Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

КОНОВАЛОВ СЕМЕН ВАСИЛЬЕВИЧ

Полковник Пушкин командалыгындагы танк бригадасы 1942 елның 13 июлендә каты сугышлар кичереп, ялыктыргыч марш ясаганнан соң, беренче батальон танкистларын күңелсез уйлар борчыды: лейтенант Коноваловның «КВ» танкысы дошман тылында калды. Ләкин фронтташ дуслары аның бер-ике көннән бригаданы куып җитәчәгенә шикләнмиләр, Семенның һәлак булу ихтималы турында иптәшләре башларына да китермиләр һәм аның кыен хәлдән чыгачагына ышаналар иде.

Бу җәйдә Донбасста бригада алып барган рәхимсез бәрелешләрдә лейтенантның һәрвакыт җиңүче булып чыгуын танкистлар хәтерлиләр иде. һөҗүм итүче дошман берничә тапкыр көчлерәк, аның техникасы да күбрәк иде. Шуңа карамастан, комсомолец Коновалов экипажы засадаларда торганда төз атып һәм контратакаларда берничә танкны һәм күп кенә фашистларны юк итте.

Июль аенда, бригадага өзлексез ут явып торганда, лейтенант үз-үзен аямыйча сугышты. Бу хәл Миллерово янында, илбасарларның танк дивизияләре үзләренең ударлары белән совет частьлары оборонасын өзәргә омтылган вакытта булды. «Миллерово районында... безнең гаскәрләр, дошманның күп өстен көчләренең басымы астында чигенеп, арадаш рубежларда немецларны хәлсезләндерәләр һәм аларны зур югалтуларга дучар итәләр»,— дигән борчулы хәбәрләр тапшыралар иде ул чагында сводкалар. Нәкъ менә шундый арадаш рубежлар-ның берсендә, Митягинск авылы янында, Коновалов танкысы бәхетсез леккә очрады.

Эзләнүләр югалган танкистлар язмышын беркадәр ачыкларга мөмкинлек бирде. Разведчиклар, дошман тылында булып, янган, шартлаудан имгәнеп беткән «КВ»ны һәм аның эчендәге иптәшләренең үле гәүдәләрен таптылар. Әмма экипаж членнарының барысы да һәлак бул-ганмы-юкмы, анысын белә алмадылар. Танкистларның каһарманлыгы турында күрше авыл кешеләре сөйләде. Сугыш кырында калган, ват-тырылган һән янган күп кенә фашист танклары да шуны ук сөйли иде.

Разведчиклар донесениесен алгач, полковник Пушкин һәлак булган сугышчыларны үлгәннән соң бүләкләүгә билгеләде. «Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклап, лейтенант Коновалов батырлык, какшамас ныклык, геройлык үрнәге күрсәтте»,— дип язды полковник бүләкләү кәгазендә.

Геройның үлүе турындагы кайгылы хәбәр озакламый аның туган ягына — Татарстанга барып җитте. Чуваш авылына — Ямбулатовога Коноваловның әнисе исеменә килгән хатта бригада командованиесе, лейтенантның батырлыгы турында белдереп, патриот улын тәрбияләп үстергән өчен карчыкка рәхмәт белдергән иде.

Төньяк Кавказдагы яңа сугышлар танкистлар хәтерендә сакланган әлеге вакыйгаларны томалый алмады. Ике ай чамасы вакыт үтте, һәм кинәт кыр почтасы часть штабына... Коноваловтан хат китерде. «Үлеп терелгән» офицер полкташларына госпитальдән, хәтердән чыкмаслык көннең барлык хәлләре турында, могҗиза белән ничек исән калуы хакында язган.

13 июльдә Митягинск янында, Коновалов фашистлар белән тиңдәшсез сугыш алып барган урында ниләр булган соң? Танкистлар ничек котылганнар? ...Вакыйга болай була: марш вакытында бригада колоннасының башында барган Коновалов танкысының моторына ягулык килми башлый, һәм машина ирексездән хәрәкәтсез кала. Шундук, юл буенда, экипаж машинаны ремонтларга керешә.

- Үзегез генә булдыра аласызмы? — дип сорый лейтенанттан танкта килеп җиткән бригада командиры. - Әлбәттә, иптәш полковник! —ди Семен. — Бераздан ук куып җитәрбез.
Ләкин полковник сүзен дәвам иттереп:
— Эш шәптән тормый, иптәшләр. Фашистларның килеп җитүләре мөмкин, һәм алар озакламый, мөгаен, килеп җитәрләр. Аларны ничек кенә булса да тоткарларга кирәк, ә булышырга бер танк та калдыра алмыйм — алда торган бурычны һәм бригаданың хәлен үзегез беләсез. Сезгә зур ышаныч баглыйм, нык торыгыз! — ди.

Җавап бер генә була: шушы урыннан чигенмәбез.
Ерагая барган колоннаны күз карашы белән озата калып, танкистлар ремонтны бергәләп дәвам иттерәләр. Эш җайлы бара, һәм, күп тә үтми, машинага яңадан җан керә. Инде инструментларны тиз генә урынына куярга да коралга тотынырга кирәк дип торганда, калкулык өстендә немецларның ике бронемашинасы күренә. «КВ»ның орудиесе тиз генә шул якка борыла, төз атылган берничә снаряд броневикларның икесен дә яндыра.

Башня өстендәге люк капкачын ачып, Коновалов тирә-якка күз сала һәм көчәя барган моторлар гүләвен ишетә. «Фашист танклары килә, — дип аңлап ала ул, — командирга хәбәр итәргә кирәк». Ләкин рация эшләми, күрәсең, бригада инде еракка киткәндер.

Дошманны көткән арада, Коновалов иңкүлектә позиция били, иңкүлек кырыйларындагы биек урыннар «КВ»ны бик яхшы томалый. Алгы якта арба юлы кечкенә бер калкулыкка сузыла, ә аның артындагы иңкүлектә, сазлы ярлар арасында, кечкенә елга ага һәм бакчаларга күмелгән Митагинск урамнары җәелеп ята. Авыл артында, засадада торган танктан чама белән бер километр ераклыкта, юл яңадан яссы тау итәге буйлап өскә таба күтәрелә.

Бераз вакыт үтүгә, калкулык сырты артыннан дошман танклары күренә башлый: башта утыз биш, аннары тагы кырык машина килеп чыга. Иң алдагы танктан һавага кызыл ракета ыргыла. Коновалов шәйләп ала: бу — бая юкка чыгарылган броневик-разведчикларга ниндидер сигнал бирү... Коновалов та кызыл ракета белән җавап бирә, Бу, күрәсең, фашистларны тынычландыра, һәм алар курыкмыйча авылга якынлаша башлыйлар.

Совет танкысының беренче атулары ук илбасарларны тынсыз калдыра һәм аларның бер машинасын сафтан чыгара. Барган көенчә яңадан тезелешеп, немецлар уннарча көпшәләрдән җавап бирәләр, әмма аларның снарядлары цельгә тия алмый: аларга бит уйсулык буйлап күчеп йөрүче «КВ»ның башкясы гына күренгәли... Гөрләп янган дүрт танкларын калдырып, фашистлар кире чигенәләр.

«Батыр танкистлар уңышлары белән бер-берсен тәбрикләргә дә өлгермиләр, немецларның илледән артык машинасы, киң сафларга тезелеп, яңадан авылга ташлана. Яңадан ике яктан да снарядлар ява башлый, ләкин «КВ»ның калын бронялары бу ударларга түзә, аның каравы, дошман отряды тагын алты танкны югалта.

Тиңдәшсез сугыш озак дәвам итә. Югалтулар фашистларны тагы да ярсыта һәм ватылган, янган машиналар белән тулган калкулыкка яңадан-яңа өстәмә көчләр килә тора.

Гитлерчылар, ниһаять, Митягинскины алалар, әнә шуннан соң инде көрәш шартлары үзгәрә. Хәзер <инде, иңкүлеккә керә торган җиргә урнашып, «КВ» бик якыннан уза торган дошманга туп-туры төзәп ата башлый.

Танк башнясында утырган Коновалов бөтен игътибарын юлга туплый, чөнки фашистлар бары тик шуннан гына үтә алалар, ә як-якта баткаклы елга ярлары юлны бүлә. Юлга килеп чыккан мотоциклчыларны Коновалов пулеметтан кыра һәм, шул ук вакытта орудиедән танкларга атып, аларны бер-бер артлы сафтан чыгара -бара. Ләкин дошман снарядлары да «КВ» тирәсенә бик еш төшә башлый, танкның чылбыры өзелә.

Кичкә таба танкистларның патрон һәм снарядлары бетә. Соңгы снарядны аткач, Коновалов иптәшләренә машинаның аскы люгыннан чыгып китәргә боерык бирә. Ләкин шул минутта гитлерчылар орудие-ләрен якынрак китереп туп-туры төзәп ата башлыйлар. «КВ»ны ялкын урап ала һәм, күп тә үтми, ул шартлый. Фәкать командир Коновалов, орудие төзәүче Дементьев һәм техник лейтенант Серебряков кына тышкы якка чыгарга һәм, караңгылыктан файдаланып, яшеренергә өлгерә алалар.

Шулай да дошманга бу җиңү кыйммәткә төшә: аның 19 танкысы һәм 2 бронемашинасы сугыш кырында катып кала. Өч батыр сугышчы көнчыгышка таба бер атна баралар, һәр җирдә немецлар, күбесенчә төнлә белән генә барырга туры килә. Дон буе хуторларында һәм станицаларында сирәк-мирәк кенә ни табып булса, шуның белән генә туеналар, ә еш кына чи бодай бөртеге яисә үлән белән генә тамак ялгарга туры килә. Җиденче тәүлектә Коновалов һәм аның дуслары еракта артиллерия гөрселдәүләрен ишетәләр: инде фронт сызыгына күп калмаган була. Шул көнне кич белән алар Гундоровка авылына килеп җитәләр һәм сиздерми генә бакчага үтеп керәләр. Шунда очраган бер авыл кешесе ачтан интеккән танкистларга ипи белән сөт алып килә, немецларның кай тирәдә урнашканлыгын әйтә.

Бераз хәл алгач һәм авылдан чыгу урыннарының ничек саклануын белешкәч, кыю сугышчылар көнчыгышка алып бара торган юлга юнәләләр. Юлда һич көтмәгәндә патрульгә очрыйлар, ләкин гранаталар ыргытып котылалар һәм тиздән авыл яныннан үтә торган елга күперенә килеп чыгалар.

Немецларның бу участокны нык саклавы аларга билгеле иде. Дөрестән дә, яр буенда ике часовой тора, ә бераз арырак зур кара шәүла булып танк күренә иде. Танк башнясындагы ачык люкны күргәч, Коноваловта бик кыю фикер туа. Серебряков белән Дементьевка ул часовойларны юк итәргә боера, ә танкны кулга төшерүне үз өстенә ала.

Лейтенант машина янына сиздерми генә килеп җиткәндә, часовойлар юк ителгән иде инде. Хәзер эш Семенда гына кала. Ул люкка ташланам гына дигәндә, кинәт, аннан офицер гәүдәсе калкып чыга. Семен пистолеттан бер атуга, ул акрын гына бөгелеп төшә. Коновалов шундук люкка сикереп менә һәм, үле офицер иңбашына басып диярлек, танк эченә төшә. Шул секундта ук анда тагын ату тавышы ишетелә: немец танкысының механигына да шул ук язмыш эләгә. Коновалов кушуы буенча, танкистлар үле немецларны тиз генә чишендерәләр, үзләренең ертылып, көеп беткән гимнастеркалары өстеннән аларның мундирларын кияләр. Каушау һәм шатлыктан дулкынланган дуслар машинада тиешле урыннарга утыралар.

Танк юл буйлап 'бик тиз чаба һәм, җәяүле гаскәрләр белән автомашиналар колоннасын куып җитеп, алар артыннан бара башлый. «Үз» танкистларының килеп кушылуына немецлар әллә ни игътибар итмиләр, ләкин, аның каравы, танк көтмәгәндә ут ачып бер-бер артлы машиналарны таптата башлагач, аларның котлары алына. Танк кызу йөреш белән үзебезнең частьлар урнашкан төшкә килеп җиткәч:

- Фрицлар бирелергә килгәннәр! Хенде хох, кулыңны күтәр! -дип каршы алалар машинадан чыгучы батырларны.

- Иптәшләр, үзебезнекеләр без, руслар,— дип җавап бирәләр танкистлар, немец мундирларын сала-сала.

Коновалов үз бригадасы турында сорашып карый, әмма фронтның бу участогында аның турында белүче булмый, шулай итеп, дуслар яңа танк частенда калалар. Ләкин Коноваловка биредә озак сугышырга туры килми. Бәрелешләрдә яраланып, ул госпитальгә эләгә.

Госпитальдән Коноваловны тагын бүтән бригадага җибәрәләр. Сталинградта ул фашист гаскәрләрен ахыргача тар-мар иткәнче сугыша. Бөек сугышның соңгы көне танкист хәтерендә мәңгегә калды: менә аның орудиесе универмаг хәрабәләренә таба төзәлгән, ә аннан — үзләренең яшеренгән соңгы оясыннан — фельдмаршал Паулюс командалыгындагы армиянең әсир алынган немец генераллары чыкты.

Герой аннан соң да хәтсез сугыш юлы үтте. Танк ротасына һәм батальонына командалык итеп, ул Днепрда сугышты, Украинаны үтте һәм җиңү белән Германиягә килеп керде.