Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КУЛЯСОВ АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ

Полк командиры подполковник Матвеев, икенче укчы батальон командиры капитан Кулясов белән якыннан танышкач, шатлыгын яшерми, елмаеп:

— Чистай егетеме? Якташ икәнсең! — диде.— Мин үзем Лаешныкы...

Алар якын дуслар булып киттеләр. Сугыш тынган араларда очрашып туган-үскән якларны — Кама буйларын сагынып сөйләделәр. Капитан хезмәте буенча подполковникка буйсына иде. Яшь ягыннан да аерма ярыйсы гына: Матвеев Чистайдагы совет-партия мәктәбен тә^ мамлаганда, Кулясов әле Кече Талкыш авылы башлангыч мәктәбенең беренче классында гына укый иде. Ул армиягә дә үз командирыннан уа елга соңрак алынды. Әмма моңа карап алар арасында дуслык өзелмәде. Хезмәт вазифаларының киеренкелеге дуслыкка комачауламады.

Матвеев полкы Рогачев тирәсендә урнашкан Брянск укчы дивизиясе составына керә иде. Ул көннәрдә дивизиядә 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән бергә Белоруссияне азат итүгә хәзерлек барды.

Батальон Друть елгасының көнбатыш ярындагы позициядә тора иде. Полк елганы кичеп кечерәк кенә плацдарм яулап алды, дошман әледән-әле атакага ташланып торды, ләкин безнең роталарны елга аръягына чигендерә алмады. Инде ;болай да нык кына талкынган гитлерчылар өчен бу кул яссуы хәтле генә плацдарм авырткан башка тимер тарак булды. Друть елгасы, үзе тар гына булса да, һөҗүм итүче совет гаскәрләренә җитди 'киртә булып тора иде. Ә хәзер алар юлларыннан бу киртәне алып ташладылар. Немецларны нык борчыган нәрсә әнә шул плацдарм иде.

Дошманның иң көчле атакасы 2 мартта кичкә кырын башланды. Безнең позицияләргә дошман көчле артиллерия уты ачты. Бу инде немецларның һөҗүмгә [күчәргә хәзерләнүен аермачык күрсәтеп тора иде. Кичке эңгер-меңгердә гитлерчылар яр буена ташландылар. Алдан киң фронт булып егерме бишләп танк шуыша, алар артыннан акыра-бакы-ра ярым исерек немец автоматчылары киләләр иде. Алар атмыйлар, төз басып, үзләренең кыяфәтләре белән генә дә совет сугышчыларына курку салырга ниятләнеп, кыю атлап киләләр иде.

Дивизия командиры, дошманның көч ягыннан бездән өстен булуын исәпкә алып, полкка плацдармны калдырырга һәм кире теге якка чигенергә рөхсәт -итте. Ләкин сугышчылар кан түгеп сугышып алган позицияләрне дошманга калдырырга теләмәделәр. Чигенергә дә соң иде инде: дошман өскә ташланырга торганда ашыгыч рәвештә чигенә башласаң, һич мәгънәсезгә һәлак булуың көн кебек ачык. Шуңа күрә чигенмәскә, плацдармны калдырмаска булдылар. Ударның иң көчлесе Кулясов батальоны позицияләренә юнәлтелгән иде. Әмма сугышчылар да, командир да каушап калмадылар. Командирның:

— Чигенмәскә! Без окопларда утырабыз, дошман безне күрми, ә без аны күрәбез! Тетегез дошманны!—дигән боерыгы траншеялар буйлап солдаттан солдатка тапшырылды.

Кулясов бер ротадан икенчесенә барды, алгы сызыктан, сугышчылар яныннан китмәде. Аның оборонага үзе җитәкчелек итүе, үзен-үзе аямый иң куркыныч урыннарга вакытында килеп җитүе сугышчыларны рухландырды. Соңыннан капитан, үз урынына урынбасарын калдырып, танкка каршы ата торган орудиеләр батареясына ашыкты. Аның килүе бик вакытлы булды, нәкъ шул вакытта танк атакасы башланды. Полк артиллеристлары дошманны рәхимсез тукмадылар. Озак та үтмәде, безнең елга аръягындагы армия резервы орудиеләре дә дошманга каршы ут ачтылар.

Кулясов сугышчылары гитлерчыларны тәмам «айныттылар». Алар сугыш кырында унбишләп танкларын калдырып һәм бик күп солдатын югалтып чигенә башладылар. «Психик атака» барып чыкмады.

Өченче армия командующие генерал-полковник Горбатов бу сугышка югары бәя бирде.

— Кешеләрне сугышка хәзерләү һәм сугышны алып бару осталы-» гына капитан Кулясовтан өйрәнегез, иптәш офицерлар!—диде ул хәрби өйрәнүләр вакытында.

Брянск дивизиясе июнь ахырынача, Белоруссияне азат итә башлау көннәре җиткәнче, Друть елгасы буенда оборонада торды. Полклар көч җыйдылар, кайвакыт җирле сугышлар алып бардылар. һөҗүм 24 июньдә таң атканда ике сәгать дәвам иткән артиллерия канонадасы белән башланып китте. Артиллериянең дошман позицияләрен бу кадәр көчле утка тотуын моңарчы берәүнең дә ишеткәне, күргәне юк иде әле. Дошман оборонасын утка тоткан орудиеләрнең саны безнең гаскәрләр һөҗүм итәчәк полосаның һәр километрына 250 ләп туры килә иде.

Кулясов артналет башланган минутларда ук батальонга беркетелгән сапер ротасын алга җибәрде. Бу рота мина кырларында һәм дош-манның чәнечкеле тимер чыбык киртәләрендә киң аралыклар ясады. Атака башлану белән, батальон, әнә шул аралыклардан үтеп, һөҗүмгә күчте.

Фашистлар ачыргаланып каршы торсалар да, төш вакытларында безнең сугышчылар дошман оборонасының совет артиллериясе җимергән беренче линия траншеяларына бәреп керделәр. Немецлар чигенгәндә бар булган авыр коралларын һәм башка төр сугыш кирәк-яракларын ташлап калдырдылар. Ташлап калдырган сигез орудиене безнең сугышчылар аларның үзләре өстенә борып үлем яудыра башладылар.

Немецлар, бераз хәл алгач, калдырган позицияләрен кире кайтарырга омтылып, «фердинанд» дип аталган ике самоходка ярдәмендә пехоталарын контратакага ташладылар. Позицияләрен үзгәртеп өлгергән батальон фашистларны көчле пулемет һәм автомат уты белән каршы алды. Трофей орудиеләр янына баскан сугышчылар «фердинанд»-ларга ут ачтылар. Кулясов үзе дә бер орудие янына басты. Берничә минуттан беренче «фердинанд» хәрәкәтсез калды. Озак та үтмәде, капитан үзе самоходканың икенчесен сафтан чыгарды.

Батальон, немецларны куа барып, урманга килеп керде. Дошман оборонасының шул өзелгән урынына дивизия частьлары килеп керделәр. Куе урман яңа сугыш мәйданына әверелде. Әледән-әле бугазга бугаз, штыкка штык килеп сугышу төн җиткәнче барды.

Икенче көнне таң аткач, полк урманны айкап чыкты һәм дошман ныгытмаларының соңгы линиясен штурмлады. Аны алганнан соң, Кулясов батальонына яңа бурыч куелды. Ул оборонаның төп терәк пунктын — Болыиая Крушиновка авылын көньяктан чолгап алырга тиеш иде. Ләкин роталарның ачык җиргә чыгып өлгерүләре булды, флангтан дошманның сугыш кырына яңа гына килеп җиткән подразделениеләре ут ачтылар. Кулясов, дошман позицияләренә һөҗүм иткән танк батальоны артыннан үз сугышчыларын да атакага күтәрде.

Бу аның өчен соңгы сугыш, соңгы атака булды. Якынга тына төшкән снаряд аның гомерен өзде. Үләр алдыннан капитан, соңгы хәлен җыеп, фельдшердан: «Тормышымның соңгы минутына кадәр намус белән сугышуымны башкаларга әйт», — дип үтенде.

Советлар Союзы Герое дигән исем аңа үлгәннән соң 1944 елның 24 июнендә бирелде.