көтә иде инде.

Дошман яудырган уттан кайнап торган елганы бу понтон сигез тапкыр кичте һәм рейс саен плацдармга яңа сугышчылар чыгарды. Красавин командасы шушы бер төн эчендә уң як ярга дүрт йөзгә якын кешене, бик күп кораллар һәм сугыш припаслары алып чыкты. Команданың төгәл эшләве һәм командирның нык ихтыяры һәр рейсны башка командаларга караганда биш-ун минутка тизрәк алып чыгарга мөмкинлек бирде. Таң алдыннан Михаил паромга күчәргә приказ алды. Паромны елга аша кичәргә хәзерләгәндә, командага бил тиңентен суда эшләргә туры килде. Саперларның өс киемнәре дә манма су иде; көзге яңгыр туктаусыз чиләкләп коя, өстәвенә минут саен шартлаган мина, снаряд кый-пылчыклары да солдатларга тынгы бирми иде...

Паромга күчкәч Красавин елганың аръягына орудиеләр һәм минометлар ташыды. Беренче өч рейста гына да ул миномет ротасын һәм полк артиллериясе батареясын чыгарды. Паром берничә тапкыр дошман уты астына эләкте, ләкин ниндидер могҗиза белән исән калды, йөзүен дәвам иттерде. Плацдармда сугыш «ызганнан-кыза барды. Пехота, артиллерия булышлыгы белән, дошманны кысрыклаш ныгытмаларыннан 'бәреп чыгарды. Ә шул вакытта совет гаскәрләренең резервлары көнбатыш ярга туктаусыз күчә тордылар. Понтоннар, көймәләр, 'паромнар укчыларны, артиллерияне, танкларны бертуктаусыз ташый бирделәр.

Михаил Красавин һәм аның саперлары, ике тәүлек буена йокы һәм ял күрмичә, Днепр суында һәм көзге салкын яңгыр астында нык юешләнгән хәлдә, үз постларында калдылар. Алар сугышчан бурычларын бик шәп үтәделәр.